Па́вел I Беренче (Па́вел Петр улы) — Россия империясе императоры. Мальта ордены бөек магистры, Петр III һәм Екатерина II улы.

Павел Беренче Петр улы
Туган телдә исем Петр Беренче Петр улы
Туган 1 октябрь 1754(1754-10-01)
Санкт-Петербург, Елизавета Петровнаны Җәйге сарае
Үлгән 24 март 1801(1801-03-24) (46 яшь)
Санкт-Петербург, Михайл сарае
Үлем сәбәбе протыкание[d] һәм Буылу
Күмү урыны Питыр һәм Павал җәмигы[d]
Яшәгән урын ГМЗ Павловск[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия империясы
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, император
Җефет Наталья Алексеевна[d] һәм Мария Фёдоровна[d]
Өйдәш Анна Петровна Лопухина[d]
Балалар Александр I
Ата-ана
Кардәшләр Алексей Григорьевич Бобринский[d] һәм Анна Петровна[d]
Хәрби дәрәҗә янарал-әмирәл[d]

 Павел Беренче Петр улы Викиҗыентыкта

Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Романов.

Тормыш юлы үзгәртү

Тумыштан соң әнисеннән алына һәм Елизавета II сараенда тәрбияләнә.

1762 елда дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә әтисе Петр III үтерелә, ә Павел тәхет мирасчысы итеп игълан ителә, ләкин яше җиткәч хакимияткә кертелми.

Тик әнисе Екатерина II үлгәннән соң Павел хакимияткә килә.

Үзгәрешләр үзгәртү

Павел I хакимияткә килгәч

  • хәрби-дәүләт тәртибен ныгыта
  • дворяннар өстен хокукларын чикли
  • крестьян эшен ял көннәрендә тыя
  • крестьяннарны җәберләүне бераз киметә
  • гаскәрдә Пруссия тәртибен кертә
  • тышкы сәясәттә инкыйлаби Франциягә каршы чыгыш ясый, ләкин 1800 елда Наполеон белән берек төзи.
  • 1797 елда тәхет тапшыруы турында фәрманны (ир нәселе буенча) кабул итә
  • Үз канат астына Мальта ордены ала
  • Һиндстанда Инглиз колонияләрен басып алмакчы булган
  • Христиан булмаган диннәргә тигез карашны яклый
  • Рус булмаган милләтләргә карата золымны йомшарта

Сарай түнтәрелеше үзгәртү

Павел I эшчәнлеге нәтиҗәсендә дворяннар өстен хокукларын югалтып сарай түнтәрелешен оештыра, улы Александр түнтәрелешкә каршы булмаган. Дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Павел I үтерелә, аның улы Александр I тәхеткә утыра.

Кайбер чыганаклар буенча сарай түнтәрелеше Бөекбритания тарафыннан оештырылган, төп сәбәбе: Павел сәясәте Һиндстанда һәм Аурупада инглиз мәнфәгатьләренә янаган.

Түнтәрелештән соң Павел I ясаган бөтенесе диярлек үзгәрешләр юкка чыгарыла. Улы Александр I яңадан Бөекбритания яклы көчләрне яклый башлый һәм Россия империясе инглиз ягында Наполеонга каршы сугышка керә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Павел Петрович: предки и потомки (От Руси древней до империи Российской).
  • Сухарева О.В. Император (Сухарева О.В. Кто был кто в России от Петра I до Павла I, Москва, 2005).

С*ахновский Н. Русский император (Энциклопедический словарь Русской цивилизации).

  • Шикман А.П. Российский император (Шикман А.П. Деятели отечественной истории. Биографический справочник. Москва, 1997