Литва́ (литв. Lietuva), рәсми атамасы — Литва́ Республикасы (литв. Lietuvos Respublika), тарихи исеме - Либка — Европада, Балтыйк диңгезенең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт. Төньякта Латвия, көнчыгышта Белорусия, көньяк-көнбатышта Польша һәм Россия илләре белән чиктәш. Башкаласы — Вильнюс каласы.

Литва
Байрак
Илтамга
Шигарь Vienybė težydi Edit this on Wikidata
Башкала Вилнүс
Халык саны 2 860 002 (1 гыйнвар 2023, демографик баланс) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 11 март 1990 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00, UTC+03:00
Рәсми тел литва теле
География
Мәйдан 65,300 км²
Координатлар 55.2°N 24°E Edit this on Wikidata
LTU
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Гитанас Науседа
Хөкүмәт башлыгы Ингрида Шимоните
Карта
Икътисад
ТЭП 66 415 миллион US$ (2021), 70 334 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 11% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.59 (2014)[2]
КПҮИ 0.875 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 74.32195 ел (2015, 2016)[4]
Джини коэффициенты 35.3 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
Телефон коды +370[8]
ISO 3166-1 коды LT
ХОК коды LTU
Интернет домены .lt

Европа берлегенә һәм НАТОга керә.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Ил
Төньяк Латвия
Көньяк-көнчыгыш Белорусия
Көньяк-көнбатыш Россия (Калининград өлкәсе)
Көньяк-көнчыгыш Польша

Көнчыгышта Балтыйк диңгезе белән юыла.

Кырый нокталар үзгәртү
  • төньякта — Биржай районыныда, 56°27' т. к.
  • көньякта — Варена районында, 53°54' т. к.
  • көнбатыштаНида бистәсе янында, 20°56' кч. о.
  • көнчыгышта — Игналина районында, 26°51' кч. о.
 
Неман елгасы

Литва Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Балтыйк диңгезенең көньяк-көнчыгыш яр буенда Нәмунас (Неман) елгасының урта һәм түбән агымы бассейнында урнашкан. Җир өсте түбәнлек вә калкулыклардан гыйбарәт. Мәркәзендә Урта Литва түбәнлеге урнашкан. Көньяк һәм көнчыгышта Балтыйк тезмәсе уза, Литва территориясендә ул өч калкулыкка бүленә: Аукштайт, Дзук һәм Судува. Литвада нефть, акшар, доломит, пыяла комнары, гил, торф, бур, гипс, гәрәбә вә шифа чыганаклар (Друскининкай, Паланга, Бирштонас, Ликенай) бар. Чыганаклар әтрафында курортлар бар ителгән.

 
Аукштайтия милли паркында

Литвада диңгез климаты континенталь климаты белән алмашынып тора. Континентальлек көнбатыштан көнчыгышка арта бара. Гыйнварның уртача температурасы -3°…-6°. Июльнең уртача температурасы 16,5°…17,6°. Уртача еллык явымнар саны 750 мм. Елгалар Балтыйк диңгезе бассейнына карыйлар.

Иң эре елгасы — Нәмунас. Өч меңгә якын күл бар, иң зрусы — Дрисвяты. Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, көлсу-сазлык, кәсле-карбонатлы, сазлык, кәсле-наратлык, аллювиаль туфраклар.

Литва территориясенең 25% (1,6 млн. га) урман. Шуларның 65%ы ылыслы, 35%ы яфраклы. Территориясенең 17%ы болыннар вә көтүлекләр; 7% ка якыны сазлыклар.

Хайванат дөньясында имезүчеләрдән үр куяны, төлке, бүре, поши, болан, дуңгыз, чәшке, селәүсен, кеш, сусар, кама, кондыз һ.б яшиләр. Елгаларда һәм күлләрдә балык күп (корбан балыгы, чуртан, алабуга, чабак, алабалык, еланбалык, керкә һ.б.).

Тарих үзгәртү

«Литва» исеме беренче тапкыр 1009 елда телгә алына.

1537 елны Бөек Мәскәү кенәзлеге Литвага Гомель белән Любечны биргән.

Бөек Литва кенәзлеге үзгәртү

 
Литва 13-16 гасырларда

1240 елда Бөек Литва кенәзлеге барлыкка килә. 13 гасырда алман алпарлары Литвага баскынчыл яуларын башлый. 200 ел дәвамында Литва белән алманнар арасында хәрби бәрелешләр булып торды. 1236 елда алман алпарлары Сауле янында җиңелүгә очрый. 1260 елда Литва көчләре алман алпарлары өстеннән Дурбе күле янында булып үткән сугышта җиңү яулап, Ливон һәм Тевтон орденнарының баскынчыл яуларын вакытлыча туктатырга мәҗбүр итте. 13 гасыр уртасында рус җирләрендә булган фиядәл таркаулыгыннан файдаланып, Литва кенәзләре белорус, украин, рус җирләрен кушып ала. Гедимин, Ольгерд һәм Кейстут кенәзләре дәверендә Бөек Литва кенәзлеге шактый киңәйгән. 14 гасыр уртасында Минск, Көнчыгыш Волын, Подолье, Киев Литвага кушыла. Кенәз Витовт Днепр вә Днестр арасындагы җирләрен кушып ала һәм кенәзлек Кара диңгезгә диңгезгә чыгу юлына ия була. 

Литва Көнчыгыш Европада иң эре дәүләткә әйләнгән. 1340—1410 елларда Тевтон ва Ливон орденнары янә һөҗүмгә күчте, Стерва елгасы (1348) һәм Каунас (1362) янында эре бәрелешләр була. 1401—09 елларда алпарларга каршы жемайтлар быш күтәрә. Эчке һәм тышкы көрәш шартларында Литва Польша белән Крево униясен төзи (1386). 1410 елның 15 июльдә Литва һәм Польша гаскәрләре Грюнвалд сугышында (1410) Тевтон ордены өстеннән җиңү яулый. 1435 елда Свента янында җиңелүгә очраган Ливон ордены да үз баскынчыл яуларын туктата.

Речпосполита үзгәртү

Польша-Литва Берлеге (Rzeczpospolita, Речпосполита) 1569 елда төзелгән. Литва үз гаскәрен, валютасын һәм кануннарны саклап калган. Әмма әкренләп поляклаштыру Литва хәятенең һәр тарафына — сәясәткә, милли телгә һәм милли кемлегенә тәэсир күрсәткән. 1573 елдан башлап Речпосполита кыйралы аксөякләр тарафыннан сайлана башланган.

Төньяк сугышлары (1655-1661) дәвамында Литва территориясе швед гаскәре тарфыннан вәйран ителгән. Тулысынча торгызылырга өлгермәгән Литва Бөек Төньяк сугышы (1700-1721) вакытында янә вәйран ителгән: сугыш, чума һәм ачлыктан халкының 40% өлеше һәлак булган. Эчке сәясәттә чит дәүләтләрнең (аеруча Россиянең) тәэсире көчәя барган. Сеймда киң кулланылган принцибы (һәр депутат вето салып бәхәсне туктатырга хоукулы булган) нинди дә булса ислах үткәрүгә мөмкинлек бирмәгән. Нәтиҗәдә, Речпосполита дәүләте 1772, 1792, һәм 1795 елларда Россия, Австрия һәм Пруссия арасында бүленгән.

Россия империясе үзгәртү

Хәзерге Литваның шактый зур өлеше Россия империясе составына кергән. 1831 һәм 1863 елларда булып үткән күтәрелешләрдән патша хакимияте руслаштыру сәясәтен тормышка ашыра башлаган: литва матбугаты тыелган, мәдәни һәм белем бирү оешмалары яптырылган, литва теле кирилл язуына күчерелгән.[13] Ләкин китап ташучылар хәрәкәте (Пруссиядә латыйн хәрефләре белән басылган литва китапларын контрабандалау белән шөгыльләнүчеләр) һәм яшерен өй мәктәпләренең киң таралганлыгы сәбәпле бу сәясәт уңышсызлыкка очраган.

ХХ гасыр үзгәртү

 
Литва ССР гербы

Беренче бөтендөнья сугышы елларда Литва территориясе хәрби хәрәкәтләр мәйданына әверелгән. 1915 елның көзендә Литва территориясен Германия гаскәрләре басып алганнар. 1918 елның 16 февральдә Литва дәүләтенең мөстәкыйльлеге игълан ителгән. 1918 елның декабрьдә Литваның зур өлешендә шура (совет) хакимияте урнаштырылды һәм 1919 елның февралендә Литва-Белоруссия советлар республикасы игълан ителде. 1919 елның августта алман гаскәрләрнең һөҗүменнән соң Кызыл Гаскәр бүленмәләре Литвадан чыгып китәргә мәҗбүр булганнар.

1920 елда Литва белән РСФСР арасында имзаланган шартнамә буенча шура хөкүмәте Литваның мөстәкыйльлеген таныган. 1940 елның июньдә Литва территориясенә шура гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның июльдә Халык Сеймына сайлаулар үттеләр, 1940 елның 21 июльдә Литвада совет республикасы игълан ителгән. 1941 елда Литваны алман-фашист гаскәрләре басып алды, 1944 елның июль —1945 елның гыйнварда шура армиясе тарафыннан азат ителгән. 1990 елның 11 мартта республикасының Югары Советы Литва дәүләтен яңадан торгызу хакындагы хөҗҗәтне кабул итте һәм дәүләт Литва Республикасы дип атала башлаган. 1990 елның майда Литва Югары Шурасы Литваның дәүләт мөстәкыйльлеге хакындагы декларацияне кабул итте. Литва — 1991 елдан БМО, 2004 елдан — Европа берлеге һәм НАТО әгъзасы.

Административ бүленеше үзгәртү

 
Литваның административ бүленеше

Литва территориясе 10 өязенә бүленә. Өязләр, үз чиратта, районнарга, шәһәрләргә һәм үзидарәләргә бүленәләр; үзидарәләр һәм районнар старосталыкларга бүленәләр.

  1. Клайпеда өязе
  2. Телшәй өязе
  3. Шәуләй өязе
  4. Паневежис өязе
  5. Таураге өязе
  6. Каунас өязе
  7. Утәна өязе
  8. Мариямполе өязе
  9. Вилнүс өязе
  10. Алитус өязе

Халык үзгәртү

Күренекле шәхесләр үзгәртү

Торак пунктлар үзгәртү

Моны да карагыз: Төрле телләрдә Литва топонимлары, Литва шәһәрләре исемлеге

 
Вилнүс
 
Каунас
 
Клайпеда
 
Шәуләй

Урын Шәһәр Литвача исеме Халык саны

 
Паневежис
 
Алитус
 
Мариямполе
 
Мажейкәй

1 Вилнүс Vilnius 523 050
2 Каунас Kaunas 311 148
3 Клайпеда Klaipėda 160 361
4 Шәуләй Šiauliai 107 875
5 Паневежис Panevėžys 98 612
6 Алитус Alytus 58 616
7 Мариямполе Marijampolė 40 388
8 Мажейкәй Mažeikiai 36 700
9 Йонава Jonava 30 224
10 Утәна Utena 28 622
11 Кедайнәй Kėdainiai 26 357
12 Телшәй Telšiai 25 271
13 Висагинас Visaginas 21 751
14 Таураге Tauragė 24 042
15 Укмәрге Ukmergė 23 450
16 Плунге Plungė 19 829
17 Крәтинга Kretnga 18 990
18 Шилуте Šilutė 17 427
19 Радивилишкис Radviliškis 17 005
20 Паланга Palanga 15 538
[14]


Татарлар үзгәртү

Татарлар анда этник чыгышы, тарихы, традицияләре төрле булган 2 төркемгә бүленә. Беренче төркем, ягъни Литва татарлары, Алтын Урдадан, соңрак Олы һәм Кече Нугай Урдаларыннан, Кырым ханлыгыннан 14 йөз ахырында — 15 йөздә Бөек Литва кенәзлеге җирләренә күчеп килгән төрки мөселманнардан гыйбарәт. Хезмәтләре өчен (күбесенчә хәрбиләр) Литва кенәзлегеннән аларга җир бүлеп бирелә, һәм татарлар Польша-Литва шляхталарына (дворяннарына) тиңләштерелә. 16–17 йөзләрдә бу төркем вәкилләре туган телләрен онытып бетерәләр диярлек, ләкин ислам динен саклап калалар. Литва татарлары Вилнүс, Алитус, Каунас, Тракай һ.б. шәһәрләрдә — таралып, Вилнүс районының Немежис һәм Кәтурәсдәшимт Тоторю (Кырык Татар) авылларында, Алитус районының Райжәй авылында һәм Бутримонис бистәсендә тупланып яшиләр. Литва татарларының икенче төркеме — Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Литвадагы төзелеш һәм сәнәгать объектларына (Игналин АЭСы һ.б.) хезмәт күрсәтү өчен, нигездә, Совет Армиясе хәрби хезмәткәрләре, инженер-техник белгечләр һәм ССРБның төрле районнарыннан (күбесенчә Идел-Урал төбәгеннән) күчеп килүчеләр исәбенә формалаша. Алар бөтен ил буйлап, башлыча, зур шәһәрләргә тарала. Иң яхшы эшләүче җәмгыять Висагинас (элеккеге Снечкус) шәһәрендә урнашкан. 

Дәүләт төзелеше үзгәртү

Литва — мөстәкыйль демократик республика. Гамәлдәге конституция 1992 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомуми гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезндә яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Канун чыгаручы органы — сейм (бер пулатлы парламент). Башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Икътисад үзгәртү

Литва Балтыйк илләре арасында иң зур икътисадка ия; ул шулай ук кеше потенциалы үсеше индексы зур булган илләр рәтенә керә.

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7.9%, сәнәгать 19.6%, хезмәт күрсәтү тармагы 72.5%ны тәшкил итә. 2014 елгы мәгълүматларына күрә, Литва экспорты 24.36 миллиард долларын тәшкил итә; төп партнерлар: Россия (20.0%), Латвия (10.1%), Эстония (7.6%), Польша (7.5%), Германия (7.2%), Беларусь (5.2%), Бөекбритания (5.0%), Нидерландлар (4.4%), һәм башкалар.[15] Төп экспорт товарлары — минераль мәхсулатлар, машиналар һәм җиһазлар, транспорт җиһазлары, химикатлар, текстиль, азык-төлек, пластмассалар.

Литва экспорты 25.89 миллиард долларын тәшкил итә; төп партнелар: Россия (29.4%), Германия (10.4%), Польша (9.5%), Латвия (6.2%), Нидерландлар (5.2%).[16] Төп импорт товарлары — минераль мәхсулатлар, машиналар һәм җиһазлар, транспорт җиһазлары, химикатлар, текстиль һәм киемнәр, металлар.

Дин үзгәртү

2011 елгы рәсми мәгълүматларга караганда, Литвада католиклар — 77.2 % (2,350,478 кеше), православие динендәгеләр — 4.1 % (125,189), иске йолалык тарафдарлары — 0.8 % (23,330), лютераннар — 0.6 % (18,376), реформатлар — 0.2 % (6,731), сөнни мөселманнар — 0.1 % (2,727), яһүд динендәгеләр — 0.04 % (1,229), көнчыгыш католик чиркәве тарафдарлары — 0.02 % (706), караим динендәгеләр — 0.01 % (310), башка диннәр тарафдарлары — 0.7 % (19,926) булган[17].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  9. Population at the beginning of the february
  10. Предварительные итоги переписи в официальном пресс-релизе Департамента статистики. (PDF), archived from the original (PDF) on 2011-12-15, retrieved 2015-02-21 
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 Report for Selected Countries and Subjects
  12. Human Development Report 2013. United Nations (2013). әлеге чыганактан 2014-10-06 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.
  13. http://www.uic.edu/classes/lith/lith520/SUBACIUS_Luneburg_2005_10_14.pdf
  14. [1]
  15. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-12, retrieved 2015-09-13 
  16. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-08-06, retrieved 2015-09-13 
  17. Biotechnology. Conducted by TNS Opinion & Social on request of European Commission 2017 елның 26 март көнендә архивланган.(ингл.)

Сылтамалар үзгәртү