Акчакыйммәте күпчелек мал һәм хезмәтнең кыйммәтенә тиңдәш булган универсаль үзенчәлекле мал. Башкача әйткәндә, акча аркылы малның бәясе үлчәнә.

Акча
Сурәт
... хөрмәтенә аталган грош[d]
Пиктограмма
 Акча Викиҗыентыкта

Акчаның барлыкка килү тарихы үзгәртү

Бик борынгы заманнардан бирле кешеләр сату-алу белән шөгыльләнә башлаганнар. Казып өйрәнүләрдән күренгәнчә, моннан 12 мең еллар чамасы элек, ягъни әле таш дәверендә үк кабиләләр арасында алыш-биреш алып барылган. Алыш-биреш үсешенең төп сәбәпләреннән берсе булып хезмәт бүленеше торган. Әйтик, бер кабилә яшәгән җирдә таш кораллар ясауда файдаланылган чакматаш ятмалары җитәрлек булса, икенчесе яшәгән җирдә ул булмаган, ләкин башка нәрсә, әйтик, җәнлек тиресе яки терлек асралган, һәм алыш-биреш, шулай итеп, ике як өчен дә файдалы булган. Товар («тауар» — борынгы төрки сүзе) төрләре чимал, эш һәм сугыш кораллары, төймә яки алка кебек бизәнү әйберләреннән торган.

Алыш-биреш оештырылу ягыннан караганда да берничә төрле булган. Аның бик борынгы формаларыннан берсе — купбаскычлы арадашчылык. Әйтик, бер кабилә үтемле бер әйберне күрше кабилә белән алышкан, тегесе, үз чиратында, аны ерактарак урнашкан икенче күршесе белән нәрсәгәдер алмашкан һәм, шул рәвешчә алмашына-алмашына, әлеге әйбер ерак өлкәләргә кадәр барып җиткән. Үтемле малны табар өчен ерак экспедицияләр оештыру очраклары да алыш-биреш тарихында мәгълүм. Этнографлар мәгълүматына караганда, Австралиянең кайбер алыш-биреш алга киткән өлкәләрендә яшәгән каби-ләләр охра (сары яки кызыл төстәге табигый минерал буяу), я булмаса таш корал ясау өчен чимал артыннан 500 чакрымга кадәр юл үткәннәр. Мондый ерак юлга күп санлы ирләрдән торган зур экспедицияләр оештырылган.

Беренче акчаларның барлыкка килүе аеруча игътибарга лаек. Алыш-биреш үсеш алган өлкәләрдә ниндидер бер товар үзенең үтемле булуы белән аерылып торган, һәм биредә барлык башка товарларны да аңа алыштырып алырга мөмкин булган. Шулай итеп, беренче акчалар барлыкка килгән. Мәсәлән, Идел буенда табылган тар гына йөзле, озынча итеп эшләнгән бик борынгы тимер балталардан торган хәзинә мәгълүм. Мондый балталар, әлбәттә, акча ролен уйнаган. Африканы өйрәнүче галимнәр Меланезиядә биш төрле акча: каури-кабыр-чык, тимер, тоз, бакыр һәм алтын йөрештә булуын билгеләп үтәләр.

Тәңкәләр сугыла башлаганчы барлыкка килгән иң борынгы акчаларның киң таралган төрләреннән берсе терлек, ягъни мал булган. Шуңа күрә «мал» сүзе татар телендә үзенең терлектән тыш акча, байлык кебек мәгънәләрен дә югалтмаган. Акчаның барлыкка килүен бөлай аңлатырга мөмкин. Мең еллар дәвам иткән алыш-биреш һәм сату-алу тәҗрибәсе нигезендә базарга ешрак чыккан һәм үтемлерәк булган ниндидер бер төвар барлык башка төварларның да бәя үлчәменә, икенче төрле итен әйткәндә, «гомум эквивалентына» әверелгән, ягъни акча барлыкка килгән. Терлек күн кенә кабиләләрдә нәкъ менә шундый киң таралган үтемле төвар булган да инде. Кешелек тарихында акчаның терлектән башлан бака ка- бырчыгына кадәр йөзләгән төре булуы мәгълүм. Ләкин шулар арасында һәрьяктан да файдалырак булган металл акчалар өстенлек алган. Беренчел әрдән булын металл акчалар бөрынгы Мисыр дәүләтендә кулланыла башлаган. Акчалар бөҗра, ярымбөҗра һәм көелма сум фөрмасында эшләнгән. Идел-Урал буйларында исә бик бөрынгы заманнардан — IV-V йөзләрдән бирле акча буларак җиздән көелган махсус сумнар йөргәнлеге мәгълүм. Мондый сумнар 18 һәм 40 см озынлыгында итен коелганнар һәм чирек, ярты кадак авырлыгында булганнар.

Функцияләр үзгәртү

Акчаның төп функцияләре үзгәртү

Акчаның гадәттә түбәндәге функцияләрен билгелиләр:

  • Хак үлчәме
  • Мал әйләнеше чарасы
  • Түләү чарасы
  • Зур җыю чарасы
  • Дөнья акчасы

Акчаның башка функцияләр үзгәртү

Кайчак шушындый функцияләрен билгелиләр:

  • Мөлкәт җыю чарасы
  • Дөнья акчасы функциясе

Чыганак үзгәртү

Мөхәммәдиев Ә.Г., Гомуми һәм төрки-татар нумизматикасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек 2016 елның 7 март көнендә архивланган.. Нәшрият: Мәгариф, 2003 ел. 233 бит.