Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (кыскартмасы ТР ФА) — Татарстан Республикасының югары дәүләт фәнни оешмасы, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 1991 елның 30 сентябрь көнне имзалаган № УП-138 санлы указы нигезендә барлыкка китерелә. ТР ФА 2015 елга кадәр фәнни-инновацион эшчәнлекне үстерү стратегиясе нигезендә фундаменталь тикшеренүләр алып бара.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе | |
![]() | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 30 сентябрь 1991 |
---|---|
Нигезләүче | Минтимер Шәймиев |
Җитәкче | Мәгъсүм Сәләхов |
Штаб-фатирының урнашуы | Казан, Россия |
Рәсми веб-сайт | antat.ru |
![]() |
ТР ФА беренче президенты буларак Мансур Хәсәнов хезмәт итте, 2006 елдан бу вазыйфаны Әхмәт Мазһаров башкарды. 2014 елның 16 июнь көненнән бирле оешмага элекке Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъсүм Сәләхов җитәкчелек итә.[1][2]
Академия ел саен 11 шәхси премия тапшыра:
- Физика өлкәсендә - Евгений Завойский исемендә (халыкара),
- химия өлкәсендә Александр Арбузов исемендә (халыкара),
- гуманитар фәннәр өлкәсендә - Шиһабетдин Мәрҗани исемендә,
- химия һәм химик технологияләр өлкәсендә - Гыйлем Камай исемендә,
- биология өлкәсендә - Владимир Энгелһардт исемендә,
- медицина һәм сәламәтлек өлкәсендә - Әбүбәкер Терегулов исемендә,
- математика, механика һәм техник фәннәр өлкәсендә - Хәмид Мөштәри исемендә,
- ветеринария өлкәсендә - Карл Боль исемендә,
- авыл хуҗалыгы өлкәсендә - Василий Мосолов исемендә,
- аллергология, иммунология һәм гомуми патология өлкәсендә - Андрей Адо исемендә.
СтруктураҮзгәртү
Фәннәр Академиясе структурасын 6 фәнни-тикшеренү университетны, 7 фәнни үзәк һәм лаборатория, һәм Галимнәр йорты (ru) керә.
Фән өлкәләре буенча һәм Сембер региональ бүлекләре:
- Гуманитар фәннәр бүлеге
- Җәмгыяви-икътисаи фәннәр бүлеге:
- Киләчәккә юнәлгән икътисади тикшеренүләр үзәге
- "Гамәли семиотика" фәнни-тикшеренү институты
- Гаилә һәм демографик мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү үзәге
- Җәмгыяви-икътисаи фәннәр бүлеге:
- Медицина һәм биология фәннәре бүлеге
- Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге
- Механика, математика һәм техника бүлеге
- Физика, энергетика һәм Җир турындагы фәннәр бүлеге
- Химия һәм химик технология бүлеге
- Сембер региональ бүлеге
Шулай ук академия үз өченә түбәндәге институт һәм үзәкләрне ала:
- Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
- Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты
- Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
- Альфред Халиков исемендәге Археология институты
- «Прометей» эксперименталь эстетика институты (А. Н. Туполев ис. КДТУ белән уртак)
- Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре институты
- «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» Татарстанның фәнни-тишеренү үзәге
- Информатика мәсьәләләре институты
- «Мәдәни мирас һәм мәгълүмат технологияләре» фәнни-тикшеренү үзәге (КФУ белән уртак)
- «Квант информатикасы» фәнни-тикшеренү үзәге (КФУ белән уртак)
- «Дулкын» гравитацион-дулкын тикшеренүләр фәнни үзәге
- Нефть чыганакларны эшкәртү ысулларын камилләштерү үзәге
- Нейрокомпьютер системалар һәм параллель технологияләр буенча «Нейросистемы» фәнни-тикшеренү үзәге
- Яна торган файдалы казылмаларны эзләү һәм үзләштерү мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү үзәге
- Авыр чыгара торган нефть запаслары һәм табигый битумнары мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү үзәге
ТР ФА фәнни-методик җитәкчелеге астында үз эшчәнлеген шулай ук күп башка фәнни-тикшеренү оешмалар алып бара.