Свами Шивананда

Сва́ми Шивана́нда Сарасва́ти (туганда исеме — Куппусвами; 1887 елның 8 сентябре, Паттамадай — 1963 елның 14 июле, Ришикеш) — Һиндстаннан гуру һәм йогин, «Илаһи Тормыш Җәмгыяте» нигезләүчесе (The Divine Life Society, DLS).

Кришнананда һәм Шивананда (уңда), 1945

БиографияҮзгәртү

Куппусвами 1887 елда Британия Һиндстанында Тамилнадта Паттамадай шәһәрендә туган булган. Балачагында ул укуда һәм физик шөгыльләрдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Анда рухи практикаларга кызыксыну бик иртә туган. Аның әти-әнисе Шиваизм тарафдарлары булган. Балачагында ул алар белән көн саен дога кылган һәм мантралар укыган. Куппусвами медицина белемен алган һәм табиб -хирург карьерасын сайлаган. Яшь доктор Куппусвами Малайзиягә барган, анда кыска мөддәткә аңа госпиталь белән идарә итәргә туры килгән. Еш Куппусвами авыруларны түләүсез кабул иткән һәм аз керемле кешеләрнең даруларын үз кесәсеннән түләгән. Бер юлы Куппусвами йөрүче санньясинны (өйләнмәскә вәгъдә иткән монахны) дәвалаган. Бу монах соңыннан докторны Йогага һәм Ведантага өйрәтә башлаган. Куппусваминың тормышы үзгәргән һәм ул үз эченә күбрәк мөрәҗәгать итә һәм тормышның әһәмиятле сораулары өстендә уйлый башлаган. Тиздән аның кешеләргә рухи дәрәҗәдә булышырга теләге барлыкка килгән. Төньяк Һиндстанга гуруны эзләргә барып, ул күпмедер вакыт Варанасида, ә аннан соң Ришикешта уздырган. Анда Куппусвами гуруы белән очрашкан, ул аны санньясага кабул иткән. Киләсе 10 ел дәвамында Свами Шивананда Сарасвати (ваз кичүне кабул иткәндә бирелгән исеме) интенсив көн саен садхананы һәм тапасны практикалаган. Бу период беткәч аңа бөтен Һиндстаннан өйрәнү һәм рухи илһам алу өчен күп кеше килә башлаган. Свами Шивананда популяр Йога остазына әверелгән. Ул Ришикештан сирәк китә торган булса да, аның тәгълиматы тиз бөтен дөнья буйлап таралган. Ул Йога һәм темасына Адвайта фәлсәфәсе темасына 200-дән артык китап язган. 1957 елда ул өйрәнчеге Свами Вишнудевананданы Көнбатыш илләренә анда Веданта тәгълиматын алып килер өчен җибәргән. Свами Шивананда өйрәнчекләре арасында дин тарихчысы Мирча Элиаде бар.[1]

Свами Шивананда китапларыҮзгәртү

Свами Шивананда 296 китап язган. Аларның иң мәшһүрләре:

  • «Кундалини йога»
  • «Фикер көче»
  • «Йога һәм фикер көче»
  • «Йога һәм сәламәтлек»
  • «Карма-йога практикасы»
  • «Джапа-йога. Омга медитация»
  • «Концентрация һәм медитация»
  • «Брахмачарья практикасы»
  • «Җан белән үлемнән соң нәрсә була»

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү