Литвада ислам

Литвада ислам (литв.  Islamas Lietuvoje) — Литва территориясендә ислам дине. Мөселманнар илдә дини азчылык тәшкил итә. Рәсми мәгълүматлар буенча, Литва халкының (2 759 мең кеше) 0, 10 % ы (3 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

ТарихҮзгәртү

Литва җирендә, башка күп кенә Төньяк һәм Көнбатыш Аурупа илләреннән аермалы буларак, ислам XIV гасырдан билгеле. Балтыйк диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр сузылган Бөек Литва кенәзлеге көньякта мөселманнар яшәгән җирләрне дә үз эченә ала. XV гасырда Литвага вассал буларак өч татар кенәзлеге оеша: Мансур кенәзлеге, Җагалдай ханлыгы һәм Курск төмәнлеге.

XV гасыр башында бөек кенәз Витовт хакимияте заманында мөселманнар Литва җиренә күчеп утыра. Әмир Идегәй Туктамыш ханны җиңгәннән сон, Туктамышның улы Җәләл-әд-Дин үзенең гаскәре белән Литвага күчкән. Литва бөек кенәзе Витовт үзенең дәүләтендә татарларга яшәргә рөхсәт биргән.

Грюнвальд сугышыннан соң, татарларга Литвада җир биләү хокукы һәм мәчетләр төзергә рөхсәт бирелгән. Татарлар Литваның (1569 елдан Речь Посполита) чикләрен саклаган. 15571558 елларда Польшада мәчетле 100 татар авылы булган. Йомышлы татар авыллары (хәзерге Литва, Беларусия җирендәге) Вильнюс, Каунас, Тракай, Новогрудок, Гродно, Лида, Брест шәһәрләре тирәсенә туплана.

XIX гасырда һәр татар авылында мәчет эшләгән. Имамнар Бакчасарайдагы Таврия Диния нәзаратенә буйсынган. Әлеге вакытта татар мәхәлләсе Каунас шәһәрендә, Немеж, Кырык Татар һәм Райз авылларында сакланып калган[2].

Хәзер Литва татарлары дип аталган татарлар, вакыт узу белән, үз туган телләрен югалткан һәм хәзерге вакытта литва телендә сөйләшә, әмма алар Ислам динен үз диннәре буларак саклап калган.

Литва мөселман оешмаларыҮзгәртү

Литва һәм Польша хакимиятләре һәм халкы татар җәмгыятенә һәм диненә хәерхаһлы була, татарлар үз җирләрендә мәчетләр төзи һәм үз диннәрен тоткарлыксыз тота ала. Литваның милли яңарышы һәм XX гасыр ахырында бәйсезлек алуы татар җәмгыятьләренә үз халкының этник мәдәниятен торгызырга мөмкинлек бирә. 1988 елда Литва-татар җәмгыяте берлеге (литв. Lietuvos totorių bendruomenės sąjunga) оеша. 1997 елда Бөек Литва кенәзлегендә татар һәм караимнарның урнашуына 600 ел тулу тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. 1998 елда Литваның мөселман-сөнни дини үзәге-мөфтияте (литв. Lietuvos musulmonu sunitu dvasinis centras-muftijatas) яңадан торгызыла. Мөфти Рамазан Криницкис (Ramazan Krinickis). Каунас мәчете имамы — Ромас Рамазан Якубаускас (Romas Ramazan Jakubauskas).

Литва мөселман җәмгыятендә татарлардан тыш, соңгы ун елда Литвага чит илләрдән эшләргә яки укырга килгән, соңыннан биредә яшәргә калган башка милләт мөселманнарының да саны арта бара. Каунас мәчетендә Литва мөселман яшьләре җәмгыяте (литв. Lietuvos musulmonų jaunimo bendrija) урнашкан. Илдә күп санда мөселманнар өчен якшәмбе мәктәпләре эшли[3].

Литва мәчетләреҮзгәртү

Төп мәкалә: Литва мәчетләре

Бүгенге көндә Литвада татарлар тарафыннан төзелгән дүрт мәчет эшли. Агачтан төзелгән өч мәчет Немеж, Кырык Татар һәм Райз дигән татар авылларында урнашкан, ә дүртенче таш мәчет Каунаста урнашкан (1930-елларда кенәз Витовтның вафатына 500 ел тулуга багышлап салынган)[4]. Ил башкаласы Вильнюста 1960-елларда җимерелгән Лукишкес мәчете (Lukiškės mecete) урынына яңа мәчет төзелер дип көтелә, төзелешне башлауга акча җитмәү һәм шәһәр хакимиятенең каршы торуы комачау итә[5][6].

ГалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү