Немеж мәчетеЛитваның Вилнүс районына керүче Немеж авылында урнашкан татар мәчете.

Мәчет
Немеж мәчете
Ил Литва
Авыл Немеж
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Нигезләүче 1909
Халәте гамәлдә

Бу урында беренче мәчет 1684 елда ук корылган була, тик ул яна. Бүгенге корылмасы 1909 елда төзелгән. Монда кыз-хатыннар һәм ирләр ягы булган. Свет чорында склад итеп кулланылган.

Хәзерге көндә мәчеткә намазга кешеләр җомга көннәрендә җыела. Имам Вилнүс каласыннан килеп йөри. Шул ук имам Кырык Татар авылында да имам булып тора. Ә Немеж авылында имамны алыштырып кына торучы кеше бар.

Мәчет турыпочмаклык формасында урнашкан, Мәккәгә караган ягы кидәеп тора. Диварлары агачтан булып, башы калай белән ябылган. Башында зур булмаган манарасы да бар.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Бу мәкалә литвачадан lt:Nemėžio mečetė мәкаләсе тәрҗемәсе булып тора.