Габдулла Шамуков

Габдулла Рухулла улы Шамуков (1909 елның 11 декабре1981 елның 21 сентябре) — татар театры артисты, тәрҗемәче, ТАССРның халык артисты (1950), БАССРның атказанган артисты (1943), РСФСР халык артисты (1957), СССР халык артисты (1980).

Габдулла Шамуков
Туган телдә исем Габдулла Рухулла улы Шамуков
Туган 11 декабрь 1909(1909-12-11)
Әсән, Берәнде вулысы[d], Ыстарапул өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлгән 21 сентябрь 1981(1981-09-21) (71 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре театр артисты
Эш бирүче Казан театр укуханәсе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены (1960), СССР халык артисты (1980)

 Габдулла Шамуков Викиҗыентыкта

Габдулла Шамуков 1909 елның 11 декабрендә Сембер губернасының (хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Майна районы) Әсән авылында дөньяга килә. Үз авылындагы — башлангыч, Мәләкәстәге җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1929 елда Уфа шәһәренә барып, Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегенә укырга керә, аны тәмамлагач, унбиш елга якын Башкорт академия театры труппасында актер булып эшли.

1945 елдан Казан театр училещесындә сәхнә теленнән укыта.

1946 елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Габдулла Шамуков Татар академия театры артисты була. 1952 елны ул Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Г. Шамуковның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турыдан-туры сәхнә һәм театр сәнгате белән бәйле: ул башлыча әдәбиятның сәхнәгә якын торган жанрларында иҗат итә. Аның беренче әдәби тәҗрибәләреннән булган «Су кызы» (1942), «Рөстәм» (1944), «Серле таяк» (1944), соңрак язылганнарыннан «Уңган кыз» (1954) исемле балалар өчен әкият-пьесалары үз заманында курчак театрлары сәхнәләрендә уңыш белән баралар. Шул ук вакытларда ул әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә башлый—1944 елда сәхнәдә уйнар өчен В. Шекспирның мәшһүр «Отелло»сын тәрҗемә итә. Шуннан бирле дөнья әдәбияты, рус классикасы һәм совет драматургиясенең күп кенә күренекле әсәрләре татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә Г. Шамуков тәрҗемәсендә куела яки нәшриятларда аерым басма булып чыга.

Актер 1981 елның 21 сентябрендә Казанда вафат була.

Чыганаклар үзгәртү