Төп менюны ачу

Хәсән Фәхри улы Туфан (1900 елның 9 декабре, Иске Кармәт, Аксубай вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе1981 елның 10 июне, Казан, РСФСҖ, ССҖБ) — мәшһүр татар шагыйре.

Хәсән Туфан
Tufan 03.jpg
Туган телдә исем Хәсән Туфан
Туган 9 декабрь 1900(1900-12-09)
Иске Кармәт, Аксубай вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 10 июнь 1981(1981-06-10) (80 яшь)
Казан, РСФСҖ, ССҖБ
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы СССР
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Һөнәре язучы, шагыйрь
Җефет Гайникамал (Луиза[1]) Салиәскәрова (?-1955)
Балалар кызы Гөлгенә,
улы Идегәй[2]
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1966 ел

Эчтәлек

Тормыш юлыҮзгәртү

Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә) Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып туа. 1905 ел инкыйлабыннан соң Иске Кармәттә мәктәп ачыла. Хәсән, шушы мәктәпкә йөрү белән бергә, күрше чуаш авылындагы мәктәптә бер ел урысча да укый.

1914 елның язында Хәсән Тубыл губернасының Акманай авылында яңа җир алган абыйлары янына китә һәм алар белән бергә җир астында бакыр колчеданы чыгару эшенә керешә. Шул ук елны абыйлары аны Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

Анда ике ел укыганнан соң, укуын дәвам итү өчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә.

1918-1924 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта, үзлегеннән белемен тирәнәйтә.

1924 елда Туфан Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Галимҗан Нигъмәти кебек якын дуслар таба, үзенең олы мәхәббәтен – актриса Луиза (Гайникамал) Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.

Ил күләмендә барган репрессия афәте Х. Туфанны да читләтеп үтми: 1940 елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. Аны, "халык дошманы" дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. Соңрак аны Новосибир өлкәсенең Покровка авылына[3] мәңгелек сөргенгә җибәрәләр. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда СССРның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр.

1981 ел елның 10 июнендә шагыйрь вафат була.

ИҗатҮзгәртү

1924 елда «Кызыл Татарстан» газетасында X. Туфанның беренче шигыре басыла. Шуннан соң кыска гына вакыт эчендә ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла.

Тоткынлык елларында аның поэзиясе яңа югарылыкка күтәрелә. Бу елларда язган шигырьләрендә ("Алга барышлый", "Иртәләр җитте исә", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Үзеңә бүләк итәсе иде", "Чәчәк сибелә җилдә", "Агыла да болыт агыла", "Сиңа", "Ромашкалар", "Тамчылар ни диләр", "Тургай нигә дәшми", "Әйткән идең", "Кая шулай ашыгасың, йөрәк", "Сүз кушасы килә талларга" һ. б.) аның иҗаты тирән лирик моң һәм киң фәлсәфи аһәң белән байый.

БүләкләрҮзгәртү

1966 елда Хәсән ага Туфанга "Сайланма әсәрләр"е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелде. Чын мәгънәсендә халык шагыйре булган олы җанлы бу шәхес әдәбиятыбызның үлемсез бер өлеше булып яши.

Викиөзек эчендә Хәсән Туфан темасы буенча бит бар

ХәтерҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ГалереяҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү