Көнчыгыш Төрки каһанлыгы

Көнчыгыш Төрки каһанлыгы - Урта Азиядагы, Кытай империясе җирләре янәшәсендәге төрки дәүләт. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый алган, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып калган. VII йөз азагында төркиләр Кытайга каршы зур күтәрелеш оештырганнар, һәм каһанлык үз куәтен кабат ныгыткан. VII йөз азагында һәм VIII йөз башында дәүләтнең чикләре шактый киңәйгән, Көнбатыш каһанлыкның көнчыгыш төбәкләренә кадәр барып җиткән. Әмма Кытай белән, бу юлы инде Тан династиясе империясе белән, үзара мөнәсәбәтләр яңадан киеренкеләнгән. VIII йөзнең 30 нчы елларында булып үткән каты бәрелешләрдә каханлык үз иреген кабат саклап калган. Бу сугышларда Билге кахан (ул 716—734 елларда идарә иткән) һәм бигрәк тә аның энесе, урта гасырларның атаклы каһарманы, гаскәр башлыгы, ханзадә (принц) Күлтәгин зур хәрби осталык күрсәткәннәр. Көнчыгыш Төрки каханлыгы соңгы кахан Озмыштәгин идарә иткән чорда, 745 нче елда, Уйгыр каханлыгы белән каты сугышта тар-мар ителгән. Каханлыкның борынгы татар һәм угыз гаскәрләреннән торган армиясенең бу бәрелеше хакында уйгыр ханы Муенчурның кабер ташына язылган. Бу истәлектәге мәгълүматларга караганда, әлеге сугыш кырына 30 мең татар чыккан. Ул ерак заманнар өчен бик зур сан бу.

Көнчыгыш Төрки каһанлыгы
Нигезләнү датасы 603
Рәсми тел Борынгы төрки әдәби тел
Башкала Хара-Балгас[d]
Алмаштырылган Икенче Көнчыгыш Төрки каһанлыгы[d]
Алыштырган Төрки каһанлыгы
Гамәлдән чыгу датасы 745
Мәйдан 42 000 000 км²
Харита сурәте
Рәсми дине Шаманлык, Тәңречелек һәм буддизм
 Көнчыгыш Төрки каһанлыгы Викиҗыентыкта
Көнчыгыш Төрки каһанлыгы

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү