Шәхес
Меңьеллыгына багышланган почта маркасыӘбү Рәйхан Мөхәммәт Әл-Бируни (ابوریحان محمد بن احمد بیرونی, 973 елның 4 сентябре, Кят, Хорезм, — 1048 елның 4 декабре) — бөек төрки-фарсы галиме, тарих, география, тел белеме, астрономия, математика, геодезия, минералогия, геология буенча күп хезмәтләр авторы. Үз вакытының бөтен фәннәрен диярлек белгән. Шулай ук шагыйрь буларак танылган. Грек, гарәп, санскрит телләрен бик яхшы белгән.
Әл-Бируни Җир радиусын үлчи.
|
Татар дөньясы
Дамир Фәтхетдинов (Дамир Хәсән улы Фәтхетдинов) — геолог, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984).
1933 елда Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Биектау авылында Ленин орденлы укытучы Хәсән Фәтхетдинов гаиләсендә дөньяга килә. Дамир Фәтхетдинов Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый. 1956-1974 елларда Кустанай геология разведкасы трестында (Казакъстан) эшли, 1970 елдан экспедиция, 1974 елдан Төньяк Казакъстан геологик җитештерү берләшмәсенең баш геологы. Боксит ятмаларын ачкан өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1984 елда).
|