Вулкан

(Янартау битеннән юнәлтелде)

ВулканҖир шарының өслегендә барлыкка килгән табигый геологик җисем. Вулканнар аша җир өслегенә магма чыга. Җир кабыгында чатнаган урыннар бар, алар тирәсендә мантия матдәсе — магманың басымы кечерәк була.

Вулкан
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Вулькано[d]
Материал төре янартау тау токымнары[d], магма, Лава[d], лавовый поток[d], Тефра[d], янартау туфы[d] һәм көл[d]
Кайда өйрәнелә җирбелем, янартаубелем[d], igneous petrology[d], геофизика һәм геодинамика[d]
Җитештерә күмер тудыргычның икеләтә әчемәсе[d] һәм Магмалы тау токымнары
Нинди веб-биттә тасвирланган neal.fun/earth-reviews/volcanoes(ингл.)
Схематик иллюстрациясе
EntitySchema для класса Lua хатасы: unknown error.
Эпонимик төркемнәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
 Вулкан Викиҗыентыкта
Вулкан механизмы
Лава

Мантия матдәсе эретелеп, магма учагы барлыкка килә.

Магмада эрегән газлар аны учактан вулкан каналы буенча өскә, кратерга этеп чыгара. Җир өстенә агып чыккан магманы лава дип атыйлар. Яңа агып чыккан лаваның температурасы 1000 °С ка җитә. Сыек лава тыныч кына ага; ә үзлерәк лавадан шартлап газлар чыга; бик үзле лава кратердан вак кисәкчекләр — вулкан көле һәм көчле атыш вакытында эре кисәкләр — вулкан бомбалары рәвешендә атылып чыга.

Вулкан төрләре

үзгәртү

Атыла торган һәм сүнгән вулканнар.

Кешелек тарихында атышы күзәтелгән вулканнар — ата торган яки хәрәкәттәге вулканнар дип атала.

Җирдә атыла торган вулканнарның күпчелеге Тын океан ярлары буенда урнашкан.

Океан төпләрендә дә вулканнар бик күп. Әгәр вулкан конусы океан өстенә чыгып тора икән, бу очракта вулкан утравы барлыкка килә. Мәсәлән, Һавай утраулары — вулканнар атылудан хасил булган утраулар. Һавай утрауларының кайбер вулканнары, мәсәлән Мауна-Лоа, Килауэа, шартлаусыз гына атыла.

Бу вулканнарның кратерларында сыек лава күлләре бар; алар вулкан атылганда бик биеккә (280 м га кадәр) атыла, ә аннан соң авышлыклар буйлап агып төшә. Агып чыккан лава катканнан соң, мондый вулканнар җирдә яткан зур калканнарга охшый, һәм алар калкансыман вулканнар дип атала.
Янартауларның стратовулкан дип аталган төре дә бар. Аларның авышлыклары конуссыман, текә һәм шактый биек була. Стратовулканнарның күбесе, лава астында җыелган газларның көчле басым астында булуы һәм үзлегеннән өскә чыга алмавы аркасында, гадәттә шартлап атыла. Стратовулканнар өслеге тау итәгенә кадәр төшеп җитмичә катып калган лава һәм көл (тефра) хисабына атылган саен яңартылып тора һәм гел үсә бара. Шуңа күрә аларны вулканология фәнендә күпкатламлы янартаулар дип тә атыйлар.

Дөньяның иң зур сүнгән вулканы - Индонезиянең Суматра утравындагы Тоба күле.

Викиҗыентыкта

үзгәртү