Зәки Нури, Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов (24 декабрь, 192118 февраль, 1984) — татар шагыйре, публицист.

Зәки Нури
Туган 24 декабрь 1921(1921-12-24)
Татар Төкесе, Мунчәли вулысы, Буа кантуны, Татарстан АССР
Үлгән 18 февраль 1984(1984-02-18) (62 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Лубиян урман-техник көллияте
Һөнәре шагыйрь
Эш бирүче «Татарстан яшьләре», Татарстан язучылар берлеге һәм Казан утлары
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы орденыХалыклар дуслыгы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Биография үзгәртү

1921 елның 24 декабрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык колхоз яшьләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, 19341937 һәм 19401941 елларда Татарстанның хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумында белем ала, 19381940 еллар арасында Ерак Көнчыгыштагы Николаевск-на-Амуре шәһәрендә диңгез порты төзелешендә һәм Чуашстанның Шомырша урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча хезмәт чыныгуы уза. 1941 елда З.Нури хәрби хезмәткә алына һәм артиллерист сыйфатында фашист илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен З. Нури Ватан сугышы ордены (1948), «Ватан сугышы партизанына» медале (1944) һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Белоруссия җирләре фашист илбасарларыннан азат ителгәннән соң, 1944 елның августыннан 1946 елның көзенә кадәр, З.Нури хезмәт ияләре депутатларының Орша шәһәре Советында башкарма комитет рәисе урынбасары вазифасын башкара һәм шәһәрне сугыш хәрабәләреннән арындыру, торгызу буенча зур оештыру эшләре алып бара. 1946 елда З.Нури туган якларына кайта һәм 19461949 еллар дәвамында башта Буа урман базасы, аннары Тархан леспромхозы директоры булып эшли.

1949 елның ахырында З.Нури Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» газетасы редакторы урынбасары итеп билгеләнә. 19511955 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире булып эшли. 1957 елда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, З.Нури алты елга якын (19571963) Татарстан язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, 1964-1971 елларда «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1971-1974 елларда Татарстан язучылар берлеге идарәсе председателе булып эшли. 19741982 елларда ул яңадан «Казан утлары» журналының баш редакторы хезмәтендә.

Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. Шулай да шагыйрь буларак ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша. 1945 елда сугышчы-партизанның ватандарлык, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга карата нәфрәт белән сугарылган беренче җыентыгы («Шигырьләр») басылып чыга. Гомумән, Ватан сугышы темасы, партизан лирикасы шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча үзенчәлекле бер агым булып дәвам итә. Лирик шигырьләрдән һәм «Дан юлы», «Урманда утлар» кебек поэмаларыннан тыш, әдипнең сугыш темасына 60нчы елларда язылган «Үлгәннәр дә үч алды» исемле проза әсәре дә бар.

З.Нуриның сугыштан соңгы поэтик иҗат эшчәнлеге жанр ягыннан нигездә өч тармакта бара: публицистик лирика, балалар поэзиясе һәм юмор-сатира әсәрләре. Туган илне сөю, аның тарихи казанышлары, көндәлек уңышлары белән горурлану – З.Нури поэзиясенең төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук патриотик хисләр һәм сыйфатлар аның күп санлы юмор-сатира әсәрләренең, балалар өчен язган шигырьләренең дә пафосын билгели.

19451983 еллар арасында әдипнең татар телендә – 36, рус теленә тәрҗемәдә – 17, башка халыклар теленә тәрҗемәдә алты – барлыгы 59 исемдә аерым китабы басылып чыга. Шагыйрьнең иҗат йөзен билгели торган шигырь һәм поэмалары 1980 елда Татарстан китап нәшриятында «Шигырь китапханәсе» сериясендә дөнья күргән «Күңел яктысы» исемле күләмле җыентыгында урын алган.

З.Нури тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. Күренекле рус, украин, белорус, әзербайҗан, казакъ, үзбәк, төрекмән, кыргыз, таҗик, латыш, литва, эстон, әрмән, грузин әдипләренең иң яхшы үрнәкләре тупланган махсус җыентыклар бастырып чыгарды. Дөнья халыклары һәм илебездәге кардәш халыкларның фольклор әсәрләрен үз эченә алган «Күңелле китап» (1969, 1979), «Алтын хәзинә» (1973) исемле күләмле җыентыклар да әдипнең тәрҗемә өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге турында сөйли.

З.Нури – актив җәмәгать эшлеклесе. Ул берничә тапкыр халык депутатларының Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана.

Әдәбият өлкәсендәге һәм җәмәгать тормышындагы хезмәтләре өчен З.Нури 1971 елда «Почет Билгесе», ә 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнде.