Фёдор Апраксин, граф (1708), рус. Фёдор Матвеевич АпраксинXVII-XVIII гасырларда Россия империясе хәрби-диңгез флотын төзүдә башлап йөрүчеләрдән. Россия императоры Петр I көрәштәше, генерал-адмирал (1708). Азак һәм Балтыйк флотларын төзүдә, Төньяк сугышындагы җиңүдә керткән өлеше зур.

Фёдор Апраксин
Туган телдә исем Фёдор Матвеевич Апраксин
Туган 27 ноябрь 1661(1661-11-27)
Үлгән 10 ноябрь 1728(1728-11-10) (66 яшь)
Мәскәү
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре хәрби флот җитәкчесе
Җефет Домна Богдановна Хрущева
Балалар юк
Ата-ана
  • Матвей Васильевич Апраксин (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Төньяк сугыш
Бүләк һәм премияләре
Изге Андрей Первозванный ордены
Изге Андрей Первозванный ордены
Изге Александр Невский ордены
Изге Александр Невский ордены
Хәрби дәрәҗә Адмирал

 Фёдор Апраксин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1661 елның 27 ноябренда туган. Чыгышы белән татар морзасы Солахмир (Сәләх әмир) нәселеннән килүче Апраксиннардан[1]. 1692 елда Архангельск воеводасы. Соломбаль верфендә беренче карабларны («Апостол Павел») төзүче.

Азакка яу белән бару

үзгәртү
  • 1696 елда Петр Iнең Азак явында катнаша. Азак кирмәнен диңгез ягыннан камаган галера флоты белән идарә итә. Кирмәнне алгач, полковник дәрәҗәсе бирелә. Петр I Ф.М. Апраксинга Воронеждагы верфьләрдә караблар төзүне тапшыра. 1699 елга туплар белән коралланган 10 караб, 2 галера төзелә. Азак кирмәнен ныгыту, Таганрогта хәрби-диңгез базасын кору эшләрен җитәкли.
  • 1700 елда Азак губернаторы итеп билгеләнә.
  • 1701 елда, адмирал Ф.А. Головин вафатыннан соң, Россия хәрби-диңгез флоты адмиралы итеп билгеләнә.
  • 1708 елда яңа югары хәрби дәрәҗә – генерал-адмирал дәрәҗәсе бирелә.

Төньяк сугышы

үзгәртү

Фарсы явы

үзгәртү

Апраксин заманында патшалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992.
  2. Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999.
  3. Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998.
  4. Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү