2011 елда татар милләтенең горурлыгы булган, дөньякүләм танылу алган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууыннан 125 ел узды. Шул уңайдан Татарстан Президенты 2011 елны Тукай елы дип игълан итү турында фәрман чыгарды.
Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында урынны иң түрдән алган, әдәбият күгендә иң якты янган йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебез мактанычы, горурлыгы. Тукай – буыннар шагыйре. Татар халкы булган җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк.
Бүгенге көнгә Габдулла Тукай иҗатын һәм биографиясен барлауга багышланган бик күп гыйльми хезмәтләр язылган. Шуңа карамастан, без әле бүген дә сөекле Тукаебыз иҗаты һәм биографиясе белән тулаем таныш дип әйтә алмыйбыз.
Бу портал бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып ясалды.
|