Э́тнос (грек. ἔθνος), шулай ук этник төркем:

Этнос
Нинди вики-проектка керә Проект:Этнослар[d]
Әфганстан байрагы Әфганстандагы Хиндукуш тауларының (ингл.) көньягы һәм Пакистан байрагы Пакистан Ислам Җөмһүриятендәгы Инд елгасы (ингл.) арасындагы Паштунистан (ингл.) исемле регионда яшәүче Паштун милләтле халкының (ингл.) саны якынча 50 миллион.
Дөньяга беренче тапкыр 1970-нче еллар дәвамында билгеле булган Индонезия байрагы Индонезияның Папуа провинциясендә (ингл.) яшәүче Короваи халкы (ингл.) саны 3000 кеше тирәсе генә булды.

Билгеләмә

үзгәртү

Кешеләрнең берәр этноска караганнарын аларның якын яки ерак уртак туган булган борынгылар (ингл.), охшаш тышкы физик кыяфәте (ингл.), ашлары (ингл.), киенү стилләре (ингл.), бердәм мәдәни мирас, тарих, тел яки диалект, дин, символлары, гореф-гадәтләр (ингл.) яки башка мәдәни факторларның уртаклыгы аркылы билгелиләр. Бер төркемне башка төркемнәрдән уртак этник үзенчәлекләре аркасында аеру процессы, ягъни этник үзбилгеләү үсеше (ингл.), туктамыйча ныгытыла бара.[3][4][5][6][7]


  Нормаль дәүләт булса, анда бер дәүләт теле була, анда бер төп мәдәният була. Шушы мәдәният эчендә яшәүчеләр бер этнос булып чыгалар.[8]
Дамир Исхаков, Тарих фәннәре докторы
ТР ФА'нең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге төп фәнни хезмәткәре[9]
 

Этник чыгыш төшенчәсе кешеләргә үзләрен берәр киңрәк булган төркем белән ассоциацияләргә ярдәм итә алучы әһәмиятле ысул булып тора. Көнбатышның күпсанлы иҗтимагый фәннәр галимнәре, мәсьәлән Фредерик Барт һәм Эрик Вольф кебек антропологлар, этник кемлекне табигый феномен (универсалия) булуын санамый. Алар кешеләрнең үзләрен берәр махсус этник төркемгә кертүләрен үзеннән-үзе түгел, төркемнәр арасындагы үзенчәлекле мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән феномен дип белдерәләр.[10] Шундый идентификацияләүнең барлыкка килүен билгеләүче процесслар этногенез дип атала. Этник төркем вәкилләре, гомумән алганда, чорлар аша мәдәни дәвамлылыгын дәгъвалауларына карамастан, тарихчылар һәм мәдәни антропологлар үткәннәр белән бәйләүче дип саналган күп кыйммәт, гадәт һәм төрле иҗтимагый нормаларның дөрестән алганда чагыштырмача якын арада барлыкка килгәнен яки кабул ителгәнен күрсәткән.[11]

Башка төр иҗтимагый төркемнәрдән аермалы буларак, этник төркемнәр гасырлар белән исәпләнгән озын тарихи чорлар дәвамында үзгәрә. Этногенез дәвамында берничә буын эндогам никахка нигезләнгән уртак борынгы бабалары тирәсендә еш милли мифлар, төркемне башкалардан аеручы үзенчәлекләр тирәсендә этник кемлекләре барлыкка килә.[3][4][5][7][12]

Этносларның иерархик классификациясе

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Ethnicity. Oxford Dictionaries. Oxford University Press. әлеге чыганактан 2013-05-05 архивланды. 7 January 2013 тикшерелгән.
  2. Kerry Ferris and Jill Stein (2012). The Real World. New York: W. W. Norton & Company. 
  3. 3,0 3,1 Camoroff, John L. and Jean Camoroff 2009: Ethnicity Inc.. Chicago: Chicago Press.
  4. 4,0 4,1 . The Invention of Tradition, Sider 1993 Lumbee Indian Histories Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Anderson,» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  5. 5,0 5,1 O'Neil, Dennis. Nature of Ethnicity. Palomar College. әлеге чыганактан 2012-12-05 архивланды. 7 January 2013 тикшерелгән.
  6. Seidner,(1982), Ethnicity, Language, and Power from a Psycholinguistic Perspective, pp. 2-3
  7. 7,0 7,1 Smith 1987 pp.21-22 Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Smith» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  8. Рәмис Латыйпов. Дамир Исхаков: Татарстан галимнәре татарның килеп чыгышы турында үз сүзен әйтергә тиеш. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. әлеге чыганактан 2016-12-17 архивланды. 2016 елның 16 декабрь тикшерелгән.
  9. http://www.tataroved.ru/institut/etnolog/ns11/ (рус.)
  10. Fredrik Barth, ed. 1969 Ethnic Groups and Boundaries: The Social Organization of Cultural Difference; Eric Wolf 1982 Europe and the People Without History p. 381
  11. Hobsbawm and Ranger (1983), The Invention of Tradition, Sider 1993 Lumbee Indian Histories.
  12. Seidner,(1982), Ethnicity, Language, and Power from a Psycholinguistic Perspective, pp. 2–3

Сылтамалар

үзгәртү