Петр I (Пётр Алексеевич, 1672 елның 30 мае (9 июне) – 1725 елның 28 гыйнвары (8 феврале)), / Русия патшалыгы патшасы (1682 елдан), / Россия империясе императоры (1721 елдан).

Петр I
Туган телдә исем Пётр I Алексеевич
Туган 9 июнь 1672(1672-06-09)
/ Русия патшалыгы, Мәскәү
Үлгән 8 февраль 1725(1725-02-08) (52 яшь)
/ Россия империясе, Санкт-Петербург
Үлем сәбәбе гангрена[d]
Күмү урыны Питыр һәм Павал җәмигы[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Рус дәүләте
Россия империясе
Һөнәре патша, император
Җефет 1) Евдокия Лопухина
2) Екатерина Алексеевна
Балалар Елизавета Петровна
Ата-ана
Кардәшләр Наталья Алексеевна[d], Евдокия Алексеевна[d], Екатерина Алексеевна[d], Мария Алексеевна[d], Марфа Алексеевна[d], Феодосия Алексеевна[d], Иван V, Фёдор III, Алексей Алексеевич[d], Дмитрий Алексеевич[d], Симеон Алексеевич[d] һәм Софья Алексеевна[d]
Хәрби дәрәҗә генерал[d]

 Петр I Викиҗыентыкта

Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Романов.

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Петр I Алексей Михайловичның Наталья Кирилловна Нарышкина никахыннан 1672 елның 30 маенда туа. Ул бик хәрәкәтчән, сәламәт булып үсә. Петр патша гаиләсенең иркә, сөеклесе була. 1676 елда Алексей патша үлгәннән соң тәхеткә Федор утыра. Федор Петрны яраткан һәм аның киләчәген кайгырткан.

Беренче укытучысы дияк Никита Зотов, әлифбаны үзләштерергә, чиркәү китапларын укырга һәм язарга өйрәтә. 1682 нче елда Федор патша үлгәннән соң Иван һәм Петр патша дип игълан ителәләр. Илдә ике хакимият урнаша. Чынлыкта хакимият Софья кулында була. Петр әнисе Наталья Нарышкина белән Мәскәүдән Преображенский авылына чыгып китә. Петрга немецлар Пресбург крепосте төзиләр. Петр хәрби уеннар белән мавыга һәм чит ил кешеләре голландияле Тиммерман Брандт, шотландияле Гордон һәм Швейцарияле Лефорт белән таныша. 1689 нчы елда Софья файдасына сарай перевороты әзерләнә, стрелецлар Петрны үтерергә ниятли. Петр Троица-Сергий лаврасына яшеренә. Петр яклы дворяннар һәм боярлар Лаврага килә. Петр Мәскәүгә кайта. Софья хакимияте бетерелә һәм аны Новодевичье монастырена ябалар. Петр мөстәкыйль патшалык итә башлый.

Петр I патшалык итә башлагач беренче зур дәүләт эше булып Азак яулары тора. Яу белән баруның төп максаты, төрекләрнең Доннан Азак диңгезенә чыгу юлын ябып торган Азак крепостен алу. 1695 нче елдагы Азак яулары Россия өчен уңышсызлык белән тәмамлана. 1696 елгы икенче яу җиңү белән тәмамлана. Азак бирелә. Россия көньяк диңгезләргә чыга. Ләкин көньякта ныгып калу өчен союзниклар кирәк була.

1697 елда Петр боерыгы буенча Европага 250 волонтердан торга бөек илчелек җибәрелә. Бөек илчелекнең төп максаты Кырым ханлыгына һәм Төркиягә каршы союздашлар табу. Ләкин Петр Балтыйк диңгезенә чыгу өчен Швециягә каршы союзниклар таба. Бөек илчелеккә Ф.Я Лефорт, Б.П.Возницын, Ф.А. Головин һәм Петр Михайлов исеме астында патша үзе җитәкчелек итә. Рус волонтерлары хәрби фәннәрне корабльләр төзү, диңгезчелек серләрен өйрәнәләр.

1700 елларда Петр Швеция белән сугыша, 1703 елда Нөтеборг калгасе янында Петербургка нигез сала.

1708 елда Россияне губерналарга бүлү тәртибен кертә. Аның вакытында Казан губернасы оештырыла. Христан диненә күчәргә теләмәгән Мөселманнарга карата гаделсез фәрманнары белән мәгълүм. 1713 елда игълан ителгән фәрман нигезендә татар морзаларына христиан динендәге крепостной крәстияннәр тоту тыела, шундый крепостнойлар булган авыллар һәм җирләр тартып алына; көчләп чукындыру чаралар көчәя; 1718. елгы фәрман белән Йомышлы татарлар Адмиралтейство өчен агач чыгару эшендә тартыла (Лашманнар); 1722 елгы фәрманда 10-12 яшьлек татар малайларын хәрби хезмәткә (денщик, юнга һ.б. хезмәтләргә) алу карала.

Иранга яуга чыккач, 1722 елның Маенда Питер И Казанда туктала (кара Иранга Петр I яулары). Болгар шәһәрендә булып, кабер ташларындагы язуларны күчереп алырга (кара Йосыф Ижбулатов), Зур Мәчет манарасын төзекләндерергә әмер бирә. Патшаның Казанга килү хөрмәтенә Петропавел чиркәве төзелә.

Дәүләт аппаратын реформалау үзгәртү

1699 елда патша тарафыннан Якын концелярия оештырыла.1711 елда Сенат төзелә. Сенат – иң югары дәүләт учреждениесе.Ул патша белән берлектә законнар кабул иткән, хөкем чыгарган, үзәктә һәм урыннарда дәүләт аппараты эшенә контролҗлек иткәнһәм юнәлеш биргән.

1718-1720 еллардагы реформа приказларны бетереп, алар урынына коллегияләр кертә. Башта аларның саны 11 булган.Тышкы эшләр коллегиясе –тышкы сәясәт, Хәрби коллегия – коры җир армиясе, Адмиралтейство коллегиясе – диңгез флоты (беренче президенты Фёдор Апраксин), Юстиц-коллегия – гражданнар һәм җинаять судлары, Берг-коллегия – тау заводлары сәнәгате, Мануфактур-коллегия – мануфактура сәнәгате өчен җаваплы булган. Приказлардан аермалы буларак аларда карарлар күмәк төстә кабул ителгән.

Җирле идарә реформасы үзгәртү

1708 елда җирле хакимият аппаратын көчәйтү һәм идарш эшендә аның ролен күтәрү өчен Россия сигез губернага – Мәскәү, Ингерманланд (соңрак Петербург), Смоленск, Киев, Азак, Казан, Архангелогород, Себер губерналарына бүленә. Аларның башында патша тарафыннан билгеләнгән, тулы административ,бхәрби һәм суд хакимиятенә ия булган губернаторлар торган. Губерналар үз чиратында өязләргә бүленгәннәр. 1719 елда Петр илне воеводалар җитәкләгән 50 провинциягә бүлә. Ләкин губернага бүленеш саклана, губернаторлар кулында фәкать хәрби һәм мәхкәмә вазифалары кала.

Патриархияне бетерү үзгәртү

1700 елда патриарх Адриан вафат булганнан соң, Петр I, Төньяк сугышын сылтау итеп, яңа сайлаулар уздыруны тыйган. Төньяк сугышы тәмамлангач, патша патриаршествоны бөтенләй бетерә. Чиркәү зшләре белән идарә итү Дини коллегиягә тапшырыла, озакламый аны Идарә итүче «Изге Синод» итеп үзгәртәләр. Синодның эш – гамәлләрен патша исеменнән шул ук патша патша тарафыннан билгеләнгән чиновник – обер – прокурор контрольдә тоткан. Петр Iмахсус указ белән руханиларга крестьяннар арасында аң – белем тарату бурычын йөкли: алар халыкка вәгазь сөйләргә, үгет – нәсыхәт бирергә, балаларны гыйбадәт кылырга өйрәтергә, аларда патшага һәм чиркәүгә карата ихтирам тәрбияләргә тиеш булалар.

“Ранглар турында табель” үзгәртү

1722 елда патша “Ранглар турында табель” кабул итә. Әлеге документ иске һәм яңа аристократия арасындагы вазифа аерымлыкларын бетерә. Бу закон нигезендә эшчәнлек сарай хезмәтенә, гражданлык хезмәтенә һәм хәрби хезмәткә бүленгән.Чиновниклар өчен: гражданлык хезмәтендә – коллежский регистратордан канцлерга, армиядә – прапорщиктан генерал – фельдмаршалга, флотта – прапорщиктан генерал – адмиралга кадәр 14 класс (ранг) билгеләнә.

8 нче класслы чин алган һәр кеше нәселле дворянга әверелгән.Чиновниклар үз хезмәтләре өчен җир һәм крестьяннар, шулай ук акчалата бүләк алганнар. Мондый система, нинди нәселдән булуга карамастан, теләсә кемгә хезмәттә үсү мөмкинлеге биргән, ләкин чынлыкта аңардан бик аз кеше генә файдалана алган.

Икътисади реформалар үзгәртү

Протекционизм – дәүләтнең ил сәнәгатенә ярдәм итүе, чит илдән товар керткән өчен зур таможня пошлиналары билгеләү. Меркантилизм – акча туплау максатында, читкә товарны күбрәк чыгарып азрак кертүне тәэмин итә торган дәүләти чара. Бөртеклеләрне җыеп алганда тырма урак белән беррәттән Литва чалгысы (литовка) һәм тырма кулланырга боера. Сарай ихтыяҗлары өчен ефәк кортлары үрчеткәннәр һәм алар ярдзмендә ефәк җитештергәннәр.

Ат заводлары төзелгән, яхшы токымлы сарыклар сатып алынган һәм киндер чәчү мәйданнары киңәйтелгән. Мануфактура производствосы аеруча актив үскән. 1711 елда патша акча реформасы уздыра, аның барышында тәңкәләрдә көмеш микъдары 20 процент чамасы киметелә. 1718-1724 елларда җан башыннан салым кертелә.

Чыганаклар үзгәртү