Фин култыгы
Фин култыгы (рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken) — Балтык диңгезенең көнчыгыш өлешендәге култык. Россия, Финляндия, Эстония ярларын юа.
Фин култыгы рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken | |
Югарыдагы акватория | Балтыйк диңгезе |
Илләр | ![]() ![]() ![]() |
Тип | Култык |
Мәйдан | 29 500 км² |
Иң зур тирәнлек | 121[1] м |
Уртача тирәнлек | 38 м |
Тозлылык | 0,2—9,2[2] ‰ |
Су җыйгыч мәйданы | 420 000 км² |
![]() ![]() |
Мәйданы 30 мең км². Озынлыгы 390 км, киңлеге 70—130 км.
Ярлары төньякта кыялы һәм шхера типлы, көньякта һәм көнбатышта тәбәнәк. Култыкның көнбатыш өлеше — Нева култыкчасына Нева, Нарва, Луга елгалары коялар. Тирәнлеге көнбатышта 100 м, көнчыгышта 7 м. Утраулар күп.
Су өстенең температурасы кышын 0° тирәсендә, августта +15…+17°. Ноябрь азагында декабрь уртасында боз белән каплана. Тозлылылгы 2—5‰. Зур көймәләрнең Санкт-Петербург портына керү өчен Фин култыгы Диңгез каналы казылган. Су дәрәҗәсенең биеклеге җилләр вә атмосфера басымы тәэсирендә үзгәреп тора. Мөһим портлар: Санкт-Петербург, Выборг ( Россия), Таллин (
Эстония), Һелсинки, Котка (
Финляндия).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Финский залив // estonica.org.
- ↑ ЕСИМО. Солёность воды. әлеге чыганактан 2011-08-21 архивланды.