Әзһәр Мөхәммәдиев
Википедиядә Мөхәммәдиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Әзһәр Мөхәммәдиев, Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев (1933 елның 8 сентябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Сеңрән — 2018 елның 25 апреле, РФ, ТР, Казан ) — галим, тарих фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе (1994), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (1995), Казан дәүләт университетының археология һәм этнология кафедрасы профессоры (1993), кафедра мөдире. Нумизматика өлкәсендә танылу алган белгеч. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
Әзһәр Мөхәммәдиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев |
Туган | 8 сентябрь 1933 ССРБ, БАССР, Илеш районы, Сеңрән |
Үлгән | 25 апрель 2018 (84 яшь) ССРБ, РСФСР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тарихчы галим |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1933 елның 8 сентябрендә[1] БАССР Илеш районы Сеңрән авылында туган. Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга кергән, укуын тарих бүлегендә тәмамлаган (1963).
1968-1971, 1974-1977 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
1977 елдан Казан дәүләт университеты укытучысы, профессор (1993), кафедра мөдире.
1992 елда тарих фәннәре докторлыгына диссертация яклаган. Диссертациясенең темасы: «VI-XV гасырларда Идел буе һәм Урал буеның акча әйләнеше» (рус. Денежное обращение Поволжья и Приуралья 6-15 вв.). Остазы — Герман Федоров-Давыдов.
Гыйльми эзләнүләр өлкәсе
үзгәртү- Һуннарның, болгарларның язуы
- Төрки-татар (харәзем, хәзәр, болгар, урда, казан) нумизматикасы
- Алтын Урда шәһәрләре һәм шәһәр мәдәнияте
- Ауразиянең борынгы һун-төрки дәүләтләре
Сиксәннән артык фәнни хезмәте басылган. Харәзем акчаларына таянып төзелгән Туран алфавиты Идел буенда һәм Урал алдында табылган б. э. к. II — б. э. VIII гасыр акчаларындагы, шулай ук кыйммәтле металлардан эшләнгән савытлардагы һәм бизәнү әйберләрендәге һун язуларын укырга мөмкинлек тудыра.
Антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә.
Түбән Идел буенда, Әстерхан өлкәсендә (Сарай әл-Мәхрус, Сарай әл-Җәдид, Бәлҗәмән), Татарстанда (Иске Казан, Казан кирмәне һ. б. шәһәрлекләр) казу эшләрендә катнаша.
Кайбер хезмәтләре
үзгәртү- Булгаро-татарская монетная система XII-XV веков. М.: Наука, 1983[2].
- Древние монеты Поволжья. К.: ТКН, 1990[3].
- Новый взгляд на историю гуннов, хазар, Великой Булгарии и Золотой Орды. Казан: ТКН, 2011[4].
- Древние монеты Казани.
- Памятник Чингисхану. «Звезда Поволжья», 05.05.2012
- Преемница Великого Болгара.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Мухамадиев Азгар Гатауллович. 2020 елның 6 август көнендә архивланган. КФУ сайты
- Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев. 2018 елның 27 февраль көнендә архивланган. ТР ФА сайты.
- Ә. Г. Мөхәммәдиев «Милләттәшләр» сайтында
- Мөхәммәдиев хезмәтләре татар археологиясенең, нумизматикасының алтын фондына кереп калды. Азатлык радиосы, 27.04.2018
- Известные люди нашего города. Мухамадиев Азгар. Сайт столицы РТ «Моя Казань»
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мухамадиев Азгар Гатауллович. Сайт Илишевского историческо-краеведческого муәея
- ↑ Озон.ру сайты
- ↑ АртАнтик проекты сайты
- ↑ Центр татарской литературы