Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Эстония
Flag of Estonia.svg
Байрак
Coat of arms of Estonia.svg
Илтамга
Шигарь Epic Estonia Edit this on Wikidata
Башкала Таллин
Халык саны 1 324 820 (1 гыйнвар 2019, демографик баланс) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 24 февраль 1918 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел эстон теле
География
Мәйдан 45,339 квадрат километр
Координатлар 59°N 26°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Эстония президенты
Дәүләт башлыгы Керсти Кальюлайд
Башлык исеме Эстониянең баш министры
Хөкүмәт башлыгы Юри Ратас
Икътисад
ТЭП $30 312 миллион (2018) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Инфеләсә 2.4% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 8% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.52 (2014)[2]
КПҮИ 0.861 (2014)[3]
Яшәү озынлыгы 77.73659 ел (2016)[4]
Пинсә яше 63 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • Электр аергычы төре Europlug,[5] Schuko[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
    Телефон коды +372
    ISO 3166-1 коды EE
    ХОК коды EST
    Интернет домены .ee


    Эстония (эст. Eesti), рәсми атамасы Эсто́ния Җөмһүрияте (эст. Eesti Vabariik) — Яypyпaда урнашкан дәүләт.

    Яypyпa берлегенә керә.

    ҖәгъpафияҮзгәртү

    Эстония Яypyпaның төньяк-көнчыгышта урнаша. Төньяктан Фин култыгы, көнбатыштан Балтыйк диңгезе һәм Рига култыгы белән юыла. Көньякта Латвия, көнчыгышта Pәсәй белән чиктәш. Яр буе сызыгының озынлыгы — 3794 км.[12] Эстония cастaфына 1521 утрау керә, аларның арасында иң зурлары — Сааремаа (2673 дүрᴛᴋел ᴋиламитер), Хийумаа (1023,26 дүрᴛᴋел ᴋиламитер), Муху (206 дүрᴛᴋел ᴋиламитер), Вормси (93 дүрᴛᴋел ᴋиламитер), Кихну (16,4 дүрᴛᴋел ᴋиламитер). Эстония территориясе буйлап 7000 елга ага, алардан 423 елганың озынлыгы 1 километрдан артык.

    ТарихҮзгәртү

    Б.э.к. 3 меңьеллыкта Эстония территориясендә фин-угыр кабиләләре яшәгән. Б.э.к 2 меңьеллык уртасында бакырдан, 1 меңьеллык уртасында исә тимердән әсбаплар эшләнгән. Шул дәвердә Балтыйк буе фин кабиләләрнең (эстлар вә ливлар) оешуы башланды. 2 меңьеллык башында сәүдә мәркәзләре, гаваньнар (Таллин, Тарту) пәйда булганнар.

    Борынгы кабиләләрнең территориаль оешмасы һәм аларның берлеге барлыкка килгән. Эстон халкы шәкелләнә башлаган. 10301061 елларда Эстониянең көньяк-көнчыгыш өлеше Киев Русеннән бәйлелектә булган. 13 гасырдан башлап алманнар, соңрак даниялеләр агрессиясе нәтиҗәсендә Эстониядә дәүләт фомалашу процессы туктап калган. 13 гасырның икенче яртысы — 16 гасырның арасында алман тәречеләре тарафыннан басып алына. 1558 елның гыйнварда Pәсәй Ливон сугышын башлап җибәрә. Рус гаскәрләреннән җиңелгән Ливон ypдиʜы таркалып китә. 1572—1577 елларда Pәсәй Эстониянең барча өлешен (Таллин һәм утраулардан башка) басып ала, әмма Речь Посполита һәм Шеʙитсə гаскәрләренең каршы һөҗүме (15801581) нәтиҗәсендә Төньяк Эстония (Эстләндия) Шеʙитсəгә, Көньяк Эстония Реч Посполитага күчте, Сааремаа утравы Даниягә калды. Шеʙитсə белән Реч Посполита арасындагы сугышлар (1600—1611, 1617—1629) нәтиҗәсендә 1625 елга килеп Шеʙитсə Эстониянең барча кыйтга өлешен басып алды. 1645 ел Сааремаа утравы дә Шеʙитсəгә үтте. 1656—1658 елларда Pәсәй — Шеʙитсə сугышлары нәтиҗәсендә Көнчыгыш Эстония Pәсәйгә кушып алынган, ләкин 1661 ел сугышыннан әүвәлге чик кире кайтарган. Шеʙитсəгә караган Балтыйк буе Эстләндия (Төньяк Эстония) вә Лифләндия (Көньяк Эстония һәм Төньяк Латвия) губернияләренә бүленгән.

    Төньяк сугыш (1700—1721) нәтиҗәсендә Эстониянең барча өлеше Pәсәйгә кушып алынган. Бу 1721 елгы Ништадт солых шартнамәсе белән рәсми рәвештә расланган.

    ХХ гасырҮзгәртү

    1918 елның 24 фᴎврәᴫда Эстония мөстәкыйльлеге игълан ителгән. Азат итү сугышы барышында Эстония бәйсезлеккә ирешә. 1920 елның 2 фᴎврәᴫдә Сәвит Pәсәйсе һәм Эстония үзара тану турында солых шартнамәсен төзегәннәр. 1934 елның мартта дәүләт түнтәрелеше гамәлгә ашырыла һәм диктатура урнаштырыла, парламент таратып җибәрелә. 1935 елдан барча сәяси фиркаләрнең эшчәнлеге тыела. 1940 елның июльдә Эстония территорриясенә сәвит гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның 21 июльдә Эстон ССР-ы төзелгән. 1940 елның 6 aугыcта ССРБ cастaфына кушыла һәм ᴎстуннарның бер өлеше депортацияләнә. 1941 елның декабрендә алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алынган; 1944 елда азат ителә. 1988 елның 1—2 дᴎкәбеpдә Эстония халык фронты төзелә; ул үз алдына Эстония бәйсезлеген торгызу максатын куйган. 1990 елның 8 майда Эстон ССР Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятен игълан итә. 1991 елның 20 aугыcта Эстониянең Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятенең милли бәйсеәлеге турында карар кабул ителгән.

    Административ-территориаль бүленешҮзгәртү

    Эстония территориясе 15 өязгә (эст. maakond) бүленә; алар, үз чиратында, 241 җирле үзидарәгә бүленәләр.

    Өяз гербы Исем Эстон исеме ISO 3166-2 коды Халык саны
    (2012)[13],
    кеше
    Территория,
    мең
    дүрᴛᴋел ᴋиламитер
    Халык тыгызлыгы,
    чел./дүрᴛᴋел ᴋиламитер
    Өяз үзәге
      Валгамаа Valga maakond EE-82 33728 2,044 17,0 Валга
      Вильяндимаа Viljandi maakond EE-84 55054 3,422 16,5 Вильянди
      Вырумаа Võru maakond EE-86 37387 2,305 16,7 Выру
      Ида-Вирумаа Ida-Viru maakond EE-44 166548 3,364 51,4 Йыһви
      Йыгевамаа Jõgeva maakond EE-49 36406 2,604 14,3 Йыгева
    30px Ләәне-Вирумаа Ləəne-Viru maakond EE-59 66701 3,465 19,1 Раквере
    30px Ләәнемаа Ləəne maakond EE-57 27187 2,383 11,7 Һаапсалу
      Пылвамаа Põlva maakond EE-65 30692 2,165 14,5 Пылва
    30px Пәрнумаа Pərnu maakond EE-67 88137 4,807 18,5 пәрну
      Рапламаа Rapla maakond EE-70 36587 2,980 12,4 Рапла
      Сааремаа Saare maakond EE-74 34527 2,922 12,0 Курессааре
      Тартумаа Tartu maakond EE-78 150900 2,993 49,8 Тарту
      Һарьюмаа Harju maakond EE-37 529898 4,333 120,3 Таллинн
      Һийумаа Hiiu maakond EE-39 9984 1,023 10,0 Кәрдла
    30px Йәрвамаа Jərva maakond EE-51 35926 2,623 14,5 Пайде

    ИкътисадҮзгәртү

    Эстония — индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта сәнәгать 29,9%, авыл хуҗалыгы 3,9%, хезмәт күрсәтү тармагы 66,4% тәшкил иткә.[14] 2012 елгы мәгълүматларына күрә, экспорт буенча төп партнерлар — Шеʙитсə (16.8%), Фиʜлəʜдиᴙ (15.3%), Pәсәй (12.7%), Латвия (9.2%), Литва (5.7%), Алмания (4.8%).[15] Төп экспорт маддәләре — машина һәм җиһазлар (29%), агач вә агач эшләнмәләре (13%), металлар (10%), азык-төлек (8%), тикстил эшләнмәләре (5%).

