Мирза Мәхмүтов
Мирза Мәхмүтов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов |
Туган | 1 май 1926 Ләбәжә, Саран өязе, Пенза губернасы, РСФСР, СССР |
Үлгән | 25 март 2008 (81 яшь) Казан, Татарстан, Россия |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Зур Кызыл урам, 57Б[d], Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе СССР, ![]() |
Әлма-матер | Өркет югары хәрби авиация мөһәндисләре укуханәсе[d] |
Һөнәре | галим, дәүләт эшлеклесе |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогика фәннәре докторы[d] |
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов[2] (1 май 1926, Ләбәжә, Саран өязе, Пенза губернасы, РСФСР, СССР — 25 март 2008 (81 яшь), Казан, Татарстан, Россия) — танылган педагог-теоретик, шәркыятьче. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе мәгариф академиясе (1978), Россия мәгариф академиясе (1993) һәм ТР Фәннәр академиясенең (1996) гамәли әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең академик-сәркатибе (1996), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1996), филология фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы (1972), профессор (1978). Бөек Ватан сугышы ветераны.
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов 1926 елның 1 маенда Мордовиянең Ләбәжә исемле татар авылында эшче гаиләсендә туган. Җиде еллык мәктәпне һәм Ләмбрә тракторчылар курсын тәмамлаганнан соң, Сәмәрканд өлкәсендә ике ел механизатор булып эшли. 1944 елны Совет гаскәренә алына, сугышта катнаша. Сугыш басылгач, хәрби сафта кала. Хәрби разведка институтын тәмамлагач, Балтыйк буе хәрби округында тәрҗемәче булып тора. Журналист Ирек Биккинин мәгълүматы буенча, ул елларда телләр белгече Мәхмүтов төрле чит илләрдә разведка эшендә катнаша.[3]
1956 елны хезмәттән киткәч, ул Казанга килә. Хатыйп Госман чакыруы буенча гарәп теле белгечләренә кытлык кичергән Казан университетына аспирантурага укырга керә. 1956-58 елларда гарәп телен укыта.
1958–1976 елларда Татарстан мәгариф министры булып хезмәт итә. 1976-1992 елларда Мәхмүтов СССР Педагогия фәннәре академиясенең һөнәри педагогика фәнни-тикшеренү институтын оештыра һәм 17 ел буена җитәкли. Мирза Мәхмүтов – Никита Хрущев башлаган совет мәктәпләрендә һөнәри белем кертү реформасының тарафдары була.
1992 елда Казанда Татар-Америка төбәк колледжын оештыра. 1995 елга кадәр аның ректоры булып тора. Татарстан Фәннәр академиясе академик-секретаре буларак нәтиҗәле гыйльми эш алып бара.
2008 елның 25 мартында Мирза Мәхмүтов Казанда вафат булды.[4]
Фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегеҮзгәртү
1959-1980 елларда – ТАССР Югары Советының депутаты. 1963-76 елларда ЮНЕСКО эксперты, наданлыкны бетерү халыкара комитетының әгъзасы.
М.Мәхмүтов 43 фән кандидатын һәм 11 фән докторын әзерләп тәрбияләп үстерде. Ул – 500 дән артыграк фәнни эш авторы. Аның хезмәтләре БДБ халыкларының күп кенә телләренә, шулай ук гарәп, инглиз, алман, испан, кытай, фин, болгар телләренә һ.б. тәрҗемә ителде.
Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәреҮзгәртү
Мирза Мәхмүтовның нәтиҗәле дәүләт, хәрби, фәнни-оештыру, педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге ил Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ленин, Октябрь революциясе, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, 12 хәрби һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Н.К. Крупская исемендәге премия (1985), ТРның Дәүләт премиясе лауреаты (1996).
ХезмәтләреҮзгәртү
- Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. (гарәп грамматикасы өлеше);
- Школьный русско-татарский словарь. — Казань, 1967;
- Проблемное обучение: Вопросы теории. — Москва, 1975;
ХәтерҮзгәртү
- "Сәләт" яшьләр оешмасының ике проекты: "Фәнсар" мәктәбе[5] һәм "Фәнсар" мәктәбенең Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе[6] − Мирза Мәхмүтов исемен йөртә.
- 2017 елның 26 декабрендә ТР Президентының «Татарстан Республикасының М. И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен гамәлгә кую турында» УП-1169 санлы Указы белән Татарстан Республикасының Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе гамәлгә кертелгән.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://ziteli.info/kazan
- ↑ Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улы. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997. - 158нче бит.
- ↑ Irek Bikkinin: Чекистлар институты тугел
- ↑ Күренекле тел белгече Мирза Мәхмүтов вафат
- ↑ http://selet.biz/tat/projects/proekty-2015-2016/akademiya-f-nsar/
- ↑ http://selet.biz/tat/projects/proekty-2015-2016/f-nsar-m-kt-be/