Балканда яшәүче, Болгария байрагы Болгарияның төп халкы турында Болгарлар (славяннар) битен карагыз.

Болгарлар
 Болгарлар Викиҗыентыкта
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Көнчыгыш Рим (Византия) тарафлы оппонентларны җиңүче Болгар гаскәриләре, X гасыр.

Болгарлар (шулай ук Булгарлар, Прото-Болгарлар,[1] Һунно-Болгарлар[2]) — VII гасырда Кара диңгез белән Каспий диңгезе тирәсендәге Понтик далаларында, соңрак шулай ук Идел буйларында яшәгән ярым-күчмә халык. Этник яктан болгарлар — үзләренә скифо-сармат (ингл.)[3][4] һәм сармато-алан (ингл.)[5][6] элементларны алган огур телле (ингл.) төркиләр[7][8][9][10][11][12][13][14][15][16][17]. Протоболгарларның мәдәни үзенчәлекләрендә сармат элементлары сарматлашкан төркиләр яки төркиләшкән сарматларга бәйле булулары турында бәхәсләр тулысынча чишелмәгән.[18] Евразия далалары (ингл.) аркылы көнбатышка таба хәрәкәтләре заманында күп башка этник төркемнәрне үзләренә алганнары билгеле.[19][20]

Чыгышлары буенча Әфганстан байрагы Әфганстан һәм Таҗикстан байрагы Таҗикстан җирләреннән булган дип саналучы тарихи халык, бүген Болгария байрагы Болгариядә яшәүче болгарлары (славяннар), Россия байрагы Россия Федерацияседә яшәүче балкарлар, карачайлар, Идел-Урал татарлары һәм чуашларның уртак борынгы бабалары.

Тарихи язуларында мөстәкыйль автохтон этнос буларак б.э.к. II гасыр белән XIII гасыр арасында телгә алыналар, Европа җирләрендә һуннар тарафыннан булдырылган Һун империясенең халыклары арасында яшәүләре билгеле. Телләренең алтай яки көнчыгыш иранлы телләр төркеменә кергәнлеге бәхәсләшә, бүгенге иң якын яшәгән тел — чуаш теле.

800 елда Дунай буе Болгары һәм күршеләре.

Этимология

үзгәртү

Болгар исеме күпчелек дөньякүләм танылган галимнәр тарафыннан төрки фигыль булга ("болгатырга") һәм аныннан чыгарылмасы булгак ("фетнә", "тәртипне бозу") сүздән килә дип уйланыла.[21][22]

Башка гипотеза буенча, исемнәре бел гур (огурларның (ингл.) "биш кланы") төшенчәсенә килеп тоташа.[23]

Булгар этнонимы этимологиясенә ачыклыкны танылган маҗар телче-галим Бернат Мункачи китерә: булгар — «биш огыр»[24][25]. Кытайларның елъязмаларында Булгар исеме 216 елда көньяк хуннуларда яңа «биш канат» сугыш тәртибе кертелүеннән соң кулланылышка керә[26][27].

Беренче телгә алынулары

үзгәртү

Борынгы Болгарлар (яки "протоболгарлар") Кара белән Каспий диңгезләре арасындагы далаларда б.э.к. 2 гасырдан башлап урнаша алулары мөмкин:

Болгарларның барлыгы турында иң борынгы язу — 354 елгы аноним латин телле хронограф (рус.): Кара диңгез һәм Каспий тирәсендә яшәүче халыклар һәм кабиләләр исемлегенең иң төбендә болгарлар (Vulgares) күрсәтелә[32].

Тарихи чыганакларда болгарлар турында соңгырак мәгълүмат Һун империясе таркалуыннан гына пәйда була. Бу вәзгыять болгарлар һуннар дип аталган кабиләләр берләшмәсенә кергән дип уйларга нигез бирә.