    Импорт буенча төп партнерлар — Фиʜлəʜдиᴙ (15.1%), Алмания (10.7%), Шеʙитсə (10.7%), Латвия (10.0%), Литва (9.0%), Πүлшә (6.6%), Кытай (4.4%), Pәсәй (4.1%) (2012).[16]

    Икътисадта сәверташ һәм фосфорит казып алу мөһим урын тота.

    Транспортның төп төрләре — тимер юл һәм автомобил транспорты. Тимер юллар озынлыгы якынча 1 200 км, автомобил юллары озынлыгы 57 565 км, шул исәптә каты өслекле юллар 12 926 км. Төп диңгез портлары — Таллин, Mууга, Палдиски, Kунда, Пәрну һәм Силламәэ.

    Дәүләт корылышыҮзгәртү

    Эстония — парламент җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1992 елның 3 июльдә көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Дәүләт шурасы тарафыннан яшерен тавыш бирү юл белән 5 ел мөддәткә сайлана. Бер-бер артлы ике мөддәткә генә сайлануы мөмкин. Канун чыгаручы хакимиятне бер пулатлы парламент — Дәүләт шурасы, ягъни (эст. Riigikogu), башкаручы хакимиятне баш вәзир җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра.

    Тышкы сәясәтҮзгәртү

    2004 елның 1 маеннан Эстония Яypyпa берлеге, ә 2011 елның 1 гыйнварыннан Еврозона әгъзасы булып тора. Шулай итеп, Эстония гомумәypyпa базарына һәм Шенген фәзасына интеграцияләнгән элекке ССРБ өч җөмһүриятләрдән берсе һәм шулай ук постсәвит дәүләтләрдән иң беренче еврога күчкән дәүләт булып тора.

    Яypyпa берлегендә әгъзалыгы АБ норматив актларның эчке дәүләт хокукый нормалардан өстенлекне күздә тота (дәүләтнең актлары АБ актларга каршы килгән очракта хокукый акты гомумберлек нормалар гамәлдә кала[17]).

    2004 елның 29 марттан Эстония НАТО әгъзасы булып тора. НАТОның Гыйрактагы һәм Әфганстандагы миссияләрдә катнаша.

    Шуннан тыш, Эстония Яypyпa шурасы (1993 елдан),[18]. БМО, ИХҮО, ЕИХО һәм БСО оешмаларның тулы хокуклы вәкиле.

    ДинҮзгәртү

    2011 елда православие дине тарафдарлары ил халкының 16,5 % ын, лүтераннар 9, 91 % ын, баптистлар 0,41 % ын, католиклар 0, 41 % ын, мөселманнар 0, 14 % ын, буддистлар 0, 14 % ын тәшкил иткән[19].

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/EST.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    5. 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. http://chartsbin.com/view/edr.
    7. 1920 елның 2 февралендә танылган.
    8. 1991 елның 6 сентәбрендә танылган.
    9. Statistikaamet: mullu rəndas Eestist vəlja 10 000 inimest. DELFI (2013-01-18). әлеге чыганактан 2013-01-19 архивланды. 2013-01-18 тикшерелде.
    10. 10,0 10,1 10,2 10,3 Report for Selected Countries and Subjects. МВФ (2013-10). 2014-01-21 тикшерелде.
    11. Human Development Report 2013. United Nations. 2013-03-14 тикшерелде.
    12. http://www.estonica.org/ru/%D0%9A%D0%BE%D1%80%D0%BE%D1%82%D0%BA%D0%BE_%D0%BE%D0%B1_%D0%AD%D1%81%D1%82%D0%BE%D0%BD%D0%B8%D0%B8/
    13. База данных о населении по полу, возрасту и административному cтaтысу или типу населөннного пункта(ингл.) статистической службы Эстонии(ингл.)
    14. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/en.html
    15. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#en
    16. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#en
    17. Разъяснение Верховного суда Эстонии № 3-4-1-1-05 RT III 2005, 13, 128 (на эстонском)
    18. Эстония и Сәвит Европы
    19. PC231: POPULATION BY RELIGIOUS AFFILIATION AND ETHNIC NATIONALITY(ингл.)


    Калып:Яypyпa илләре Калып:Яypyпa берлеге