Рауль Мирхәйдәров

Рауль Мирхәйдәров, Рауль Мирсәет улы Мирхәйдәров (Мир-Хәйдәров[1], 1941 елның 17 ноябре, СССР, Казакъ ССР, Актүбә өлкәсе, Мартук) — язучы, 1980―1990 елларда оешкан җинаятьчел төркемнәр турында детектив әсәрләр авторы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премиясе лауреаты (1989). СССР , Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы (1990). Казакъстанның шәрәфле ватандашы. РАЕН академигы (2020)[2].

Рауль Мирхәйдәров

Р.М. Мирхәйдәров. 2013 ел
Тугач бирелгән исеме: Рауль Мирсәет улы Мирхәйдәров
Туу датасы: 17 ноябрь 1941(1941-11-17) (82 яшь)
Туу урыны: СССР, Казакъ ССР, Актүбә өлкәсе, Мартук
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1971―2024
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Самсун станцасы» (1971)
Премияләр: ССРБ ЭЭМ премиясе (1989)
Бүләкләр: «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале - 2021

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1941 елның 17 ноябрендә Казакъ ССР Актүбә өлкәсе Мартук бистәсендә туган. Милләте — татар. Әтисе Мирсәет Бөек Ватан сугышында, Мәскәү янында Волоколамск юлында Панфилов дивизиясендә сугышып, һәлак булган. Әнисе — Гөлсем, үги әтисе — Исмәгыйль. Апасы Сания (1937-1961) 24 яшендә вафат.
Мәртүк бистәсендә җидееллык мәктәпне (1956), Актүбә тимер юлчылар техникумын тәмамлый. Бик иртә музыка һәм рәсем сәнгате белән кызыксына, бокс буенча Актүбә чемпионы була, шәһәрнең «Локомотив» футбол командасында уйный..

1961-1990 елларда Ташкәнттә яши, читтән торып төзелеш институтында укый. Үзбәкстан ССР башкаласында шагыйрьләр, рәссамнар, артистлар, музыкантлар белән аралаша, театрларга , музейларга йөри, джаз белән кызыксына.

1981 елда төзелештән китә һәм һөнәри язучы булып кала.

Детектив романнары басылып чыгып, әсәр каһарманнарыннан үзләрен таныган үзбәк мафиясеннән тормышына куркыныч янагач[3], 1990 елда Ташкәнттән Мәскәүгә күченеп килә. Паспортсыз-пропискасыз килеш, 8 ел Переделкинода 106нчы бүлмәдә яши.
Совет әдәбияты тарихында беренче тапкыр, язучыны үтерү өчен һөҗүм итүләрен ишетеп, The Philadelphia Inquirer (Филадельфия инкуайрер) газетасыннан корреспондент Стив Голдстайн аннан интервью ала. Шуннан соң язучы Аурупаның күп кенә газеталарында җинаятьчелек турында язып чыга.

Иҗаты үзгәртү

Башлангыч чоры үзгәртү

1971 елдан башлана, хикәя-повестьлар яза-яза, унбиш елларга сузыла. Язучы үз башыннан үткән кичерешләрне сурәтли.
Язучы булып китүе, тормышындагы кискен үзгәреш бер очраклы вакыйгага бәйле. 1971 елда танылган кинорежиссер Али Хамраевның чираттагы фильмы турында фикер алышканда, яшь төзелеш инженеры Р. Мирхәйдәров тәнкыйть сүзләре әйтә. Кинорежиссер: «Үзең башта юньлерәк берәр нәрсә иҗат итеп кара, аннары тәнкыйтьләргә алынырсың», ди. Мирхәйдәров 3 көн эчендә «Полустанок Самсона» (Самсун станцасы) исемле беренче хикәясен яза, хикәя Мәскәүдә «Родники» әлманахында басыла. Яшь язучыда иҗат дәрте кузгала. Р. Мирхәйдәров искиткеч тизлек белән хикәя арты хикәя яза.

1975 елда яшь язучыларның VI Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша. «Голубые самосвалы» (Зәңгәр үзбушаткычлар) хикәясе семинарда югары бәя ала, «Мы — молодые» әлманахында басыла. Мәскәүнең «Молодая гвардия» нәшриятында «Оренбургский платок» (Ырынбур шәле) исемле китабы дөнья күрә. Рус язучылары Николай Шундик, Лазарь Карелин, татар шагыйре Зәки Нури аны ССРБ язучылар берлегенә әгъза итеп алырга тәкъдим итәләр.

Романнар чоры үзгәртү

1988 елдан башлап язучының романнары һәр 1-2 ел арасында нәшер ителә тора. 1991 елда тәүге «Иртәләгән сагыш» романы (әдәбиләштерелгән истәлек) дөнья күрә. Язучы романда коллаж ысулын — төрле рәсем-күренешләрдән кисеп, тулы бер яңа сурәт ясау ысулын оста файдалана.
Р. Мирхәйдәров икътисадый җинаятьләргә корылган детектив романнар авторы да. Аларда хокук саклау оешмаларының җинаятьчел мафия белән көрәшен ачып сала. Үзбәк мафиясе турында язылган тетралогия: «Пешие прогулки» (Җәяү йөрүләр), «Двойник китайского императора» (Кытай императорының төстәше), «Масть пиковая» (Пики масте), «Судить буду я» (Мин хөкем итәчәкмен) романнарында, рус мафиясенә багышланган, Казан рәссамы Николай Фешин һәм аның улы, оныгы язмышы турындагыгы «За всё - наличными» (Һәр нәрсә өчен — түлисе) романында автор җәмгыятьне сизгер булырга чакырып чаң кага.

Китаплары үзгәртү

 
Басылып чыккан китапларыннан коллаж

Китапларының гомуми тиражы 10 млн нан артып китә. Әсәрләре чит ил һәм элекке ССРБ халыклары телләренә тәрҗемә ителгән.
ТР сукырлар җәмгыяте романнарын 80 сәгатьлек язма итеп аудиокассеталарга яздыра.

Рус телендә үзгәртү

  1. Полустанок Самсона. Рассказы.1975.
  2. Оренбургский платок. Рассказы. 1978.
  3. Такая долгая зима. Рассказы. 1978.
  4. Путь в три версты. Рассказы. 1979.
  5. Знакомство по брачному объявлению. Повести. 1980.
  6. Жар-птица. Рассказы. 1981.
  7. Дамба. Повести и рассказы. 1984.
  8. Чти отца своего. Повести и рассказы. 1987.
  9. Из Касабланки морем. Повести и рассказы. 1987.
  10. Седоволосый с розой в петлице. Роман и повести. 1988.
  11. Пешие прогулки. Роман. 1988. (барлыгы 24 тапкыр басылган)
  12. Двойник китайского императора. Роман. 1989. (барлыгы 16 тапкыр басылган)
  13. Масть пиковая. Роман. 1990. (барлыгы 15 тапкыр басылган)
  14. Налево пойдешь-коня потеряешь. Роман и повести. 1990.
  15. Судить буду я. Роман. 1992. (барлыгы 12 тапкыр басылган)
  16. Ранняя печаль. Роман. 1996. (барлыгы 8 тапкыр басылган)
  17. За всё – наличными. Роман. 1997. (барлыгы 10 тапкыр басылган)
  18. Вот и всё..я пишу вам с вокзала. Мемуары. 2013.

Татар телендә үзгәртү

Татар теленә Марс Шабаев, Рәшит Бәшәр, Зөлфия Хисмәтуллина, Фирүзә Җамалетдинова, Факил Әмәк һ.б. тәрҗемә иткән. Шаһинур Мостафин, Флёра Сафиуллина, Рафаэль Сибат һ.б.ның язучы иҗаты турында хезмәтләре бар.

  1. Ырынбур шәле. «Азат хатын», 1976.
  2. Иртәләгән сагыш. Хикәяләр. Казан: ТКН, 2002.
  3. Һәрнәрсәгә – акчалата. Роман. «Казан утлары», 2002, 7-10 саннарда.
  4. Өч чакрымлы юл. Хикәяләр. «Мәйдан», 2002, № 10.
  5. Самсун станцасы. «Мәйдан», 2004 ел, № 8.
  6. Онытмагыз безне. «Мәйдан», 2004 ел, № 8.
  7. Сулга китсәң - атың җуярсың. «Мәйдан», 2004 ел, № 8.
  8. Бәхет кошы. «Мәйдан», 2004 ел, № 8.
  9. Игълан буенча танышу. Повесть. «Казан утлары», 1998, № 4.
  10. Аккош. Хикәя. «Идел», 2001, 3-4 саннарда.
  11. Иртәләгән сагыш. Роман. «Казан утлары», 2000, 7-10 саннарда.
  12. Һәрнәрсәгә – акчалата. Роман. Казан: ТКН.

Тупланмалары үзгәртү

  1. Избранные произведения. М.: Художественная литература, 1990.
  2. Избранные произведения. В 4-х томах. М.: Голос, 1992-1993.
  3. Избранные произведения. В 3-х томах. Харьков: Грамтус Эйт, 1995.
  4. Избранные произведения в 4-х томах. Днепропетровск: Южная Пальмира, 1996.
  5. Собрание сочинений в 5-и томах. Казань: Идел-пресс, 2006[4].
  6. Собрание сочинений в 6-и томах. Казань: КАZAN-КАЗАНЬ, 2011.

Гаиләсе үзгәртү

  • Хатыны Ирина
  • Улы Ренар, Ренарның кызы Рената

Кызыклы факт үзгәртү

20 яшендә Актүбәдә беренче фатирын алгач, аның диварына сатып алган беренче картинасын элә. Рәсем сәнгатенә хөрмәте шулкадәр зур була, шул көннән соң гомере буе сынлы сәнгать җәүһәрләрен җыя. Бүген шәхси тупланмасында 140 рәссамның меңләгән эше бар. Бу яктан Россиядә иң бай коллекционер санала. Аның тупланмасы кайбер музей, галереянекеннән күпкә баерак.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • ССРБ ЭЭМ әдәби премиясе
  • РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Казакъстанның шәрәфле ватандашы
  • Мартуктагы урамга исеме бирелгән.
  • Актүбә өлкә музеенда аңа багышланган зал ачылган.
  • Мартукта ике мәктәптә музей ачылган.
  • 2009 елда РФ телевидениесендә «Исемнәр» шәкелендә Р. Мирхәйдәров турында фильм төшерелгән.
  • 2021 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале [5]
  • 2021 ― Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән истәлек билгесе

Әдәбият үзгәртү

  1. «Мәйдан» журналының Р. Мирхәйдәровка багышланган махсус саны: «Мәйдан», 2004 ел, № 8.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Добро пожаловать на сайт Рауля Мир-Хайдарова
  2. Рауль Мирсәет улы Мир-Хәйдәров Россия Фәннәр Академиясе академигы итеп сайланды. ТР язучылар берлеге сайты, 21.01.2021
  3. Үтерү өчен һөҗүм оештыралар, 28 көн реанимациядә ята, телефоннан: «Үтерәбез» дип яныйлар, машинасын урлап китәләр, типографиядә басарга дип җыелган китап наборын туздыралар
  4. Үз акчасына (24 000 USD) чыгарган
  5. Писатель Рауль Мир-Хайдаров награжден медалью «100 лет образования ТАССР». Татар-информ, 19.11.2021

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү