Наилә Ибраһимова

Ибраһимова Наилә, Ибраһимова Наилә Нургазиз кызы (1945 елның 5 августы, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Атабай) — драма актрисасы, Театр-Театр Пермь академиясе (вакытлыча),[1] Камал театры артисты (1968 елдан). Татарстанның атказанган артисты (1991), Татарстанның халык артисты (2010). Төрле характердагы образлар иҗат итә.[2]

Ибраһимова Наилә
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ибраһимова Наилә Нургазиз кызы

Туу датасы:

5 август 1945(1945-08-05) (79 яшь)

Туу җире:

Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Атабай

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1968 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артисты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Наилә Ибраһимова яшь чагында

1945 елның 5 августында Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында туа. Инде кечкенәдән аның кайбер театраль осталыклары булган: мәктәптә укыганда ук ул акробатика, бию белән актив шөгыльләнгән, җырларга яраткан, гармунда уйнаган.

Укырга кергәндә Наиләне театраль осталык буенча имтиханда беренче турдан соң шунда ук өченчегә күчерәләр һәм анда бик олы өмет күреп кабул итәләр. Ул укыган курста искиткеч педагоглар, Камал театрының әйдәп баручы осталары — Рәшидә Җиһаншина, актерлык осталыгы буенча дәресләр алып баручы һәм курс җитәкчесе, танылган Габдулла Шамуков - матур сөйләм буенча дәресләр алып баручы, хәрәкәт дисциплиналары буенча педагог - Шисан Әсфәндиярова — укытканнар.[3]

1960-елллар башында Казан театр укуханәсенә Рәшидә Җиһаншина алып барган курска укырга керә. 1968 елда укуханәсен тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Наилә Ибраһимова эшнең беренче елларында, гадәттәгечә, массовка артисты була.[3]

Үз эшчәнлеген өченче план һәм эпизодик рольләрдән башласп җибәрсә дә, инде берничә ел үткәч аңа мөстәкыйль рольләрне бирәләр: үзсүзле Эльвира - X. Вахитның «Туй алдыннан»; шаян, хәйләкәр, сөйкемле, темпераментлы Фаншетта - П. Бомаршеның «Фигароның өйләнүе». Алар барысы да шатлыклы, ачык күнелле булганнар.

Ибраһимова бик үзенчәлекле актриса булып чыга. Аның репертуар битендә кемнәр генә булмый. Бер яктан, балалар рольләрен искиткеч башкаручы - К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендәге шаян егет, М.Фәйзинең «Галиябану»ындагы хәйләкәр Сәдри. Әмма шулай ук балалар рольләре уйнагн елларда диярлек актриса драматик героиняның характеры буенча капма-каршы рольләрне уйный. Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми?» спектаклендәге Гөлбану образын иҗат иткәндә, актрисаның шәхси сәләтендә хатын-кызның рухи байлыгын, аның кайгылы, фаҗигале язмышын ихлас күңелдән тапшыра алу сәләте барлыкка килә.

Еллар үткән саен Наилә Ибраһимова үзенең сәхнә персонажларының психологик характеристикаларын тирәнәйтә. Яшь геройларга хас яшьлек, каядыр ашкыну тыенкы көч, тормыш турындагы уйланулар, драматизм белән алышына. Аның героинялары күпчелек очракта лирик, холкына, спектакльнең жанрына карамастан, үзенчәлекле дөнья, хис-кичерешләр төрлелеге белән аерылалар.[3]

Репертуар

үзгәртү
  • Эльвира — «Туй алдыннан» (Х.Вахит),
  • Гөлбану — «Татар хатыны ниләр күрми?» (Г.Ибраһимов),
  • Малай — «Зәңгәр шәл»,
  • Бибинур — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин),
  • Фаншетта — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше),
  • Фәрештә — «Әлдермештән Әлмәндәр»,
  • Нурания — «Монда тудык, монда үстек»,
  • Алтынчәч — «Әниләр һәм бәбиләр»,
  • Эльмира — «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин),
  • Нәкыя — «Миңлекамал» (М.Әмир),
  • Бәдыйга — «Галиябану» (М.Фәйзи),
  • Беренче хатын — «Зөләйха» (Г.Исхакый),
  • Әкълимә — «Әбиләргә ни җитми?» (Ф.Бүләков),
  • Синьора Капулетти — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир),
  • Элен — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо),
  • Людмила — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин),
  • Хәнифә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Ильтани Илалова - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.