Болгарлар һәм һуннар

үзгәртү

ru:Захарий Ритор үзенең «Чиркәү тарихы» хезмәтендә (VI гасыр уртасы) Каспий диңгезе тирәсендә Кавказдан төньяккарак яшәүче барлык кабиләләрне (алар арасына «бургар» дигән кертеп) һуннар дип билгели. Шул ук арада ru:Иордан (историк) болгар һәм һуннарны аера, аларның VI гасыр уртасында урнашуларын шулай тасвирлый (русча):

«Далее за ними [ акацирами ] тянутся над Понтийским морем места расселения булгар, которых весьма прославили несчастья, [совершившиеся] по грехам нашим. А там и гунны, как плодовитейшая поросль из всех самых сильных племен…»[33].

Болгарлар кабиләләре Һуннарның империясе, Византия империясе, аварларның каһанлыгы, төрки чыгышлы хәзәрләрнең Хәзәр каһанлыгы дәүләтләре чикләрендә яши бирә, бер ил зәгыйфьләнә барганда үз башларын күтәреп торалар.

Бөек Болгар

үзгәртү

  Бөек Болгар дәүләтенең нигезләнүе һәм яшәеше 6 гасыр азагында-7 гасыр башында Константинопольда урнашкан   Византия империясе императоры Ираклий I нең (ингл.) сараенда тәрбия алган һәм укыган болгарларның Дуло нәселеннән Кубрат исемле шәхесе, болгарларның башлыгы булгач — аның акыллы сәясәте белән бәйле.

Бөек Болгар 632 елда төзелеп, 668 елда хәзәрләр басымы астында таркала. Башкаласы Фанагориядә урнашкан иде.

Бөек Болгар варислары

үзгәртү

Риваятьтә Кубратның үлеменнән соң балалары арасында бердәмлек булмау сәбәпле ул булдырган мөстәкыйль дәүләте таркала, соңыннан күршедәге төркиләрнең Хәзәр каһанлыгы дәүләтенең басымы астында юкка чыга. Тарихта балалары күп булуы билгеле, ләкин бишесенең генә исемнәре сакланган — Батбай, Котраг, Аспарух, Кубер һәм Әлчек.

  • Кубрат ханның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып калган һәм хәзәрләргә буйсынган. Хәзәр каһанлыгы өлеше буларак, болгарларның бу токымнары 9 гасырда яһүдилекне кабул итәләр. Тора-бара аның җитәкчелегендәге болгарлар, ягъни кубан болгарлары, «кара болгарлар» дип атала башлаганнар. Бүген алар белән хәзерге карачайлар (карачалылар) һәм балкар халыкларын бәйлиләр.
  • Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре—кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылганнар. Болгарларның куәтле сугышчан оешмасы славяннарны да үз эченә алган, һәм алар тиздән, куәтле берлеккә тупланып, Византиянең 50 меңле гаскәрен, ягъни шул чордагы иң зур даими армияне тар-мар иткәннәр. Бу хәл 679 елда булган, ике елдан соң, 681 елда, көнбатышта яңа болгар дәүләте—башкаласы Плиска шәһәре булган Дунай Болгариясе (шулай ук Беренче Болгар патшалыгы буларак билгеле) барлыкка килгән.
  • Котраглар кабиләсеннән Котраг дип йөртелгән өченче улы җитәкчелегендәге төркеме Кубрат үлгәннән соң Дон елгасының уң ярлары тирәсенә күченә, буена китеп, Идел буе Болгары дәүләтенә нигез сала. Ләкин фәндә андый ханзадәнең булмавы, ә котраглар кабиләсе генә яшәве турында да әйтелә. Шуның өстенә, археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстан якларына болгарлар VII гасыр уртасындагы ук килеп чыкмаганнар әле. Азак буенда һәм шул тирә төбәкләрдә калган болгарлар хәзәр кабиләләре союзына кергәннәр һәм алар белән, аерата аланнар белән берлектә, югарыда әйтелгән Салты-Маяк археологик культурасын барлыкка китергәннәр һәм VIII йөз азагына тикле диярлек шунда яшәгәннәр.
  • Әлчек белән Кубер җитәкләгән төркемнәр аварлар яшәгән Паннониягә (үзәк Европа, бүгенге   Хорватия тирәсе) китәләр.

Болгарлар Идел буена күчеп, бу тирәләрдә   Идел буе Болгары дәүләтен 7 гасыр азагында-8 гасыр башында булдырганнары уйланыла. Башта Хәзәр каһанлыгына бәйлелектә яшәгән дәүләт, соңгысының X гасырның 60 нчы елларда юкка чыгу сәбәпле тулы бәйсезлеккә ирешә.

«18. Вниз по реке Волге, древние болгары, наполняли весь уезд Казанский и Сибирский. Сии наиболее язык татарским испортили. Ныне же по принятии крещения весьма их мало остается, ибо многие, не желая креститься, перешли к башкирам и в другие уезды поселились.»[34].

«Потомки болгар, составляющих значительную часть населения Среднего Поволжья, по иронии судьбы называются именем "татары, а их язык "татарским", хотя это не более, чем камуфляж».[35]

Җәмгыять

үзгәртү
 
Протоболгарларның җирләнү урыннары
 
Мадара атлысы (ингл.),   Болгариядa сакланылган болгарлар сәнгәтенең мәшһүр үрнәге, як. 710 ел.

Украина далаларында табылган археологик материал борынгы болгарларның мәдәнияте — ел фасылларына карап үз хайваннары өчен ашау өзләп күчүче Үзәк Азия күчмә халыкларына хас булуын күрсәтә. VII гасырдан башлап исә алар урнаша башлыйлар — үсемлекләр чәчү, тимерчелек, төзүчелек һәм агач эшкәртү һөнәрләрне үзләштерәләр.

Җәмгыять төзелеше

үзгәртү

Болгарларның билгеләнгән клан системалары була, җитәкчелек нәсел буенча тапшырыла. Хәрби аристократия вәкилләре boyil (en:boyar) титулын йөртә. Түбәнрәк хәрби җитәкчеләр титулы — bagain була. Өстәмә буларак, дәрәҗәле затлар кече һәм олы боярларга бүленә. Соңгыларыннан торган Олы Боярлар Шурасы хан җитәкчелегендә җыелып, дәүләт өчен әһәммиятле карарларны кабул иткәннәр. Шундыйларның саннары алты белән ун ике арасында булган — ханнан соң ике иң тәэсирле шәхес (ичиргу бойил һәм кавхан, ягъни вице-хан) кергән. Соңгы ике пост нәсел буенча тапшырылмаган, административ кына булган. Боярлар шулай ук эчке һәм тышкыларга бүленгән, аларның башкала эчендә яки тышында яшәү буенча аерылган дип санала. Ханзадәгә канартикин статусы бирелгән. Болгар дворяннары тарафыннан кулланылган башка түбәрнәк статуслары арасында бойила таркан (ханның икенче улы дип уйланыла), кана бойила колобур (төп рухани), боритаркан (шәһәр башлыгы).

Кискен дәлилләр булмаганы сәбәпле, борынгы болгарларның җитәкчеләре хан титулын кулланганнары юрама дәрәҗәсендә генә кала бирә. Бер очракта болгарлар җитәкчесе Паганны (ингл.) патриарх Никефор (ингл.) үзенең требник язуларының (ингл.) 16 бүлегенең азагында "Καμπαγάνος" (Кампаганос) дип сүзгә ала. Бу чыганакның болгар телле басмасының мөхәррирләре үз аңлатмаларында "Kampaganos" хан Паган дип язганда ясалган хата икәнен билгелиләр.[36][37] Таш язуларында очраган канасубиги сүзне кайбер тарихчылар 'хан' сүзенең архаик формасы кананы үзенә алган төзмә сүз дип уйлыйлар. Канасубиги фразасы өчен тәкъдим ителгән тәрҗемәләр арасында танылган борынгы төрки (ингл.) sü bašiнә параллель буларак 'гаскәр башлыгы' (реконструкцияләнгән төрки фразасы *sü begiнә таяна), һәм соңгы арада, 'Тәңредән (җитәкче)', Һинд-Европалы *su- һәм baga-, ягъни *su-baga (Болгар язуларында еш очраган ὁ ἐκ Θεοῦ ἄρχων, ho ek Theou archonның тиңдәше).[38] Бу титуллар болгарларның христианлыкны кабул итүләренә кадәр дәвам итүе санала.[39] Грек алфавитында һәм соңрак борынгы чиркәү славян телендә (ингл.) булган болгар язулары болгар җитәкчеләрен билгеләгәндә, аларга грек титулы архон яки славян (ингл.) титулы кенәз (ингл.) буенча мөрәҗәгать итәләр.[40]

Политеист

үзгәртү

Гарәп хронисты Аль-Балхи мәгълүматы буенча болгарларның төп илаһы «Эдфу» дип атала иде (русча):

«Интересно, что все народы имеют свое название создателя. Арабы его называют Аллах в единственном числе, а других богов называют Иллах; персы его называют Хормуз, Изед, Яздан. У Заратустры он называется Хормуз, но я также слышал и названия Ход-ехт и Ход-Борехт, что просто означает Тот Самый. Индийцы и народ Синда его называют Шита Вабит и Махадева. Тюркский народ его называет Бир Тенгри, что означает „Бог Единственный“. Христиане Сирии его называют Лаха Раба Куадусса. Евреи его именуют в своем языке Элохим Адонай или Яхия Ашер Яхия. Елохим означает „бог“ на их языке. Я слышал, что булгары называют Создателя именем Эдфу, а когда я их спрашивал, как они называют своего идола, они мне отвечали — Фа. Я также спрашивал коптов, каково их имя создателя. Они отвечали: Ахад Шанак»[41].

Тикшеренүчеләр болгарларның Эдфу'ны (Едфу) Памир белән бәйли — җирле фарсы халыкларының Кояшка биргән исемнәре: ягноблылар — афтоба, пуштуннар — афтаба, шугнанлылар — офтоб, гиляннар — эфтеб, язгулемлар — офтоба, сарикольлар — офтаб. Шулай ук көн уртасындагы кояшка шул районнарда Адху һәм Едх дигәннәр иде.[42] Шулай ук болгарларның Эдфу'ны иранлыларның Ходай һәм осетиннарның ru:Хуцау белән бәйләүче версия яши.[43]

 
Пресиан язуларыннан беренчесе

Дунай буе Болгарының мәҗүси чорына караган грек алфавиты язуларына нигезләнеп, ышанулары монотеист булганына килергә мөмкин, чөнки Болгар монархлары үзләрен "Ходай билгеләгән җитәкчесе" атаган, Ходайны исә барны белүче һәм гадел дип тасвирлыйлар. Бүгенге   Грецияның Филиппи җирлегендә 837 елдан бирле болгар патшасы Пресиан заманында ясалган язуларында:

Берсе гаделлекә ашкынганда, Ходай [аны] күрә. Берсе ялган сөйәгәндә, Ходай [аны] күрә. Болгарлар византиялыларга [ягъни Византия империясе сүзгә алына] күп яхшылык ясаганнар һәм Христианнар [аны] оныткан, ләкин Ходай [барысын] күрә".

Болгарияга караган документларда бу исем аз тапкыр очраган булса да, сүзгә алынган Ходайның төркиләрнең күк иясе Тәңре дип санала. Сирәк очраган документлардан берсе — төрле телләрдә иң югары илаһи көчне билгеләү өчен кулланылган исемнәрне күрсәтүче борынгы төрек документында болгариялылар телендә "Тангра" икәнен күрсәтә.[44] Икенчесе — Мадара тирәсендә табылган таштагы нык бозылган грек язуы мәгънәсен Бешевлиев тарафыннан юравына нигезләнә: "(Канасубиг)и Ому(ртаг, җитәкче (Ходайдан), булды ... һәм (ходай) Тангра'га корбан (китерде) ... (Болгар титуллары дәвам ителә)."[45] Бешевлиев уйлаганынча, Дунай буенда еш очраган руник билгесе ıYı (ягъни     ) — "Тангра" өчен кулланыла, чөнки христианлыкка күчүләреннән соң бу кулланылыш очрамый башлый.

Моннан тыш, "Һуннар патшалыгы" дип киң билгеле булган Төньяк Дагстанда урнашкан Һуннарның башкаласы Вараһан (ягъни Бәләнҗәр/Бәләндҗәр (ингл.), "хәрби баш" [фатир]) халкы Тангри-ханга табына иде (Фарсылар (ингл.) аны en:Aspandiat дип йөрткәннәр)[46]. Рус тарихчысы М.И.Артамонов бу шәһәрнең халкы болгар булганын яза. Культта атларны корбан итү һәм табынуда изге агачларның зур ролен уйнавы белән билгеле.[47]

Д. Димитров болгарлар иранлыларның дини ышанулары элементларын кабул иткәннәрен яза. Вараһандагы культта иран тәэсирләрен күрә, Зәрдөштлек ут гыйбадәтханәләре һәм en:Pliska, en:Preslav, һәм Madaraда урнашкан мәҗүси Болгар табыну урыннарына охшаш җирләре арасында уртаклыкны күрә. Архитектура тарафыннан охшашлыклар – җәйге кояш чыгышына таба юнәлтелгән, эшкәртелгән ташлардан ясалган бер-берсе эченә кертелгән ике квадрат.[48] Шундый урыннарның берсен соңрак христиан чиркәвенә үзгәртелүе, шундый урыннарның элек тә дини функцияләрен үтәгәненә ишарә итүе дип уйланыла.[49]

Руханиләрен болгарлар колобры дип атаганнар. Тикшеренүчеләр бу исемне аналогия буенча эфталито-аварлар белән бәйли, фикерләрен яклаучы византиялы Симокатта биргән мәгълүматны күрсәтәләр (ул руханиләрнең исемнәрен бо-колобры дип күрсәткән).[50]

«…собственно же болгары волжские имели издревле закон браманов, из Индии через купечество принесенный, как и в Персии до принятия махометанства был. И оставшие болгарские народы довольно происхождением души из одного животного в другое удостоверивают»[51].

Монотеизм

үзгәртү
  Төп мәкалә: Болгар руннары

Болгарларның телләре турында бәхәс XX гасыр башыннан дәвам итә. Бүгенге көндәге берничә теорияләр бар, бер караш буенча.[53] Болгар элиталарның хәзәр һәм чуаш телләре кебек үк төрки телләр гаиләсенең огур (ингл.) гаиләлегенә керүче телдә сөйләшкәннәр.[54][55][56][57] Шул ук фикергә Al-Istakhri'ның "...болгарлар теле хәзәрләрнекенә нык охшаш"[58] сүзләренә нигезләнеп алга сөреп була. Бу телләрнең дәүләт теле дәрәҗәсеннән төшүе 893 елда   Дунай буе Болгарының христианлыкны кабул итү нәтиҗәсендә аксөякләрнең акрын славян телгә күчү,[59][60][61] 959 елда Хәзәр каһанлыгының таркалышы һәм аның нәтиҗәсендә   Идел буе Болгарында XI гасырдан башлап (соңрак иске татар теленә нигез салачак) кыпчак асыллы телләрнең киң таралуына һәм җирле халыкның көнкүреш һәм мәдәни тормышларында алдынгы урын алуларына бәйле.[62][63][64][65]

 

VIX гасырларда борынгы болгарларда (  Бөек Болгар, Хәзәр каһанлыгы,   Дунай буе Болгары һәм   Идел буе Болгары) кулланылган рун язуында сүзләр, орхон язмаларыннан аермалы буларак, сулдан уңга языла иде.

