Россия империясе

1721 елдан 1917 елга кадәр Авразия кыйтгасында булган дәүләт
(Русия империясе битеннән юнәлтелде)

Россия империясе (рус. Российская империя) — 1721 елдан 1917 елга кадәр Авразия кыйтгасында булган дәүләт. 17131728 елларда ил башкаласы Санкт-Петербург шәһәре булган, 17281730 елларда ул Мәскәүгә күчерелә, 17301917 елларда янә Санкт-Петербургка кайта.

Россия империясе
рус. Российская империя
Россійская Имперія

22 октября (2 ноябрь) 1721 — 1 (14) сентябрь 1917


Байрак
Шигарь
«Съ нами Богъ!» «Ходай безнең белән!»
Гимн
«Боже, Царя храни!» «Ходай, патшаны сакла!»
Башкала Санкт-Петербург (17131728, 17301917),[1]
Мәскәү (17281730)
Зур шәһәрләр Санкт-Петербург, Мәскәү, Варшава, Рига, Киев (1914 елда)
Тел(ләр) Рус теле
Акча берәмлеге Сум
Мәйдан 21 799 825 км² (1916)
Халык 181 537 800 кеше (1916)
Нәсел Романовлар
Императорлар
 - 1721—1917 Россия императорлары исемлеге
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Кайберәүләр Россияне империя дип Казанны яулап алганнан соң, ягъни 16 гасырда атый башлый.

Тарих үзгәртү

Барлыкка килүе, XVIII гасыр үзгәртү

Пётр I эчке һәм тышкы сәясәтендә кискен үзгәрлешләрне үткәрә. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә көчле швед армиясе тар-мар ителә, Балтыйк диңгезенә чыгу ачыла, Нева тамагында Санкт-Петербург шәһәре төзелә.

1721 елда Россия империя булып игълан ителә.

Пётр I үлеменнән соң Россиядә сарай переворотлар чоры башлана — 17251762 елларда рус тәхеттә алты патша алышынды.

Елизавета Петровна заманында Мәскәү университеты нигезләнә, рус армиясе Җидееллык сугышында Пруссия белән уңышлы сугыша.

Екатерина II патшабикәсе заманында 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Россия Кара диңгезгә чыга; кәгазьле акча барлыкка киләләр, Идел буенда алман колонистлары килеп урнашалар, 1783 елда Россия составына Кырым ханлыгы керә, Америка үзләштерүе башлана. 1791 елда Ясск солыхы буенча Госман империясе Кырымның Россия империясенә ия булуын хөрмәтләгәннәр. 29 декабрьнәКырым Россия империясенә керә.

1794 елның 25 июнендә Бөек француз инкыйлабы сәбәпле Россия империясендә француз тауарларын сату тыела.

XIX гасыр үзгәртү

XVIII гасырның ахырында Россия революцион Францияга каршы коалициягә керә һәм Наполеон сугышларында катнаша. 1805 елның 15 сентябрьдәРоссия Наполеонга беренче сугышны игълан итә. Союзниклар Аурупада җиңеләләр, сугыш Россия территориясенә күчә. Наполеонның Мәскәүне басып алуына карамастан, сугыш Наполеон армиясенең тар-мар ителү белән тәмамлана. 1813 елда рус армиясе француз гаскәрләреннән Алманияне азат итә, ә 1814 елда Парижны басып ала.

Сугыштан соң Россиягә революцион идеяләре тарала башлаганнар, бу декабрьчеләр фетнәсенә алып китерә.

1813 ел 5 ноябрь — Россия империясе белән Фарсы иле арасында Гөлестан тынычлык килешүе имзалана.

1815 елга бөтен Бөек Литва кенәзлеге территориясе Россия империясе эченә кергән.

XIX гасырның икенче чирегендә Россия Төньяк Кавказ халыкларның буйсындыру белән тәмамланган Кавказ сугышын башлый; шул ук вакытта Россия составына казакъ жузлары керәләр.

1856 елда Россия Кырым сугышында җиңелә.

Александр II заманында Россиядә крепостной хокукы юкка чыгарыла (1861), һәм тагын берничә либераль реформа үткәрелә.

1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Россия составына Карс өлкәсе һәм Дунай дельтасы кертеләләр, балкан илләре (Болгария, Сербия һәм Черногория) бәйсезлеккә ирешәләр.

XX гасыр үзгәртү

XIX гасырның ахырында — XX гасырның башында Россиядә сәяси партияләр барлыкка киләләр: кадетлар, болшевикләр, эсерлар, һ. б.

19041905 елларның Рус-япон сугышы нәтиҗәсендә Россия Сахалинның көньяк өлешен һәм Курил утрауларны югалта.

Россия императорлары үзгәртү

 

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 19141917 елларда — Петроград.