Фоат Галимуллин

татар әдәбияты белгече, профессор, филология фәннәре докторы

Фоат Галимуллин, Фоат Галимулла улы Галимуллин (1941 елның 21 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Арпаяз) — татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры (2000), филология фәннәре докторы (1999), Татарстанның (1996) һәм РФ (2006) атказанган мәдәният хезмәткәре. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1990). ТР язучылар берлеге идарәсе рәисе (1999-2005).

Фоат Галимуллин
Туган телдә исем Фоат Галимулла улы Галимуллин
Туган 21 март 1941(1941-03-21) (82 яшь)
ТАССР Кукмара районы Арпаяз авылы
Яшәгән урын Юлиус Фучик урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, педагог, диктор
Эш бирүче Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Балалар Әлфия Галимуллина
Ата-ана
  • Галимулла (әти)
  • Нурхәят (әни)
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
РФ атказанган мәдәният хезмәткәре - 2006
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Фоат Галимуллин Викиҗыентыкта

«Белем җәүһәрләре» XIII Бөтендөнья интернет-проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасында

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1941 елның 21 мартында ТАССР Кукмара районы Арпаяз авылында туган. Пычак авылы җиделлык мәктәбен тәмамлагач, «Әсәнбаш» күмәк хуҗалыгында, туган авылында клуб мөдире булып эшләгән (1957-1962). «Халык театры режиссеры» белгечлеге буенча Алабугада Татарстан республика мәдәни-агарту укуханәсен, «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1974) тәмамлаган.

«Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (Уфа, 1980), «1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте» темасына докторлык (Казан, 1999) диссертацияләре яклаган.

Фәнни кыйбласы үзгәртү

Гыйльми эшчәнлегенең төп өлкәсе — әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть. 600дән артык фәнни-тәнкыйди хезмәт язган. Татар әдәбияты тарихының 1920-1930 еллардагы күренешләрен: 1917 елгы инкыйлабтан соң әдәбиятның идеология максатларына буйсындырылуы тарихын, әдәбиятта социалистик реализм методының җиңүе процессларын өйрәнә.

Монографияләре үзгәртү

  1. Инешләр Иделгә кушыла. Казан, 1985.
  2. Офыкларны алдан күреп. Казан, 1995.
  3. Эстетика һәм социологизм. Казан: «Мәгариф», 1998.
  4. Әле без туганчы. Казан: ТКН, 2001.
  5. Табигыйлеккә хилафлык. Казан: ТКН, 2004.
  6. Время поиска. Казан: «Мәгариф», 2005.
  7. Вопросы эстетики в татарской литературе 1920-30-х годов. Казан: ТДГПУ, 2010.

Татар әдәбияты буенча дәреслекләр авторы: рус мәктәпләренең 4, 9, 10нчы сыйныф укучылары, татар мәктәпләренең 7, 10, 11нче сыйныф укучылары өчен.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана (1999 — беренче мөддәткә, 2002 — икенче мөддәткә).
  • 1999 Татарстанның халык депутаты.
  • 2004 Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Авзалова М. Кайда да син үз кеше. «Шәһри Казан», 1995 ел, 3 февраль.
  2. Әхмәтова Ч. Диктор — ул дәүләт тавышы. «Шәһри Казан», 1996 ел, 9 февраль.
  3. Гыймадиева Л. Кече күңелле олы галим . «Сабантуй», 2001 ел, 23 март.
  4. Әнвәр Шәрипов. Эш күрсәткән ирне ил хөрмәтләр. «Мәйдан», 2016 ел, № 3.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү