Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Екатери́на II Бөек (Екатерина Алексе́й кызы; чын исеме София Фредерика Августа Ангальт-Цербстлы, алм. Sophie Auguste Friederike von Anhalt-Zerbst-Dornburg) — 1729 елның 2 мае, Штеттин, Пруссия1796 елның 17 ноябре, Кышкы Сарай, Санкт-Петербург) — Россия патшабикәсе (17621796)

Екатерина II
Туган телдә исем София Фредерика Августа Ангальт-Цербстлы
Туган 2 май 1729(1729-05-02)
Штеттин, Пруссия
Үлгән 17 ноябрь 1796(1796-11-17) (67 яшь)
Кышкы Сарай, Санкт-Петербург
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны Питыр һәм Павал җәмигы[d]
Яшәгән урын Щецин
Санкт-Петербург, Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе[1]
 Пруссия кыйраллыгы[d]
Һөнәре сәясәтче, монарх, коллекционер искусства, аксөяк
Җефет Петр III
Өйдәш Станислав Август Понятовский[d], Григорий Григорьевич Орлов[d], Александр Семёнович Васильчиков[d] һәм Григорий Александрович Потёмкин[d]
Балалар Павел I
Ата-ана
  • Христиан-Август Ангальт-Цербстлы (әти)
  • Иоганна-Елизавета Гольштейн-Готторплы (әни)
Кардәшләр Фридрих Август Ангальт-Цербстский[d]
Хәрби дәрәҗә полковник

 Екатерина II Викиҗыентыкта

Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Романова.

Князь Ангальт-Цербстский кызы Екатерина тәхеткә үз иренә - тиздән ачыкланмаган шартларда һәлак булган Петр III гә каршы сарай перевороты нәтиҗәсендә менгән. Ул тәхеткә менеп, Екатерина I төзегән прецедентка ияреп, үзенең Бөек Петр ирен 1725 елда алыштырган. Екатерина вакытында Россия империясенең Бөек чиге көнбатышка (Речь Посполитая бүлекләре) һәм көньякка (Новороссия, Кырым, өлешчә Кавказ кушылмасы) сизелерлек җәелдерелә[чыганагы?].

Аның идарә итү чорын еш кына Россия империясенең алтын чоры дип атыйлар. Шулай ук татарларга мәчетләр төзү рөхсәте биргән патша буларак мәшһүр. Екатерина II халыкларга аз-маз дин иреген хокукларын кайтара, дини эзәрлекләүне туктата. 1788 елның 22 сентябрендә Екатерина Уфа Диния магометаннар законы җыенын оештыру турында фәрман имзалый.

Екатерина II Россия халкына мәгърифәт бирү яклы булган. Идарә итү чорында ул дәүләт үсеше өчен файдалы булган бик күп реформалар кабул итте.

Екатерина II вакытында дәүләт идарәсе системасы Петр I заманыннан беренче тапкыр реформалаштырыла. Екатерина II реформалары рус дәүләтенең һәм җәмгыятьнең XIX гасырның беренче чирегендә трансформациясен әзерләгәннәр һәм 1860-еллар реформалары өчен кирәкле шарт булган[чыганагы?].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү