Кышкы Сарай

Кышкы Сарай (рус. Зимний дворец) (1918-1943 елларда — Сәнгать Сарае[2][3]) — Россиянең баш император сарае, Санкт-Санкт-Петербургның Сарай мәйданы, 2 / Сарай яр буе, 38 адресы буенча урнашкан. Сарайның хәзерге бинасы (бишенчесе) 1754-1762 елларда Италиядән чыккан рус архитекторы Бартоломео Франческо Растрелли купшы Елизаветино барокко стилендә, интерьерларда француз рококо элементлары белән төзелгән. Совет чорыннан башлап сарайда Дәүләт Эрмитажының төп экспозициясе урнаштырылган.

Кышкы Сарай
Winter Palace Panorama 3.jpg
Карта
Төр сарай[d]
Мигъмари өслүб Елизаветинское барокко[d]
Шәһәр Дворцовый округ[d][1]
Ил Flag of Russia.svg Россия[1]
Координатлар 59°56'25"N, 30°18'50"E
Ачылган 1754 һәм 1762
Мигъмар Франческо Растрелли[d]

ТарихҮзгәртү

Алдарак тезелгән Кышкы сарайларҮзгәртү

 
Беренче сарай — Туй палаталары
 
Икенче сарай — Петр I Кышкы сарае
Файл:Winter histiry03.jpg
Өченче сарай — Анна Иоанновна сарае

1711-1764 елларда шәһәрдә төрле биләмәләрдә барлыгы биш Кышкы сарай салына башланган. Башта Пётр I 1703 елда Петропавловск кирмәненнән ерак түгел ашыгыч кулга төзелгән бер катлы йортта урнашкан[4].

Бишенче (гамәлдәге) Кышкы сарайҮзгәртү

1754 елдан алып 1762 елга кадәр хәзерге вакытта гамәлдәге Сарай бинасын төзү эшләре бара.

Тарихи вакыйгаларҮзгәртү

 
Рус патшалары яши торган Кышкы сарайны басып алу. «Октябрь» нәфис фильмы, 1927

Вакытлы хөкүмәтне 2526 октябрь көнне (яңа стиль белән 7-8 ноябрь) коралланган баш күтәрүчеләр бәреп төшерә.

24-25 октябрьдә большевиклар Петроградта күперләр, вокзаллар, электростанция, телеграф ала. Кышкы Сарайны казаклар, юнкерлар, хатын-кыз батальоны саклый, ләкин казаклар "такылдык Керенский"не яклаудан баш тартып китә, юнкерлар матросларга зур каршылык күрсәтмичә Сарайга кертә, соңрак алар чигенә, һәм төнлә инкыйлаби матрослар Вакытлы хөкүмәтне кулга ала.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү