Татар әлифбасы

татар теленең язылышында кулланыла торган әлифба
(Татар теленең латин әлифбасы битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Татар әлифбасы (tat. lat. Tatar älifbası(үле сылтама)) — татар теленең язылышында кулланыла торган әлифба. Татарлар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 19281939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица вә Румыниядә 1956 елда соң латин әлифбасы.

Арчада 2015 елда Татар әлифбасына һәйкәл ачылды
37 тапкыр дөнья күргән «Әлифба». Авторлар: Р. Вәлитова, С. Вагыйзов. Рәссамы — И. Язынин

Татар әлифбасы нигезендә борынгы һәм гаять бай әдәби мирас тупланган. Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII гасырда иске татар телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан.

Латин графикасында чыккан «Әлифба». Авторлар: Р. Вәлитова, С. Вагыйзов

.

1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Россиядә ел саен якынча 20 исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100 дән артык). Илдә руслардан кала татарлар төсле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.

XIX гасырның икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа — бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү мөһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[1].

Туран язулары һәм имләсе

үзгәртү

Әзһәр Мөхәммәдиев фикере белән идел буе һәм идел-кама төбәгендә безнең эрага кадәр 1 меңеллыгында табылган савыт-саба чокырларында һәм акчаларда табылган язуларын туран халкына бәйлиләр. Туран халкы хәзерге урта азия һәм көнбатыш төркистан җирләрен биләгән. Аларны туран дип җир исеме белән атыйлар. Күпчелек вакытта туранны төрк халкы дип атыйлар, әмма ошбу фикергә капма каршы фикер бар. Капма каршы фикер туран язуларын Хәрәзем, Парфя(Парды/барды) һәм кушан дәүләтләренә бәйли. Менә шул вакытта Хәрәзем, Парфя(Парды/барды) һәм кушан дәүләтләре үз җирләренә Төньяк Һиндустаннан алып Идел буйларына кадәр җирләр буйсынган.[2]

Әзһәр Мөхәммәдиев фикере буенча Рун имләсе туран имләсенең соңгы исдары.

Рун язуы

үзгәртү

Орхон әлифбасы

үзгәртү
  Төп мәкалә: Орхон әлифбасы
 
 

Уң якта: 1907 елда Кытайның Дуньхуан (ингл.) җирлегендәге (бүгенге Ганьсу провинциясе) Могао мәгәрәлере (ингл.)комплексына кергән Китапханә мәгәрәсендә табылып, бүген   Лондонның Британ китапханәсендә (ингл.) сакланучы бердәнбер кәгазь документ — VIII-IX гасырларга караган дип исәпләнүче 104 битле Билгеләр китабы (ингл.).

Сул якта:   Монголияның Орхон елгасы үзәнлегендә (ингл.) табылган .Татарларны искә алучы беренче тарихи документ — VIII гасыр башында ясалган Билге ханга куелган һәйкәлташындагы (рус.) язу — отуз татар токуз татар буларак яза. Иң борынгы язулар (күбесенчә һәйкәлташлар) VI-VIII гасырда яшәгән Көнчыгыш Төрки каһанлыгы дәүләте заманына карый. Сүзләр уңнан сулга языла иде.

Орхон-Енисей рун әлифбасы
Кулланышы Хәрефләр Трансляция һәм транскрипция
сузыклар   A /a/, /e/
  I /ɯ/, /i/, /j/
  O /u/, /o/, /w/
  U /ø/, /y/, /w/
тартыклар берләшүче
(¹) — арткы,
(²) — алгы
сузыклар белән
    /b/ /b/
    /d/ /d/
    /g/ /g/
    /l/ /l/
    /n/ /n/
    /r/ /r/
    /s/ /s/
    /t/ /t/
    /j/ /j/
бары (¹) — Q
бары (²) — K
    Q /q/ K /k/
теләсә нинди
сузыклар белән
  /ʧ/
  -M /m/
  -P /p/
  /ʃ/
  -Z /z/
  -NG /ŋ/
берләшкән + сузык   IÇ, ÇI, Ç /iʧ/, /ʧi/, /ʧ/
  IQ, QI, Q /ɯq/, /qɯ/, /q/
    OQ, UQ,
QO, QU, Q
/oq/, /uq/,
/qo/, /qu/, /q/
ÖK, ÜK,
KÖ, KÜ, K
/øk/, /yk/,
/kø/, /ky/, /k/
+ тартык   -NÇ /nʧ/
  -NY /ɲ/
  -LT /lt/, /ld/
  -NT /nt/, /nd/
сүзләр бүлү симболы   юк
(-) — сүз ахырында әле

Болгар әлифбасы

үзгәртү
  Төп мәкалә: Болгар руннары

VIX гасырларда борынгы болгарлар яшәгән дәүләтләрдә (  Бөек Болгар,   Дунай буе Болгары,   Идел буе Болгары һәм Хәзәр каһанлыгы) кулланылган рун язуында сүзләр, орхон язуларыннан аермалы буларак, сулдан уңга языла иде.

X гасыр   Болгариядә кириллица белән параллель кулланылышта була.

Түбәндә китерелгән таблицада   Болгария фәннәр академиясенең (болг.) өлкән фәнни хезмәткәре Петер Добрев (болг.) туплаган борынгы болгарларның руннарын күрсәтә.

 

Гарәп әлифбасы нигезендә

үзгәртү

Иске имлә кагыйдәләре

үзгәртү
  Төп мәкалә: Иске имлә
آ ا ب پ ت ث ج چ
ح خ د ذ ر ز ژ س
ش ص ض ط ظ ع غ ف
ق ك گ ڭ ل م ن ه
و ۋ ی

Гарәп телендә булмаган авазлар өчен өстәмә хәрефләр кулланылган :

  • п, ч, ж, г
گ ژ چ پ
  • ң һәм в
ۋ ڭ

Тукайның «Китап» шигъренең асыл нөсхәсе[3](«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»ннән)[4]:

کتاب

،هیچده کوڭلم آچلماسلق اچم پوشسه

،اوز اوزمنی کوره‌لمیچه روحم توشسه

جفا چیکسه‌م، جوده‌ب بتسه‌م بو باشمنی

،قویالمیچه جانغه جلی هیچ بر توشکه

،حسرت صوڭره حسرت کیلب آلماش، آلماش

،کوڭلسز اوی بله‌ن تمام ئه‌یله‌نسه باش

کوزلرمده کیببده جیتمگان بولسه

.حاضرگنه صغلوب، صغلوب جلاغان یاش

شول وقتده مین قولیمه کتاب آلام

آنڭ ایزگی صحیفه‌لرن آقتارام

.راحتله‌نوب کیته شونده جانم، ته‌نم

.شوندنغنه دردلريمه درمان طابام

،اوقوب بارغان هربر یولم، هربر سوزم

بولا مینم یول کورسه‌تکوچی یولدزم

سویمی باشلیم بو دنیانڭ واقلقلرن

.آچیلا‌در، نورلانا‌در کوڭلم، کوزم

جیڭلله‌نه‌م، معصومله‌نه‌م مین شول چاقده

رحمت ئه‌یته‌م اوقوغانم شول کتابقه

،اشانچم آرطه‌ مینم اوز اوزیمه

.امید برلن قاری باشلیم بولاچقغه

«Үз үземә»:

اوز اوزیمه

،تلیم بولورغه مین انسان علی

.تلی کوڭلم تعالی بالتوالی

کوڭلم برلن سویه‌م بختن تاتارنڭ

کوررگه جانلیلق وقتن تاتارنڭ

.تاتار بختی اوچون مین جان آتارمن

.تاتار بیت مین اوزمده چن تاتارمن

،حسابسز کوب مینم ملتکه وعده م

.قرلماسمی واوی، والله اعلم

Яңа имлә кагыйдәләре

үзгәртү
Төп мәкалә: Яңа Имлә

Яңа имлә 19201927 елларда гарәп графикасы нигезендә кулланылган татар алфавиты. 1927 елда Яңалиф белән алыштырыла.

ئا ﺋﻪ پ ب ت ج چ ح
د ر ز ژ س ش ع ف
ق ك گ ڭ ل م ن و
ۋ ی ئو ئوُ ئ

Иске Уйгур язуында

үзгәртү
Төп мәкалә: Иске Уйгур язуы

Иске Уйгур язуы татарлар яшәгән Хәрәзем-Идел буйларында X-XIV гасырларда киң тарала. Татар әдәбиятында XIV гасыр шагыйре Хәрәзминең "Мөбәббәтнәмә" дастаны Иске Уйгур язуында язылган. Шулай Ук Йосыф Баласагуның "Котадгу белег"е Уйгур язуында язылган.[5]

 

Латин әлифбасы нигезендә

үзгәртү

Яңалиф

үзгәртү
  Төп мәкалә: Яңалиф
A a B ʙ C c Ç ç D d E e Ə ə F f
G g Ƣ ƣ H h I i J j K k L l M m
N n Ꞑ ꞑ


O o Ɵ ɵ P p Q q R r S s
Ș ș T t U u V v X x Y y Z z Ƶ ƶ
Ь ь

Яңалиф-2

үзгәртү

Яңа татар латин әлифбасы «Яңалиф-2» дип атала [6][7](1920—30нчы елларда кабул ителгән «Яңалиф» дигән әлифбага нигезләнеп).

Ул Татарстан Республикасының №232 нче кануны нигезендә 1999 елның 15 сентябрендә кабул ителә. Ләкин Россия Федерациясенең Конституцион мәхкәмәсе №16-П кануны нигезендә әлифбаны 2004 елның 16 ноябрендә канунсыз дип таный.

Яңалиф-2:

 
«Койрыклы» N n хәрефе
A a Ə ə B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q
L l M m N n Ꞑ ꞑ O o Ɵ ɵ P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z

Элек Уникодта «койрыклы» N  n юк иде, шуңа санакларда аңа охшаш Ŋ ŋ (latin letter eng) хәрефе кулланылды.  N n «койрыклы» Юникодка 6.0 A790 и A791 позициясендә кертелә (latin capital letter n with descender, latin small letter n with descender).

"Яңалиф-2"не компьютерда кулланганда Ə Ɵ Ꞑ хәрефләре урынына Ä (уникодта C4), Ö (уникодта D6), Ñ (уникодта D1) кулланылырга тиеш була[8][9].

Заманалиф

үзгәртү
  Төп мәкалә: Заманалиф

Заманалиф — Үзәк Европа шрифтлары нигезендә ясалган әлифбасы, Ə, Ɵ, койрыклы N хәрефләре күп шрифтларда юклык аркасыннан Ä, Ö, Ñ тәкъдим ителгән. Моннан тыш Заманалифта нечкә "i" авазына каты ише — аерым хәреф "í" (ıy=ый) өстәлә. Шулай итеп, тулы сузык сингармонизмы булдырыла:

  • a — ä
  • o — ö
  • u — ü
  • ı — e
  • i — í

Заманалиф-1 әлифбасы

А а Ä ä B b C c Ç ç D d Е е F f G g Ğ ğ H h
I ı İ i Í í J j K k L l М m N n Ñ ñ О о Ö ö
P p Q q R r S s Ş ş Т t U u Ü ü V v X x Y y
Z z

Заманалиф-2

үзгәртү

Заманалиф-1 әлифбасының яхшы ягы — барлык хәрефләр күпчелек шрифтларда бар. Ләкин i авазына каты пары í хәрефен булдыру татар теленең зур лингвистик үзгәрешенә китерергә тиеш, фактик рәвештә яңа хәреф кертелә һәм барлык сүзлекләр шактый үзгәрергә тиеш булыр: икътисад — íqtísad, инкыйлаб — ínqílab, ихлас — íxlas, илһам — ílham һ.б., әлбәттә, бу әлифба татар теле өчен чын инкыйлабка әверелер. Шуңа күрә Татарстан Фәннәр Академиясе í хәрефен кертүдән баш тартырга карар итә һәм 2012 елда Татарстан парламенты í хәрефсез Заманалиф сыман әлифбаны кабул итә, бу рәсми расланган татар әлифбасы (2012) Заманалиф-2 дип йөртелә.

Рәсми матбугатта нәкъ Заманалиф-2 кулланыла: Интертат 2012 елның 13 декабрь көнендә архивланган., Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең Гәҗит, ТRT. Татар Википедиясенең кагыйдәләре буенча тик Заманалиф-2 кулланыла, элек Заманалиф-1 имләсендә язылган мәкаләләр Замалиф-2 кә күчерелә. Заманалиф-2 Уртак төрки әлифбага охшаган.

A a Ä ä B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q
L l M m N n Ñ ñ O o Ö ö P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z

Дифтонг имләсе

үзгәртү

Дифтонг имләсе яки Диалиф — дифтонг принцибында нигезләнгән татар латин имләсе. Дифтонг — ике хәреф бер авазны билгели, татар махсус авазлары: ә, ө, ү, ы, ң, гъ(ğ), ш, ч, ый Диалифта дифтонг белән гади инглиз латиницада билгеләнә.

Диалиф

үзгәртү

Яңалиф-2 кабул иткәнче Алман телендә Умляут хәрефләре ä=ae,ö=oe,ü=ue язуын татар теле өчен тәкъдим ителә иде:

ә=ae ө=oe ү=ue ы=ee ый=ei

һәм инглиз телендә шикелле һәм аналогиясендә "һ" хәрефе кулланып:

ч=ch ш=sh гъ(ğ)=gh ң=nh

Сузык сингармонизмы (каты-нечкә): a-ae o-oe u-ue ee-e ei-i

Махсус дифтонг кагыйдәсе: уы=uwee , үе=uewe (бер мәгънәлек өчен): баруы-baruwee , килүе-kiluewe , куык-quweeq

күрми-kuermi, бармый-barmei, һөҗүмче-hoecuemche, әнкәй-aenkaey, сабыем-sabeieem, киңәш-kinhaesh, гаскәр-ghaeskaer

Бу Дифтонг имләсе Сәгыйть Рәмиев тәкъдим ителгән әлифбасы белән охшашлыгы бар. Диалиф гади латин клавиатурасында нигезләнә, бернинди өстәмә хәрефләре таләп итмәде, ләкин бердәм Төрек әлифбасыннан ерак булганлыктан, аннан рәсми рәвештә баш тартты, әмма санак технологияләрендә Диалиф кулланыла.

Диалиф-2

үзгәртү

Татар телендә ж-j хәрефе (Диалиф юрамасы буенча) сирәк кулланыла, шуңа күрә Пәрәвездә кайчакта Диалиф-2 файдалана. Диалиф-2 нигезендә Диалиф тора, ләкин Диалиф-2 юрамасында j-латин хәрефе ешрак кулланыла.

Диалиф-2 буенча:

  • ы-y, й-j, ү-uu

Мәсәлән: jyl-ел, jyraq-ерак, kuup-күп, kuugaerchen-күгәрчен, bardynh-бардың ,

  • ж хәрефе өчен: ж-zh, зһ-z'h : zhurnalist-журналист, Aez'harov — Әзһаров

Башка аермасы Диалифтан юк.

Кимчелекләр: 1) туу, куу сүзләренә Диалиф-2 буенча tuu, quu — дөрес түгел кү, тү туры килә, шуңа күрә шул очракта tuwu-туу, quwu-куу язырга кирәк. 2) рәсми әлифба буенча y хәрефе урынына j кулланышы кайбер буталышны тудыра, ләкин тәҗрибәле, белемле кулланучыларда түгел.

Яхшы як: 1) ы-ee, й-y урынына ы-y, й-j кулланганда сүзләр кыскарак языла һәм бөтен инглиз төзмәсе ( j хәрефе белән) актив кулланыла 2) көнбатыш транскрипциядә ы-y тәңгәллеге еш кулланыла.

Диалифнең (ике төренең) һичшиксез яхшылыгы — һәрбер санакта татар телендә язу һәм рәсми әлифбага күчерү мөмкинлеге.

Иналиф

үзгәртү

Гади латин клавиатурасы куллану өчен Иналиф (Интернет әлифбасы) 2002 елда килеп чыкты. Бу имлә дифтонг әлифбасы тәҗрибәсе күзгә тотып санак белгечләре тарафыннан эшләнгән [чыганагы?]. Апостроф ' билгесе кулланып татар хәрефләре билгеләнә:

ә=a' ө=o' ү=u' ы=i' ый=i'y

һәм инглиз телендә шикелле хәрефе кулланып: ч=ch ш=sh гъ(ğ)=gh ң=n'

Язу мисалы:

Diftong imlaese Inalif Yaꞑalif-2 Хäzerge Latin imläse Кирил имләсе
Barleeq keshelaer dae azat haem uez abruylaree haem xoquqlaree yagheennan tinh buleep tualar. Alargha aqeel haem woecdan birelgaen haem ber-bersenae qarata tughannarcha moenasaebaettae buleergha tieshlaer. Barli'q keshela'r da' azat ha'm u'z abruylari' ha'm xoquqlari' yaghi'nnan tin' buli'p tualar. Alargha aqi'l ha'm wo'cdan birelga'n ha'm ber-bersena' qarata tughannarcha mo'nasa'ba'tta' buli'rgha tieshla'r. Barlıq keşelər də azat həm üz abruyları həm xoquqları yağınnan tiꞑ bulıp tualar. Alarğa aqıl həm wɵcdan birelgən həm ber-bersenə qarata tuğannarça mɵnasəbəttə bulırğa tieşlər. Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.

Иналиф нигезендә Татар Онлайн Сүзлеге 2013 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган. ясалган. Дифтонг һәм аеруча Иналиф имләсе — техник әлифбалары булып торалар, гади латин клавиатурасында нигезләнгән Дифтонг һәм Иналиф имләсе компьютер технологияләрендә киң кулланып була (Эзләү, операцион системалары, SQL, Perl, PHP, Oracle санак телләрендә, һәр яңа гаҗетләрдә).

Румыниядә әлифба

үзгәртү
 
Румыниядә кулланылучы татар латин әлифбасы

Румыниядә татарлар латин әлифбасы куллана, 1956 елдан башлап латин әлифбасы рәсми булып тора.[10][11]
A a, Á á, B b, Č č/Ç ç, D d, E e, F f, G g, Ğ ğ/C c, H h, I i, Í í/Ĭ ĭ, Î î/I ı, J j, K k, L l, M m, N n, Ñ ñ, O o, Ó ó/Ö ö, P p, R r, S s, Ș ș, T t, Ț ț/Ts ts, U u, Ú ú/Ü ü, V v, W w, Y y, Z z

Татар әлифбалары

үзгәртү
Татар әлифбалары
Jaꞑalif Иске имлә Яңа имлә
Хәзерге
гарәп
әлифбасы
Дифтонг
имләсе
Иналиф Яңалиф-2 Хәзерге
латин
әлифбасы (Заманалиф-2)
Кирилл язуы
нигезендәге
татар
әлифбасы
1 A a ا ,آ A a A a A a A a А а
2 B ʙ ب B b B b B b B b Б б
3 C c چ Ch ch Ch ch Ç ç Ç ç Ч ч
4 Ç ç ج C c C c C c C c Җ җ
5 D d د D d D d D d D d Д д
6 E e ي E e E e E e E e Е е (э)
7 Ə ə ا ,ه ﺋﻪ Ae ae A' a' Ә ә Ä ä Ә ә
8 F f ف F f F f F f F f Ф ф
9 G g گ G g G g G g G g Г г (гь)
10 Ƣ ƣ ع ,غ Gh gh Gh gh Ğ ğ Ğ ğ Г г (гъ)
11 H h ه H h H h H h H h Һ һ
12 I i ي ئی I i I i İ i İ i И и
13 J j ي Y y Y y Y y Y y Й й
14 K k K k K k K k K k К к (кь)
15 L l ل L l L l L l L l Л л
16 M m م M m M m M m M m М м
17 N n ن N n N n N n N n Н н
18 Ꞑ ꞑ نک ,ڭ Nh nh N' n' Ꞑ ꞑ Ñ ñ Ң ң
19 O o و ﯰ, O o O o O o O o О о
20 Ɵ ɵ و Oe oe O' o' Ө ө Ö ö Ө ө
21 P p پ P p P p P p P p П п
22 Q q ق Q q Q q Q q Q q К к (къ)
23 R r R r R r R r R r Р р
24 S s S s S s S s S s С с
25 Ş ş ش Sh sh Sh sh Ş ş Ş ş Ш ш
26 T t ت T t T t T t T t Т т
27 U u و ﯮ, U u U u U u U u У у
28 V v و W w W w W w W w В в (в, у)
29 X x خ ,ﺡ X x X x X x X x Х х
30 У y و Ue ue U' u' Ü ü Ü ü Ү ү
31 Z z ز Z z Z z Z z Z z З з
32 Ƶ ƶ ژ J j J j J j J j Ж ж
33 Ƅ ƅ ي ﺋ, Ee ee I' i' I ı I ı Ы ы
(34.1) ' ء ء ' ' ' ' ъ, ь, э
(34.2) ƅj ? ئی, ei i'y ıy ıy ый

Латин әлифбасы 2012

үзгәртү

2012 елның 24 декабрендә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итте. 2012 елгы татар латин әлифбасы í хәрефсез Заманалиф була, шуңа күрә Заманалиф-2 дип йөртелә.

 
Татар телендә кирил хәрефләренең латин һәм гарәп графикасында язылышы (канунга кушымта): (*) Татар телендә "в" хәрефе ике авазны белдерә: тарихи татар сүзләрендә "w", ә алынма сүзләрдә "в" авазы кулланыла. (**) Татар телендә "г" һәм "к" хәрефләре ике төрле авазны белдерү өчен кулланыла: йомшак "г", "к" һәм калын "гъ", "къ". Латин һәм гарәп графикасында һәр аваз өчен дә аерым хәреф кулланыла.

Кирилл әлифбасы нигезендә

үзгәртү
Төп мәкалә: Кирилл графикасы

Ильминский алфавиты

үзгәртү

XVIII — XIX гасырларда кирилл хәрефләре белән Чуаш һәм Татар язма чиркәү телен булдыра башлыйлар. Н.И. Ильминский миссионер, библиист һәм шәрыкъ өйрәнүче татарлар һәм Чуашлар өчен инде XIX гасырда рәтләнгән Керәшен әлифбасын булдырган.[2] Ошбу әлифба кирилл графикасының башлангыч варианты булып тора.[12] Үзенең Татар теленең камиллеген артыру өчен Казанның Иске татар бистәсе мәдрәсәсендә дәресләргә йөргән.[13] Әмма ошбу әлифбалар киң кулланмаган татар халкында.

А а Ӓ ӓ Б б (В в) Г г Д д Е е Ё ё Ж ж З з
И и Й й К к Л л М м Н н Ҥ ҥ О о Ӧ ӧ П п
Р р С с Т т У у Ӱ ӱ (Ф ф) (Х х) (Ц ц) Ч ч Ш ш
(Щ щ) (Ъ ъ) Ы ы (Ь ь) Э э Ю ю Я я

М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов орфографиясе

үзгәртү

Й. Сталин боерыгы буенча бердәм совет халкын булдыру уңаеннан БөтенРүссия Комунистлар(большевиклар) фиркасе Җыенында(Съездында) "алфавит Октября"(ЯңаӘлиф) урынына бөтен халыкларны урыс графикасына күчүен тәләб итте. Августның 1938 елда беренче Кирил графикасында галимебез М. Файзулинның беренче орфография кагыйдәләре дөнья күрде. Ошбу орфография проблемаларын чишелеше 1943 елга кадәр дәвам итте. Әммә күбесе кире кагылды.[2]

М. Корбангалиев өстәргә тәкъдим иткән хәрефләр
Хәрефе Ә Ө Ү Җ Ң Һ
1941 елгы орфография буенча язылышы Канәгать Өстенә Үрнәк Җәмгыять Юлчыларның һәм

Ш. Рамазанов һәм Корбангалиев [w] авазын киләсе юллар белән тәкъдим итте:

[w] авазының орфография осуллары
Хәзерге орфография М. Корбангалиев Ш. Рамазанов
Вакыт Уакыт Вакыт
Тавы Тауы Тавы
Тау Тау Тау
Дәү, дәве Дәү, Дәүе Дәү, Дәве

Ғ, Қ, Ԝ Проблемасы

үзгәртү
Төп мәкалә: Ғ, Қ, Ԝ Проблемасы

Күп кенә төрки халыклар Калын Гъ, Къ һәм W хәрефләрен кабул иткәч татар теле өчен кабул ителмәде.[2] Татар җәмгыятендә канәгатьсезлек тудырды кабул ителгән орфография кагыйдәләре. 1955 елда ИЯЛИда хакимияттә коммисия җиела Татар әлифбасын һәм орфографиясен камиләштерү турында. Камилләштерү дискуссияләре 1960 елга кадәр давам итә.[2]

1989 елда ТАССР югары советы боерык чыгага алфавитка һәм орфографиягә Ғ, Қ, Ў хәрефләрен өстәр өчен

Хәзерге заманда кулланышта булган әлифба

үзгәртү

1939 елның 5 маенда ТАССР Югары Шурасы Президиумы татар язуын латин алфавитыннан рус графикасы нигезендә төзелгән алфавитка күчерү турында Указ чыгара.

2012 елның 24 декабрендә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итте. Бу канун кирил, латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә: төп мәкалә — Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны

Кирил әлифбасы

А а Ә ә Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ж ж Җ җ З з И и Й й К к Л л М м
Н н Ң ң О о Ө ө П п Р р С с Т т
У у Ү ү Ф ф Х х Һ һ Ц ц Ч ч Ш ш
Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я

Латин әлифбасы:

A a Ä ä B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q
L l M m N n Ñ ñ O o Ö ö P p R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x
Y y Z z '

Гарәп әлифбасы:

ﺋﺎ ﺋﻪ ب ئ ف
ع ئِ ق
ل م ن ڭ ِﺋوُ ﺋوُ
ش ِﺋو ﺋو ۋ و

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча татар телендә өч әлифба кулланып була. Киләсе текст мисал өчен Гарәп, Латин һәм Кирил әлифбасында язылган:

ﻋﻪﺭﻪﭗ ﺋﻳﻣﻟﻪﺳئ Latin imläse Кирил имләсе
ﺒﺎﺭﻟﺌِق ﻛﺌﺷﺌﻟﻪﺭ ﺩﻪ ﺋﺎﺯﺎﺖ ﻫﻪم ﺋوﺯ ﺋﺎﺒﺭِوﻴﻟﺎﺭئِ ﻫﻪم ﺣِوُﻘِوﻘﻟﺎﺭئِ ﯾﺎﻌﺌِﻧﻧﺎن ﺗﻳڭ ﺒِوﻟﺌِﭗ ﺗِوﺎﻟﺎﺭ. ﺋﺎﻟﺎﺭﻌﺎ ﺋﺎﻘﺌِل ﻫﻪم ووُﺟﺩﺎن ﺒﻳﺭﺌﻟﮔﻪن ﻫﻪم ﺒﺌﺭ-ﺒﺌﺭﺳﺌﻧﻪ ﻗﺎﺭﺎﺗﺎ ﺗِوﻌﺎﻧﻧﺎﺭﭼﺎ ﻣوُﻧﺎﺳﻪﺒﻪﺗﺗﻪ ﺒِوﻟﺌِﺭﻌﺎ ﺗﻳﺌﺷﻟﻪﺭ. Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Исхаков Д.М., Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.
  3. https://edebiyatatar.blogspot.com/2019/02/tuqay.html
  4. https://drive.google.com/file/d/1cu7brlCCrFQ7oLIDE5fdIpyBgPM7N_eD/view
  5. Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты. Казан "Иман" 2017ел. 183бит.
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-11-25 
  7. http://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/17370
  8. Unicode кодларын карагыз: Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 27 сентября 2000 г. N 695 "О стандартах кодировки символов татарского алфавита на основе латинской графики и базовых программах для компьютерных применений"
  9. Unicode кодларын карагыз: Tatarstan Cömhüriäte Ministerlär Bülmäseneñ Qararı, 27.09.2000 № 625 Latın yazuı asılında tözelgän Tatar älifbasındağı xäreflärne sanaqta qullanu standartları turında.
  10. Литература крымских татар в румынской эмиграции: история становления и развития. әлеге чыганактан 2020-02-01 архивланды. 2023-03-16 тикшерелгән.
  11. Romanian Tatar language communicationin the multicultural space. әлеге чыганактан 2020-02-01 архивланды. 2023-03-16 тикшерелгән.
  12. Курбатов Х. Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы Казан 1999.-С. 109
  13. Сабирзянов Г. С. Ильминский Николай Иванович // Татарская энциклопедия : В 5 т. / гл. ред. М. Х. Хасанов, ответ. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Ин-т Тат. энциклопедии АН РТ, 2005. — Т. 2. — С. 557.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү