Болгар (Спас районы)

Русиядә шәһәр

Болгар (лат. тат. Bolğar, тат. بلغار, рус. Болгар) — Татарстанның көньяк-көнбатышында, Иделнең сул як ярында (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан, район буйсынуындагы шәһәр. Спас районы үзәге (1930). 1991 елга чаклы Куйбышев. Беренче тапкыр Ибн Фадлан кулъязмасында 10 гасырда телгә алынган. X-XII гасырларда Идел Болгары дәүләтенең башкаласы (соңрак Биләр), Идел-Урал буйларында Исламны кабул итү беренче урыны, XIII гасырда Алтын Урданың беренче башкаласы, Алтын Урданы нигез салу урыны.

Болгар
Болгардагы Ак мәчет
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Район Спас районы
Координатлар 54°58'0"тн, 49°2'0"кнч
Беренче телгә алу X гасыр
Мәркәз биеклеге 80 м
Халык саны 8542[1] кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84347

Болгар шәһәрлеге читендә, борынгы һәйкәлләре янында "Болгар" аэродромы урнаша.

Чардаклы тимер юлы станциясеннән төньякка таба 71 км ераклыкта (СемберУфа юнәлеше). Казанга кадәр — 140 км. Мәйдан — 8 км². Халык саны — 8,5 мең кеше (2015). Руслар — 83,4 %, татарлар — 12,9 %, чуашлар — 2,1 % (1989). Азык-төлек ширкәтләре, тегү фабрикасы бар.

Тарих үзгәртү

Борынгы Болгарны нигез салу вакыты төгәл ачыкланмаган, Бөек Болгар иле таркалганнан соң Кубрат хан улы Котраг җитәкләгән болгарлар Идел буйларында VII-VIII гасырда килеп җиткән, болгарларда дәүләтчелек тәҗрибәсе булган инде һәм фаразлавынча нәкъ VII-VIII гасырда салынган. X гасырда Болгарда килгән Ибн Фадлан шәһәрдә өч төрки кабилә — болгарлар, ишкилләр, барсиллар яшәгәнен белдерә. 922 елда Идел Болгары илбашы Алмыш җитәкчелегендә Болгар шәһәре халкы Ислам динен кабул итә.

1236 елда Бату хан җитәкләгән татар-монгол гаскәре Болгар шәһәрен басып ала, Көнбатыш явыннан кайтканда Бату хан Болгар шәһәрен басып алынган бар җирләрнең башкаласы итеп сайлаган, нәкъ анда яңа дәүләт Алтын Урда нигез салынган. Соңрак Бату хан дәүләт башкаласын далаларга якынрак, көньякта күчерә һәм Сарай-Бату шәһәргә нигез сала.

Алтын Урдада чуалышлар вакытында Болгар шәһәре Аксак Тимер, соңрак ушкуйниклар тарафыннан басып талана. XV гасырда бик җимерелә һәм үз йогынтысын югалта, ил үзәге Казанга күчерелә.

Заманча Болгар тарихы Болгарлар авылыннан башлана. Революциягә кадәр Казан губернасының Спас өязе эчендә булган, советлар вакытында — ТАССР Куйбышев районында. Куйбышев сусаклагычы төзү вакытында Куйбышев шәһәре су астында калды. Шәһәр халкы һәм хакимияте 19531956 елларында Болгарлар авылына күчте. 1957 елда авылга Куйбышев исеме бирделәр һәм ул ТАССР Куйбышев районының үзәге булып чыкты. 1991 елда шәһәргә Болгар исеме бирделәр. 2010 елда шәһәрдә туристик үзәк төзү башланды.

Район үзәгеннән көнчыгышта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы урнашкан. XXII гасырларда биредә Идел-Чулмандагы Болгар дәүләте башкаласы урнаша. Болгар янында мәчетләр, мавзолейлар, мунчалар сакланган. Биредә торак, һөнәрчелек, сәүдә кварталлары да булган.

Истәлекләр үзгәртү

  • Болгар шәһәрлеге:
    • Җәмигъ мәчете
    • Зур манара (заманча корылма)
    • Көнчыгыш төрбә
    • Төньяк төрбә
    • Кече манара
    • Ак пулат
    • Кара пулат
    • Хан мунчасы
    • Хан төрбәсе
    • Кече шәһәрчек
    • Габдрахман коесы
    • Рабига күле
    • Дөньядан күчү чиркәве (1732), хәзерге вакытта — тарихи-археология музее
    • Ак мәчет
    • Икмәк музее
    • Һөнәрчелек музее

Галерея үзгәртү


Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү