Алтын Урда

урта гасырларда Аурупада һәм Азиядә урнашкан дәүләт

Алтын Урда (Җучи олысы, Олуг Олыс) — 1240-нчы елларда барлыкка килгән, Урта Евразиядә — Көнчыгыш Европа, Урал, Себер территорияләрендә урнашкан күп милләтле дәүләт. Монгол империясенә 1260 елларга кадәр кергән, Бәркә хан идарә иткән чорында мөстәкыйльлеккә ирешеп, Евразиянең иң зур дәүләтенә әверелә. Алтын Урдада яшәгән халык татарлар дип аталган[5]. Беренче башкаласы - Болгар шәһәре, анда Җучи олысы дәүләт буларак игълан ителгән.

Алтын Урда
Олуг Олыс


1224 ел — 1483 ел


Алтын Урда байрагы, 1339
Башкала Болгар, Сарай-Бату, Сарай-Бәркә
Тел(ләр) башта: аксөякләр — монгол теле, гаскәриләр: борынгы татар теле[1],
гади халык — кыпчак теле[2],

соңыннанИске Татар әдәби теле[3][4]

Дин Ислам, Тәңречелек, Буддачылык
Мәйдан як. 6 млн. км²
Идарә итү төре патшалык
Элгәр дәүләтләр:
Варислар:
Монгол империясе
Олы Урда
Казан ханлыгы
Кырым ханлыгы
Себер ханлыгы
Нугай Урдасы
Бөек Мәскәү кенәзлеге
Әстерхан ханлыгы
Касыйм ханлыгы
Казакъ ханлыгы
Бохара ханлыгы
Хивә ханлыгы
Аксак Тимер дәүләте
Алтын Урда, яулар харитасы
Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Чуашия байрагы Чуашия тарихы

Чуашиядә борынгы җәмгыять
Урта гасырлар

Һуннар империясе (434 — VI гасыр)
Хәзәр каһанлыгы (650—969)
Идел буе Болгары (X гасыр — 1240)
Алтын Урда (1240 — 1438)
Казан ханлыгы (1438 — 1552)

Русия патшалыгы составында

Казан сарае Приказы (1552 — 1708)

Русия империясе составында

Казан губернасы (1708 — 1920)
Сембер губернасы (1796 — 1924)

ССРБ составында

Чуаш автономияле өлкәсе (1920 — 1925)
Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1925 — 1990)
Чуаш Совет Социалистик Республикасы
(1990 — 1992)

Русия Федерациясе составында

Чуаш Республикасы (1992 елдан)


«Чуашия» порталы
 
Алтын Урда чәчәк ату дәверендә, 1312-1357 еллар

Барлыкка килүе

үзгәртү
 
Бату ханның Алтын Урдага нигез салуы.

XII гасыр ахыры — XIII гасыр башында Чыңгызхан төрле монгол һәм төрки телле кабиләләрен берләштереп, татар-монгол дәүләтен булдыра. Урта гасырларда төрле төрки халыклар татарлар дип аталган. Чыңгызхан бик көчле һәм сугышка сәләтле татар-монгол гаскәрен булдыра, татарлар (төрки телле халык) күпчелекне тәшкил иткән. Борынгы татарларда илчеләрне үтерү - бик зур җинаять булып саналган һәм көнбатыш илләргә каршы берничә сугыш нәкъ әлеге сәбәптән башланган. Сугышлар нәтиҗәсендә эре Татар-монгол империясе барлыкка килгән (көнбатышта Татария Магна димәк Бөек Татар иле дип аталган).

Монгол империясе Чыңгыз хан тарафыннан дүрт өлешкә бүленә. Аларның көнчыгышта урнашканы иң олы улына, Җүчи ханга бирелә. Әмма Җүчи хан Чыңгыз ханнан 6 айга иртәрәк үлгәч, аның өлеше Чыңгыз ханның оныгы, Җүчиның улы Батуга тия. Ләкин, Чыңгыз ханның васыятендә әйтелгәнчә, әлеге биләмә Җучи Олысы дигән исемдә йөртелә бирә. Хәер, Җучи Олысы дигән биләмә 1207 елдан ук гамәлдә була. Ул чагында аңа Монголиядән төньяктарак, Енисей Һәм Селенга елгалары буендагы, яңа яулап алынган җирләр дә кертелә. Аннары инде, Рәшидетдиннең мәшһүр хезмәтендә әйтелгәнчә, империянең көнбатышка таба киңәюе нәтиҗәсендә – «татар атларының тояклары таптап үткән» барлык җирләр дә өстәлә.

Көнбатышка яу чыгу мәсьәләсе татар-монголларның 1235 елда Каракорымда узган гомуми корылтаенда карала. Яуның башлыгы итеп Җүчиның 11 улы арасыннан иң сәләтле олы малае Батуны билгелиләр. 27 яшьлек хан карамагына татар-монгол гаскәренең аеруча куәтле һәм сугышчан отрядлары туплана. 1236 елны татар-монгол гаскәре Европага юнәлә. Җәй юлда үтә, көзен Идел буе Болгары дәүләтенә килеп җитеп, бергә җыелалар. Берсе арты берсе Суар, Болгар, Биләр, Җүкәтау һ. б. шәһәрләрне яулап алалар — Болгар илен буйсындыралар.

Шул ук елны Дәшти Кыпчакка һөҗүм итә, һөҗүмнең сәбәбе: кыпчаклар татар-монгол илчеләрен үтерүчеләрне хөкемгә бирмәгән. Кыпчак далаларына татар-монгол гаскәре элегрәк тә берничә һөҗүм оештырган булалар, ә 12361238 елларда кыпчак дөньясын бөтенләй яулап алалар. Бу сугышлар дәверендә Бачман атлы әмирнең татар-монголларга каршы каһарманлык күрсәтүе һәм батырларча һәлак булуы тарихка кереп кала.

 
Бату ханның яшь чагы сүрәте, Урта гасырлар Кытай чыганаклары (XIV гасыр).

1237 елны татар-монгол гаскәре көнбатышка таба һөҗүмне дәвам иттерәләр һәм башта мордва җирләрен, аннары Киев Русен басып алалар: 1240 елны Киев Русе дәүләте тулысынча җиңелә. Нәкъ шул елда ике болгар бие Баян белән Җик монголларга каршы фетнә дә күтәреп карыйлар, тик уңышка ирешә алмыйлар. Нәтиҗәдә Идел буе Болгары дәүләтендә торган халыклар Алтын Урдага олыс буларак кереп һәм бүтән төрки халыклар белән кушылып, заманча татар милләтен формалаштыра.

Шуннан соң инде татар-монгол гаскәрләре үзәк Европага барып җитә–Маҗарстанны яулап ала, хәтта бер өлеше Әдрән диңгезенә кадәр барып чыга. Әмма 1242 елда Чыңгыз ханнан соң Монгол империясенең бөек ханы булып калган Үгәдәйнең үлгән хәбәре килеп ирешә. Бату гаскәрендә сугышучы хан огланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа каһан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар.

Маҗарстаннән кайтышлый Бату хан 1242 елдан 1243 елга күчкәндә Иделнең түбәнге өлешендә, ягъни Дәшти Кыпчакның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әллә ни зур булмый. Рәшидетдиннең әйтүенә караганда, Чыңгыз ханның Көнбатышны яулап алу өчен Җүчи хан гаскәрендә булырга тиешле бу сан Бату заманында да үзгәрешсез кала — 4000 кеше була. Тик алар гади сугышчылар гына булмыйча, төрлесе төрле дәрәҗәдәге түрә, башлык сыйфатында йөри. Ә гаскәр үзе, нигездә, яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, чиркәс, маҗар, кыпчак, хәтта русларның үзләреннән дә туплана. Соңрак Алтын Урдада яшәгән бар халыклар татарлар дип атала башлаган.

Озакламый Бату хан хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап, русның олы кенәзе Ярослав килә. Бу хәл 1243 елның башында була. Үзәк Евразиядә яңа дәүләт–Алтын Урда оешып китә. Бату хан Болгар шәһәрен Алтын Урданың беренче башкаласы итеп сайлаган.

Мөстәкыйльлек алуы һәм ислам динен кабул итүе

үзгәртү

Хан тәхетенә Бәркә хан утырган дәвердә (12571266) Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монгол империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә.

Бату исән чакта ук Алтын Урда акрынлап мөстәкыйльлек ягына тарта, әмма Жучи олысы рәсми төстә империя составында яшәгәнлектән, ханнарны кахан куя һәм акча да каһан исеменнән суктырыла. Ә инде Хубилай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагын да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана–бөек ханны санга сукмый башлый.

Дин мәсьәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, ислам динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV гасыр башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул Бәркә беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».

Сәяси һәм икътисади ныгуы

үзгәртү

Бәркә ханнан соң тәхеткә Батуның оныгы Мәнгүтимер утыра (12661282). Аның заманында татарлар үз акчаларын–жучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Европа (итальяннар, алманнар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чагатай олыслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә. Мәнгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.

Тәхет өчен көрәш

үзгәртү

Мәнгүтимер хан үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (12821287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә.

Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары — Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (12871291). Тик ул Нугай белән һич тыныша алмый. Низаг болай хәл ителә: Нугай Мәнгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә. Шуннан соң тәхеткә утырган Туктай дәүләт белән шактый озак (12911312) еллар идарә итә. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дустанә-тату яшәсәләр дә, тора-бара аларның аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идарә иткәнен күреп, төмән аңа каршы күтәрелә. Низаг 1300 елны Туктайның җиңүе белән тәмамлана. Элек Бәркә ханның бөтен гаскәренә баш булган, 1256 елгы бәрелештә Хулагуны да җиңгән, әмма инде картайган Нугай Днестр аръягындагы далада һәлак була.

Мәнгүтимер үлгәннән соң 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы Күк Урда, Бату ханның энесе, улусның беренче башлыгы Урда-Ичен 1251 елны вафат булгач, Үгәдәй белән Чыгытайларга каршылык күрсәтә алмый – алар Урда исәбенә биләмәләрен киңәйтәләр. Туктайдан исә ярдәм көтәрлек түгел — Нугай белән низаглашу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән, Кырымда, аннары Урдага буйсынган Русьта төрле хәлләр булып ала. Моңарчы руслардан ясакны хан кешеләре җыеп йөргән булса, Мәнгүтимердән соң бу эш олы кенәзләргә йөкләтелә; үзләре җыеп, үзләре үк Сарайга илтеп тапшыруга калгач, ул ясак кимегәннән-кими.

Кодрәтле чоры

үзгәртү

Соңгы елларында Туктай Алтын Урдада бераз тәртип урнаштырган була булуын, Күк Урданың эшләрен дә көйләп җибәрә. Әмма аның вафатыннан соң Сарайда хәлләр яңадан начарланып китә. Туктай хан тәхетен олы малае Илбасарга васыять итеп калдырган була, ләкин аны шаманлыкка табынучы күчмә феодаллар гына яклый. Ислам динен тотучы шәһәр аксөякләре Батунын оныгының оныгы, Мәнгүтимернең оныгы, Тугрылча улы Үзбәкне яклыйлар һәм аны тәхеткә утыртуга ирешәләр. Үзбәк хан — иң озак идарә иткән (13121342) һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла.

Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә.

Үзбәк хан үлгәч, варис булып калган олы малае Тәнибәк бик аз гына хан булып ала һәм аны энесе Җанибәк яклылар үтерәләр. Тәхеткә Җанибәк (13421357) утыра. Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Шәрык тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына; мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең актык елында ул Азәрбайҗанны Җучи улусына кушып калдырган.

Җанибәк Кавказдан Сарайга авырып кайта да тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр, улы Бәрдибәк яклылар ханның башына җиткәннәр, дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән–авырып үлгән дип язалар. 1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы Бәрдибәк менеп утыра. Сарай халкы аның миһербансызлыгыннан күп җәфа чигә. 1359 елда аны үтереп, хан тәхетен энесе (?) Көлпә кулга төшерә. Бәрдибәк үлгәннән соң Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.

Дәүләт төзелеше

үзгәртү

Алтын Урда феодаль дәүләт булган һәм ил белән хан идарә иткән. Монгол империясе белән Чыңгыз хан нәселе — чыңгызлылар идарә итсә, Алтын Урдага аның олы улы Җучи нәселе — жучилылар хаким була. Ә инде Җучи нәселеннән чыкмаган кешенең, нинди генә бөек шәхес саналмасын, барыбер хан тәхетенә утырырга хакы булмаган. XIII гасырның 60нчы елларында империя берничә мөстәкыйль дәүләткә бүленсә дә, юридик яктан алар барысы да Чыңгыз хан улуслары булып саналган.

Хан хозурында, аңа буйсынган, ләкин ил белән идарә итүдә зур булышлык күрсәткән диван булган. Аңа ханның ир туганнары, уллары — ханзадәләр, шулай ук эре җир биләүчеләр, иң зур дин әһелләре, атаклы гаскәр башлыклары кергән.

Ә менә хан хөкүмәтенең башлыгы булып вәзир саналган, ул дәүләт казнасына контрольне дә үз кулында тоткан. Диванда тагын битекче, ягъни дәүләт сәркатибе дигән дәрәҗә булган.

Гаскәрне урнаштыру, аны ашату-эчертү һ. б. шундый хуҗалык эшләрен бокавыл башкарган. Аңа хәтта улус әмирләре, ягъни сугыш чыккан очракта төмән булган шәхесләр дә буйсынган. Баш бокавылдан тыш, аерым өлкәләрнең дә бокавыллары булган.

Дин әһелләре түбәндәге дәрәҗәләргә бүленгәннәр: мөфти–бөтен мөселманнарның башлыгы; остаз вазифаларын үтәүче шәех; көн дими, төн дими дога кылучы әүлия җан суфи; шәригать кануннары кушканча эш итүче судья–казый.

Шул ук вакытта гражданлык хокуклары буенча–Чыңгыз ханның «Бөек яса» исемле законнар җыентыгы нигезендә хөкем иткән судьялар да булган, аларны «яргучы» дип атаганнар.

Алтын Урда дәүләтенең сәяси һәм иҗтимагый тормышында баскаклар белән дарухачылар (дарухалар) зур урын тотканнар. Баскаклар хәрби хезмәттә булып, хөкүмәтнең иминлеген саклау вазифасын үтәгәннәр; дарухаларның төп вазифалары исә ясак җыюның барышын күзәтеп тору булган. Ясак җыюда аларга ярдәмчеләре булышкан; боларын битекче дип йөрткәннәр.

Хан ярлыкларыннан безгә тагын күп санлы башка хезмәткәрләр булганлыгы мәгълүм: илче, тамгачы (ил чиген үткән әйберләргә тамга салучы, таможенник), тартанакчы (үлчәүче, салым җыючы), тоткавыл (ил чиген үтүчеләрне тотучы), каравыл, ямчы (почта атлары белән ям чабучы), кошчы (ау лачынын караучы), барсчы, кимәче (көймә, каек йөртүче), базарда торганлар (ягъни базарчылар; шунда тәртип булдыручылар).

Сәясәт

үзгәртү

Алтын Урда ханнары

үзгәртү

Ханнары

үзгәртү

Бәкләрибәкләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Григорьев А. П. «Официальный язык Золотой Орды XIII-XIV вв.//Тюркологический сборник 1977. М, 1981. С.81-89.»
  2. ДОКУМЕНТЫ->ЗОЛОТАЯ ОРДА->ПИСЬМА ЗОЛОТООРДЫНСКИХ ХАНОВ (1393-1477)->ТЕКСТ
  3. «Реформы письменности татарского языка: прошлое и настоящее» Измайлов И. Л., Каримов И. Р. Журнал «Родина». 1999. № 11
  4. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
  5. Урта гасырларда бар төрки халыклар татарлар дип йөртелгән.

Сылтамалар

үзгәртү