Палдиски
Палдиски (эст. Paldiski) — Эстония шәһәре, Фин култыгы ярында урнашкан порт.
Палдиски | |
---|---|
![]() | |
Ил | Эстония |
Өяз | Һарью өязе |
Координатлар | 59°21'N, 24°3'E |
Беренче телгә алу | XVII гасыр |
Элеккеге исемнәр | Рогервик, Балтийский порт, Ба́лтиски |
Халык саны | 4 085 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+2 |
Рәсми сайт | paldiski.ee |
Халык саны — 4 085 кеше (2011).
География үзгәртү
Шәһәр Фин култыгының көньяк ярында, Эстония башкаласыннан 52 километр көнбатыштарак урнашкан.
Тарих үзгәртү
1718 елда биредә Пётр I тарафыннан хәрби порт нигезләнә. Башта ул Рогервик исмен йөрткән, 1723 елда Балтийский порт исеме кушылган.
1783—1796 елларда — Рөвел губернасының өяз шәһәре, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр. 1870 елда шәһәргә Балтийский Порт — Рөвел — Санкт-Петербург тимер юлы килә.
Эстониянең бәйсезлеге вакытында шәһәр исеме башта Балтиски, ә 1934 елда Палдиски итеп үзгәртелә. Совет чорында биредә атом-төш суасты флотының өйрәнү үзәге һәм суаасты көймәләр базасы урнашканнар, шәһәр 1994 елга кадәр ябык административ-территориаль берәмлеге статусын йөрткән.
1994 елда, шәһәрдә Эстония ватандашлары бик аз булуы сәбәпле, ул Кейлә шәһәре составына кертелгән, әмма 1996 елда Палдиски яңадан мөстәкыйль шәһәр статусын алган.
Халык үзгәртү
1897[1] | 1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2001[6] | 2011[7] |
---|---|---|---|---|---|---|
900 | 3 387 | 6 907 | 7 364 | 8 200 | 4 248 | 4 085 |
Милли состав үзгәртү
Милләт | 2002[6] | 2010[6] |
---|---|---|
руслар | 71,1% | 52,2% |
эстоннар | 2,4% | 29,7% |
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Салават Юлаев, Канзафар Усаев — Палдиски зинданында утырганнар.
Галерея үзгәртү
-
Вокзал
-
Салават Юлаев хөрмәтенә куелган һәйкәл
-
Рус гимназиясе бинасы
-
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1732
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ 6,0 6,1 6,2 архив күчермәсе, archived from the original on 2019-07-14, retrieved 2014-02-21
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-04-06, retrieved 2014-02-21