Сулдагы таблица   Болгария фәннәр академиясенең (болг.) өлкән фәнни хезмәткәре Петер Добрев (болг.) туплаган борынгы болгарларның руннарын (болг.) күрсәтә.

1990 нче еллар дәвамында Болгарияның фәннәр академиясендә болгар телен иранлы телләр төркеменә (ингл.) бәйләүче гипотеза популяр булды.[66][67][68][69] Тарафдарларның күпчелеге әлегә дә урта хәлнең булуын алга сөрә, ягъни төрки субстратка фарсы тәэсире булганын,[70][71][72] башка болгарияле галимнәр бу "иранлы гипотезага" актив каршылык күрсәтәләр.[73][74]

Этник төзелеш

үзгәртү

Генетик мәгълүмат

үзгәртү

Генетик тикшеренүләр (2002 һәм 2015 ел) буенча чуашларда һәм татарларда R1a-һапплотөркемнәре өлеше тиң диярлек (31,6%, 34,1%), ләкин кельтик-төрки R1b (3,8%, 8,7%), фин-угыр һапплотөркеме N2 (10.1%, 4,8%) һәм балкан һапплотөркеме I (11,4%, 4%) бераз аерылып тора. Нинди һапплотөркемнәр борынгы болгарларга караганнар әлегә билгесез.[75]

Һапплотөркем Татарлар Дунай болгарлары Чуашлар
R1a 34,1 15 31,6
R1b 8,7 11 3,8
N2 4,8 0 10,1
I 4[76], 11,3[77] 20 11,4[76], 7[77]
J2 9,4 11 9,3

[76][77][78]

2003 елда үткәргән чуашларга багышланган чагыштырмалы генетик эзләнүләр нәтиҗәсендә Arnaiz-Villena галимнәр төркеме: болгарларның бүгенге көндәге   Болгария һәм   Чуашстан республикасы җирләренә килүләре нәтиҗәсендә яшәгән җирле халыкларның генетик фоны сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрмәве сәбәпле болгарлар китергән генетик тәэсире түбән булганы күзәтелә дип йомгак ясый.[79]

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Shea, John. The Bulgars, Christianity and Slavic text. p. 57. http://books.google.bg/books?id=JFohARk4i-AC&pg=PA57. 
  2. The Early Medieval Balkans: A Critical Survey from the Sixth to the Late Twelfth Century, John Van Antwerp Fine, Publisher University of Michigan Press, 1991, ISBN 0-472-08149-7, p. 76.
  3. Encyclopaedia Britannica Online
  4. Rasho Rashev, Die Protobulgaren im 5.-7. Jahrhundert, Orbel, Sofia, 2005. (in Bulgarian, German summary)
  5. Istituto italiano per il Medio ed Estremo Oriente, East and west, Vol. 21, 1971, p.214
  6. David Marshall Lang, The Bulgarians: from pagan times to the Ottoman conquest, Westview Press, 1976, p.39
  7. Образуване на българската държава. проф. Петър Петров (Издателство Наука и изкуство, София, 1981)
  8. Образуване на българската народност.проф. Димитър Ангелов (Издателство Наука и изкуство, “Векове”, София, 1971)
  9. Heinz Siegert: Osteuropa – Vom Ursprung bis Moskaus Aufstieg, Panorama der Weltgeschichte, Bd. II, hg. von Dr. Heinrich Pleticha, Gütersloh 1985, p. 46
  10. P. B. Golden An Introduction to the History of the Turkic Peoples. — Wisbaden, 1992. — p.92-104
  11. René Grousset: Die Steppenvölker, München 1970, p. 249
  12. Harald Haarmann: Protobulgaren in: Lexikon der untergegangenen Völker, München 2005, p.225
  13. Sedlar, Jean W. East Central Europe in the Middle Ages, 1000-1500. University of Washington Press, 1994. page 6
  14. Bowersock, G. W. & Grabar, Oleg. Late Antiquity: A Guide to the Postclassical World. Harvard University Press, 1998. page 354
  15. Chadwick, Henry. East and West: The Making of a Rift in the Church : from Apostolic Times. Oxford University Press, 2003. page 109
  16. Reuter, Timothy. The New Cambridge Medieval History. Cambridge University Press, 2000. page 492
  17. Beshevliev, Vesselin. Proto-Bulgarian Epigraphic Monuments. Sofia, 1981. web page
  18. Otto Maenchen-Helfen, The World of the Huns: Studies in Their History and Culture, University of California Press, 1973, p.443
  19. The New Cambridge medieval history, Volume 4, Part 2, Cambridge University Press, 1995, ISBN 0-521-36292-X, p. 229.
  20. http://www.kroraina.com/p_bulgar/p_bulg2a.htm
  21. Bowersock, Glen W. & al. Late Antiquity: a Guide to the Postclassical World, p. 354. Harvard University Press, 1999. ISBN 0-674-51173-5.
  22. Karaty,O. In search of the lost tribe: the origins and making of the Croatian nation, pp 24-26 [1]
  23. Karataty, Osman. In Search of the Lost Tribe: the Origins and Making of the Croatian Nation, p. 28.
  24. Muncacsi. Ethnographia, VI, Budapest, 1945, стр. 280—281
  25. Karataty, Osman. In Search of the Lost Tribe: the Origins and Making of the Croatian Nation [2]
  26. Паркер Е. Г. «Тысяча лет из истории татар», 1894 г.
  27. О. А. Федоров «Некоторые вопросы из истории гунн», 2011г
  28. Dobrev, Petar 2001
  29. Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae(үле сылтама). In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.
  30. Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia 2008 елның 8 апрель көнендә архивланган.. Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment)
  31. Моисей Хоренский. История Армении, кн. II, 9
  32. Chronographus anni 354. Cap. XV. Liber generationis. Monumenta Germaniae Historia. Auctor. Antiquissimi, t. Х1, р. 105.
  33. Иордан, «Гетика», 36
  34. ru:В. Н. Татищев. История Российская. Часть I. Глава 22. Оставшиеся сарматы.
  35. Л.Н.Гумилёв. "Корни нашего родства". Известия, 13.04.1988.
  36. Breviarium of Patriarch Nicephorus, Included in (Bolğarça)Fontes graeci historiae bulgaricae, VI: 305
  37. Mango 1990: English translation of the Breviarium of Patriarch Nicephorus
  38. Stepanov 2003
  39. Sedlar 1994: 46
  40. Manasses Chronicle, Vatican copy of the Bulgarian translation, p. 145
  41. Перевод с болгарского. M. Tahir, Le livre de la creation de el-Balhi. Paris, 1899, v. IV, p. 56: [3]
  42. П. Добрев
  43. К. Рахно «ЭТНИЧЕСКОЕ ПРОИСХОЖДЕНИЕ ПРОТОБОЛГАР»
  44. Beshevliev 1981: ch. 7
  45. Beshevliev 1979 Photograph and transcription of the "Tangra" inscription near Madara 2009 елның 4 май көнендә архивланган. (Bolğarça)
  46. Gmyrya, L. 1995. Hun country at the Caspian Gate: Caspian Dagestan during the epoch of the Great Movement of Peoples. Makhachkala: Dagestan Publishing, pp. 23, 24
  47. Dimitrov 1987
  48. Протобулгары причерноморья
  49. Dimitrov 1987
  50. Иван Танев Иванов «Религия протобулгар»
  51. ru:В. Н. Татищев. История Российская. Часть I. Глава 25. О болгарах и хвалисах, кои у древних аргипеи и исседоны.
  52. en:Bulgars#Religion бүлеген язуга нигез салган чыганаклар, (ингл.)
  53. http://www.csc.kth.se/~dilian/Papers/bulgars.pdfКалып:FullКалып:Self-published inline
  54. Petrov 1981: §A.II.1
  55. Angelov 1971: §II.2
  56. Runciman 1930: §I.1
  57. Siegert 1985: 46
  58. Al-Istakhri translation by Zahoder B. N. "Caspian code of the information about Eastern Europe. Gorgan and Volga area in 9-11 cc", Oriental Literature, Moscow, 1962, p. 238
  59. Toward an Understanding of Europe: A Political Economic Précis of Continental Integration, Alan W. Ertl, Universal-Publishers, 2008, ISBN 1-59942-983-7, p. 436.
  60. Contested Ethnic Identity: The Case of Macedonian Immigrants in Toronto, 1900-1996, Nationalisms Across the Globe, Chris Kostov, Publisher Peter Lang, ISBN 3-0343-0196-0, p. 50.
  61. The poetics of Slavdom: the mythopoeic foundations of Yugoslavia, Zdenko Zlatar, Peter Lang, 2007, ISBN 0-8204-8135-1, pp. 532-533.
  62. Исхаков Д. М., Измайлов И. Л. Этнополитическая история татар в VI — первой четверти XV в. Казань, 2000. — С.36.
  63. Мудрак О. А. Булгарский язык // БРЭ. — Т.4. — М., 2006. — С. 332.
  64. Хакимзянов Ф. С. Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык. М.: Наука, 1987. — С.8.
  65. Булгаро-татарские эпиграфические памятники ТЭС — C.95
  66. Добрев, Петър, 1995. "Езикът на Аспаруховите и Куберовите българи" 1995
  67. Бакалов, Георги. Малко известни факти от историята на древните българи Част 1част 2
  68. Димитров, Божидар, 2005. 12 мита в българската история
  69. Милчева, Христина. Българите са с древно-ирански произход. Научна конференция "Средновековна Рус, Волжка България и северното Черноморие в контекста на руските източни връзки", Казан, Россия, 15.10.2007
  70. Бешевлиев, Веселин. Ирански елементи у първобългарите. Античное Общество, Труды Конференции по изучению проблем античности, стр. 237-247, Издательство "Наука", Москва 1967, АН СССР, Отделение Истории.
  71. Rüdiger Schmitt (Saarbrücken). IRANICA PROTOBULGARICA: Asparuch und Konsorten im Lichte der Iranischen Onomastik. Academie Bulgare des Sciences, Linguistique Balkanique, XXVIII (1985), l, 13-38
  72. Rasho Rashev. On the origin of the Proto-Bulgarians, p. 23-33 in: Studia protobulgarica et mediaevalia europensia. In honour of Prof. V. Beshevliev, Veliko Tarnovo, 1992.
  73. Йорданов, Стефан. Славяни, тюрки и индо-иранци в ранното средновековие: езикови проблеми на българския етногенезис. В: Българистични проучвания. 8. Актуални проблеми на българистиката и славистиката. Седма международна научна сесия. Велико Търново, 22-23 август 2001 г. Велико Търново, 2002, 275-295.
  74. Надпис № 21 от българското златно съкровище “Наги Сент-Миклош”, студия от проф. д-р Иван Калчев Добрев от Сборник с материали от Научна конференция на ВА “Г. С. Раковски”. София, 2005 г.
  75. http://haplogroup.narod.ru/tatar.html Гаплогруппы татар, башкир, чувашей, удмуртов, марийцев, мордвы и народов коми: геном и генетика
  76. 76,0 76,1 76,2 http://haplogroup.narod.ru/tatar.html
  77. 77,0 77,1 77,2 ТРОФИМОВА НАТАЛЬЯ ВАДИМОВНА ИЗМЕНЧИВОСТЬ МИТОХОНДРИАЛЬНОЙ ДНК И Y-ХРОМОСОМЫ В ПОПУЛЯЦИЯХ ВОЛГО-УРАЛЬСКОГО РЕГИОНА
  78. http://haplogroup.narod.ru/russ.html
  79. Arnaiz-Villena et al. Human Biology, Volume 75, Number 3, June 2003, E-ISSN: 1534-6617, HLA Genes in the Chuvashian Population from European Russia: Admixture of Central European and Mediterranean Populations, pp. 375–392.

Чыганаклар

үзгәртү