1945 ел
1945 (бер мең тугыз йөз кырык бишенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1945 елы, II меңьеллыкның 945 елы, XX гасырның 45 елы, XX гасырның 5 унъеллыгының 5 елы, 1940 елларның 6 елы. 1945 елдан бирле 79 ел үтте.
Еллар |
---|
1941 · 1942 · 1943 · 1944 — 1945 — 1946 · 1947 · 1948 · 1949 |
Унъеллык |
1920-еллар · 1930-еллар — 1940-еллар — 1950-еллар · 1960-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Вакыйгалар
үзгәртү- 12 март — беренче татар балеты куела.
- 22 март — Каһирәдә Гарәп дәүләтләре лигасы нигезләнә. Башта аңа 7 ил керә (Мисыр, Сүрия, Лөбнан, Гыйрак, Үрдүн, Согуд Гарәбстаны һәм Йәмән).
- 16 апрель — Бөек Ватан сугышы: Совет гаскәрләре Берлинны яулап алу операциясен башлый.
- 22 апрель — Кызыл армиянең алдынгы гаскәрләре Берлинга керә.
- 9 май — Нацист Алманиянең капитуляциясе турында акт Мәскәүгә килә.
- 26 июнь — Берләшкән Милләтләр Оешмасы уставы 51 дәүләт тарафыннан имзалана.
- 27 июнь — Иосиф Сталинга «Советлар Берлеге Генералиссимусы» исеме бирелә.
- 16 июль — атом-төш коралының беренче уңышлы сынавы (Нью-Мексико, АКШ).
- 6 август — АКШ атом бомбасы белән Хиросима шәһәренең күпчелек өлеше бетерелә.
- 9 август — Япониянең Нагасаки шәһәренә атом-төш коралы ташлана.
- 2 сентябрь — Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланы.
- 16 ноябрь — ЮНЕСКО оеша.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1945 елда туганнар
- 4 февраль — Полад Бүлбүлоглу, җырчы, актер, композитор, азәрбайҗан дипломаты.
- 13 февраль — Сания Хантимерова, балет артисты.
- 7 апрель — Зөфәр Бохараев, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 10 апрель — Данияр Мөштәри, математик, физика-математика фәннәре докторы.
- 14 апрель — Айрат Хәтмулла, радиожурналист.
- 4 июнь — Лена Шакирҗанова, шагыйрә.
- 26 июнь — Николай Алешков, язучы.
- 28 июнь — Розалина Шаһиева, язучы, сәнгать белгече.
- 26 июль — Һелен Миррен, инглиз кино актрисасы.
- 27 июль — Мәхмүт Гасыймов, сынчы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).
- 29 июль — Фәрит Хәкимҗанов, татар теле галиме.
- 3 август — Лима Кустабаева, режиссер, педагог, РФ халык артисты (1996).
- 5 август — Наилә Ибраһимова, Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты (1991), Татарстанның халык артисты (2010).
- 5 сентябрь — Фирая Зыятдинова, татар шагыйрәсе.
- 9 сентябрь — Дамир Бикбов, ТР икътисад министры.
- 24 сентябрь — Лариса Рубальская, шагыйрә, җырлар авторы.
- 13 октябрь — Җәүдәт Дәрзаман, шагыйрь, прозаик.
- 17 октябрь — Роза Туфитуллова, журналист.
- 11 ноябрь — Венер Вахитов, биохимик.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1945 елда вафатлар
- 12 гыйнвар — Игнац Кунош (Ignác Kúnos), татар халык авыз иҗатын туплаучы маҗар галиме, профессор.
- 31 гыйнвар — Зариф Алимов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 19 февраль — Фатих Кәрим, татар шагыйре.
- 22 февраль — Хәбибулла Хәйруллин, Советлар Берлеге Каһарманы, тупчы, өлкән сержант.
- 23 февраль — Алексей Николай улы Толстой, язучы, граф, Сталин премиясе иясе.
- 13 март — Касыйм Ситдыйков, Советлар Берлеге Каһарманы, капитан (пехота).
- 13 март — Ягъфәр Әхмәтшин, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 18 март — Абдул Тәйфук, Советлар Берлеге каһарманы, майор.
- 12 апрель — Франклин Делано Рузвельт, 32нче АКШ президенты.
- 23 апрель — Нур Баян (1905 елда туды), татар шагыйре.
- 26 апрель — Павел Миронов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 28 апрель — Бенито Муссолини, итальян диктаторы.
- 30 апрель — Адольф Гитлер, алман нацистларның җитәкчесе.
- 1 май — Зәки Хәбибуллин, Советлар Берлеге Каһарманы (1945).
- 14 июнь — Галим Акчурин, Милләт Мәҗлесе сәркатибе, Тукай әсәрләрен урысчага беренче тәрҗемә итүчеләрдән.
- 15 июнь — Гадел Кутуй, татар язучысы.
- 11 ноябрь — Джером Керн, АКШ композиторы.