Лашманчылар

(Лашманнар битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

ЛашманчыларПетр I заманында ясала башлаган сугыш көймәләре өчен, агач кисүче крәстианнар. Лашман сүзе алманча Laschmann – «кисүче кеше» дигән сүздән алынган. 1721 елда махсус штаб ачыла һәм лашман хезмәтенә башта 170 мең, соңрак 120 мең кеше билгеләнә. Шул вакытлардан башлап, сугыш көймәләре ясау тукталганчы һәм лашман хезмәте беткәнче, халыкның имән кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный.

1930 ел

Лашман хезмәтенә язылган кеше 15 яшьтән 60 яшькә кадәр хезмәт иткән. Һәрбер 9 кешедән кыш һәм көз көннәре өчен алты ай мөддәткә ике кеше алына, әгәр бөтен ел буена эшләргә тиеш булса, 15 кешедән 9 кеше алына торган була. Байлар яллап эшләткәннәр. Үз кул көчләре белән эшләмәгән өчен, байлар казнага 2 сум 30 тиен акча түләгәннәр. XVIII йөз дәвамында лашманнарга эш хакы түбәндәгечә түләнә: 1729 елда көнлек хезмәт хакы 4–6 тиен, 1757 елда 5–8 тиен, 1776 елда 10–16 тиен, 1782 елда 10–20 тиен, 1797 елда 20–40 тиен (җәяүлегә – 20 тиен, атлыга – 40 тиен) булган.

Петр I заманында лашманчылар бер төрле дә салым түләмәгәннәр. Ул үлгәч, аларны, башка халыктан алган төсле, салым түләтеп, башка төрле эшләр эшләтеп, солдатка да ала башлаганнар. Хәтта хөкүмәт аларның иткән хезмәтләре тәкабеленә мунчадан алына торган бер сум салымны да алудан туктамаган. 1859 елда «Лашман» хезмәтен, атлы һәм җәяүлесен дә бетерәләр.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү