Шүрәлетатар һәм гомум төрки мифологиясе персонажы, урманда яши торган, күбесенчә явыз рух. Татар әдәбиятында ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы аша киң билгеле.

Шүрәле
Сурәт
 Шүрәле Викиҗыентыкта
«Шүрәле» әсәренә Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган рәсем

Тасвирлама үзгәртү

Шүрәле кыяфәте белән кешене хәтерләтә. Куллары озын. Урман буйлап йөргәндә, алар тезгә, тез очларына тиеп китәләр, ә кайвакыт очлы үткен тырнаклары җиргә тиеп бара. Урман сукмагында биш сызык очраса, алар Шүрәленең тырнак эзе, имеш. Бармагы кургаш кебек каты,тырнаклары кәкре. Бармакларында йон бөтенләй юк, алар бик күп җыерчыклар белән чорналган. Шүрәленең тәне йөнтәс яки ялангач, башы кечкенә, күзләре зур, кайчак колаклары бик озын, күкрәкләре аска салынып төшкән. Шүрәленең гәүдәсе кешедән күпкә зуррак, биегрәк. Чандыр, озын буе белән ул урман ешлыгында агачлардан аерылмый диярлек.

Шүрәле еш кына кешеләрдән калган сәләмәләргә төренеп йөри. Ул бигрәк тә иске бүрек кияргә тырыша. Моның сәбәбе анык: Шүрәленең маңгай турысында кечкенә генә мөгезе бар. Бүрек кашын төшереп, ул шул мөгезен кеше күзеннән яшерергә тели.

Шүрәленең култык астында тишек бар. Аның аша Шүрәленең бөтен эчке әгъзалары да күренеп тора, имеш. Шуңа күрә бу зат кулларын беркайчан да югары күтәрми, чөнки култык астындагы тишеккә агач төртелергә мөмкин. Халык ышанулары буенча, ул тишеккә таяк яки бармак тыксаң, Шүрәле үлә.

Шүрәле кеше кебек сөйләшә ала.

Җенес үзгәртү

Шүрәлеләр ир һәм хатын җенесендә булалар. Хатыннарның күкрәкләре, капчык кебек алгы якка асылынып төшкән, алар бу капчык-күкрәкләрен җилкәләре аша арткы якка күчереп куялар.

Яшәү урыны үзгәртү

Шүрәлеләр, билгеле булганча, карурманда күмәкләшеп, гаилә-көтүләр белән яшиләр. Күбесенчә яз-көз айларында, кояш чыкканда яисә батканда күренәләр. Җәйнең эссе вакытларында алар үз очларында гаиләләре янында качып яталар. Алар җир асты куышларында, буралап ясалган, яртылаш җиргә иңгән йортларда яисә агач куышларында гомер итәләр.

Хәзинә үзгәртү

Шүрәлеләр яшәгән җирдә хәзинә була. Ышанулар буенча, ул хәзинәне аларның ата-бабалары җыеп калдырганнар. Алар үзләрен җиңгән кешеләргә шул хәзинәдән акча, алтын бүлеп бирәләр икән. Бу байлыкны тартып алырга теләп, бик күп каһарманнар һәлак булганнар.

Акыл дәрәҗәсе үзгәртү

Шүрәле бик тар карашлы, тар зиһенле һәм беркатлы зат. Ул әйткәнгә бик тиз ышана. Шуңа күрә аларны «Урман сарыгы» дип мыскыллыйлар.

«Шүрәле бармагы» үзгәртү

Кайбер ышанулар буенча, Шүрәле үз гомерендә берничә тапкыр бармагын алмаштыра. Урман сукмакларында шул бармакларны тапкан кешене шатлык биләгән, чөнки «Шүрәле бармагы» әйбәт фал булып саналган.

Шүрәле һәм кеше арасында мөнәсәбәтләр үзгәртү

Шүрәленең иң яраткан шөгыле – кешеләрне кытыклау. Гадәттә, кешене ул кытыклап үтерә. Шүрәле урманда яки юлда ялгыш кешене күреп алса, аны ничек тә тоткарлап калырга тырыша, бергә уйнарга тәкъдим итә, сөйләштерә. Кайчакта Шүрәленең бармаклары шулкадәр кычыта ки, ул юлда очраган иң беренче кешене күрү белән, «Әйдәле, кети-кети уйнык!» - дип янына йөгерә...

Шүрәледән саклану ысуллары үзгәртү

Шүрәленең кытыклавыннан исән калу мөмкин түгел. Ләкин ул җиңел акыллы зат булганга, аны алдап яки башка ысул белән, аннан котылырга мөмкин.

  • Шүрәлегә тешләрне күрсәтергә ярамый. Ак тешләр анда азарт тудыралар һәм ул үзеннән-үзе кытыклый башлый. Тешләрне күрсәтү – һәлакәткә очрау дигән сүз.
  • Очраткан кешегә Шүрәле бертуктаусыз сораулар бирә. Аннан үзенә сорау биреп кенә котылырга мөмкин, чөнки Шүрәле үзенә сорау биргәнне яратмый.
  • Көләргә ярамый. Бу да Шүрәленең азартын тудыра.
  • Урманда ялгыз йөрергә кирәкми.
  • Урманда йөргәндә, эт белән йөрү. Шүрәле «ау-ау»дан, ягъни эттән курка. Әгәр дә эт булмаса, Таш йөрәк, Коткармас, Дүрткүз, Сак колак кебек эт исемнәрен кычкырырга кирәк.
  • Шүрәле «чух-чух»тан – чыбыркы һәм камчыдан курка. Шуңа чыбыркы-камчы шартлатырга кирәк.
  • Шүрәле тоздан, хәтта «ачы» сүзеннән курка. Урманда йөргәндә «Ачы», «Ачы килә» кебек сүзләрне әйтеп йөрү комачау итми.
  • Урманда йөргәндә сәер тавышларга алданып барырга кирәкми.
  • Шүрәле тар гына су аркылы да чыга алмый. Шуңа күрә бу ысул бик нәтиҗәле һәм еш «кулланыла». Шүрәле сорарга мөмкин: «Бу суның башы кайда?» Дөрес якка күрсәтергә ярамый, чөнки ул тиз арада су башыннан урап киләчәк. Ялгыш юлдан җибәрсәң, «урман сарыгы» диңгезгә кадәр чыгарга мөмкин.
  • Шулай ук, әгәр үзең белән су алгансың икән, аны өстеңә сибәргә кирәк. Шүрәле юеш кешеләргә тими.

Шүрәленең атларга мәхәббәте үзгәртү

Шүрәле каргышы үзгәртү

Кызыклы фактлар үзгәртү

 
Казагыстанның 500 тенге акчасы
  • Габдулла Тукай Шүрәле атамасын псевдоним итеп кулланган.
  • «Шүрәле» әкиятеннән сюжет Казагыстанның 500 тенге акчасына сугылган (2013). 50 һәм 500 тәңкәлек «Шүрәле акчасы» 925нче сафлык дәрәҗәле көмештән эшләнгән.[1]

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү