Литва мәчетләреЛитва дәүләте чикләрендә урнашкан мәчетләр. Бүгенге көндә Литвада дүрт мәчет эшли. Бу мәчетләрнең барысы да татарлар тарафыннан төзелгән.

Каунас мәчете
Төп мәкалә: Литвада ислам

Литвадагы мәчетләрнең өчесе Немеж, Кырык Татар һәм Райз дигән татар авылларында урнашкан, ә дүртенчесе Каунас каласының Татар урамында тора.

Хәзерге вакытта Вильнюсның Науйининкай микрорайонында бишенче мәчет төзелер дип көтелә. Монда мәчет кенә төзелеп калмыйча, янында тагын татар-караим зираты да зурайтылыр дип уйланыла.

Чыганаклар үзгәртү