Төп менюны ачу

"Фидакарь хезмәт өчен" медале

«Фидакарь хезмәт өчен» медалеТатарстанның дәүләт медале.

Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге, республика икътисады һәм фәнни потенциалын арттырудагы хезмәттә югары казанышлары өчен, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр.

"Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Русия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.