Екатерина II һәйкәле (Дондагы Нахчиван)

Екатерина II һәйкәле1894 елда Дондагы Нахчиван шәһәрендә куелган монумент (хәзер Дондагы Ростовның Пролетар районы составында). Һәйкәлнең автор - скульпторлары Матвей Афанасьевич һәм Матвей Матвеевич Чижовлар (аталы-уллы)[1]. Ватандашлар сугышы чорында Екатерина II скульптурасын большевистлар юк итә, ә аның урынына Карл Маркс һәйкәлен куя.

Екатерина II һәйкәле
Сурәт
Нигезләнү датасы 1894
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Нахичевань-на-Дону[d]
Современное состояние разрушено[d]
Commons-logo.svg Екатерина II һәйкәле Викиҗыентыкта

ТарихыҮзгәртү

Беренче тапкыр Екатерина II һәйкәлен куюны 1873 елда Нахчиван кала думасы әгъзасы Яков Хлев тәкъдим итә. Әмма һәйкәлне кую өчен акча булмый. 1883 елда һәйкәл кую мәсьәләсенә кала башлыгы вазифасын биләгән Минас Ильич Балабанов әйләнеп кайта. Ул 1890 елда һәйкәл салу өчен Русиянең әрмән халкыннан акча җыюны оештыруга ирешә. Санкт-Петербургта һәйкәлнең иң яхшы проектына конкурс игълан ителә. 15 конкурс эшләре арасыннан сын академиклары Матвей Афанасьевич һәм Матвей Матвеевичлар (атасы һәм улы) проекты сайлап алына. Бронза статуясы Санкт-Петербургта коела һәм Нахчиванга поезд белән китерелә. 1894 елның 18 сентябрендә Собор мәйданында һәйкәл ачу тантанасы уза. Соңрак мәйдан Екатерина мәйданы дип атала. Һәйкәлнең корылмасы 30 мең сумга төшә.

1917 елда һәйкәлне пъедесталдан алалар, әммә шәһәрне немец гаскәрләре һәм Ак Гвардия яулап алганнан соң (1918 ел), аны урынына кире куялар. 1920 елда шәһәрне кызыллар басып алганнан соң, һәйкәл тулысынча сүтеп алына һәм «Кызыл Аксай» заводында эретелә. Буш пьедесталга 1925 елда корылган Карл Маркс скульптурасын куялар. Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы вакытында юк ителә. Хәзер бу урында 1959 елда төзелгән Карл Маркс һәйкәле тора[2].

1990 еллар азагында урындагы әрмән диаспорасы вәкилләре Екатерина II һәйкәлен тергезергә тәкъдим итә, ләкин урындагы хакимлек бу башлангычы хупламый. Карл Маркс һәйкәлен күчереп аның урынына Екатерина II һәйкәлен кую мәсьәләләре 2005 елда актив тикшерелә башлый. 2009 елның проектына яраклы, һәйкәлне яңарту өчен 11 миллион сум акча кирәк була. Бөтен һәйкәл кую чыгымнарын әрмән общинасы үз өстенә алырга әзер була. Әмма кайбер кала кешеләре Карл Маркс һәйкәлен күчерүгә каршы була, һәм Екатерина II һәйкәлен яңару мәсьәләсе хәл ителми кала.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Кукушин B. C. История архитектуры Нижнего Дона и Приазовья. — ГинГО. — ISBN 5-88616-027-2.
  2. Андрианов В. И., Терещенко А. Г. Памятники Дона. — Ростовское книжное издательство.