Казан (Идел буе) федераль университеты

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Казан (Идел буе) федераль университет
Kazan State University from the 2 Korpus.jpg
Халыкара исем
Kazan (Volga region) Federal University
Элеккеге исем
Казан дәүләт университеты
Эшләү еллары 1804 (2009)
Нигезләүче Александр I
Ректор Илшат Гафуров
Адрес 420012, Русия, Татарстан, Казан, Кремль урамы, 18
Сайт kpfu.ru
КФУ логотибы 2015.svg

Казан (Идел буе) федераль университеты (урыс. Казанский (Приволжский) федеральный университет, КФУ) — Казан шәһәренең югары уку йорты. Русиянең иң борынгы университетларының берсе. 1925 елдан 2009 елга кадәр В. И. Ленинның исемен йөртә. 2009 елның 21 октябрендә Русия президенты фәрманы буенча Казан Дәүләт Университеты нигезендә — Казан (Идел буе) федераль университеты оештырыла[1].

КФУ эченә Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм ТР Президенты буендагы дәүләт һәм муниципаль хезмәте академиясе кертелә. Реорганизация нәтиҗәсендә, элекке КДУның факультетларының бәгъзеләре институт статусын ала, кайберәүләте кушылган ЮУЙлары белән берләштерелә.

Русия Федерациясе халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектлары җыентыгына кертелгән. Университет, Астрономия, Лобачевский һәм Профессор Нужин урамнары арасындагы кварталын биләп торучы Казан университетының мигъмари ансамбле Русиянең тарихи-мәдәни, шәһәр төзү һәм мигъмари һәйкәле, Казанның истәлекле урыны булып санала.

Университетның исемеҮзгәртү

Уку йорты тарихи яктан «Казан университеты» буларак билгеле.

1804 елда император Александр I тарафыннан оештырылганнан алып 1917 елгы Февраль инкыйлабынә кадәр ул «Император Казан университеты» дип, ә аннан соң кыскартылып Казан университеты дип атала.

1918 елда Казан университеты «Казан дәүләт университеты» дип үзгәртелә. В. И. Ленин үлгәннән соң, 1924 елның 26 гыйнварында ССБР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән югары уку йорты аның хөрмәтенә «В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» дигән исем бирелә. Бу исем рәсми рәвештә 1925 елның 29 июнендә ВЦИК Президиумы тарафыннан раслана.

1955 елда бүләклү сәбәпле « В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт Хезмәт Кызыл Байрагы орденылы университет» исемен алыштыра, ә 1979 елдан «В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены дәүләт университеты» дип атала.

1990 нчы еллар башыннан һәм 2010 елга кадәр вуз «В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» исемендә йөри (КДУ).

Русия Федерациясе Президенты Д. А. Медведевның 2009 елның 21 октябрендәге Указы нигезенә ярашлы, Казан университеты базасында Казан Идел буе федераль округының үзәк югары уку йорты — Идел буе федераль университеты [2]. төзелергә тиеш иде.

Югары уку йортының студентлар-укытучылар составы аның исемен "Идел буе"на үзгәртүгә каршы протест белдерүе уңаеннан, Россия һәм Татарстан президентлары аның артыннан "Казан университеты" тарихи исемен саклап калырга килештеләр.[3] Русия Хөкүмәте Рәисе В. В. Путин тарафыннан 2010 елның 2 апреленнән үзгәртеп оештырыла торган университетка рәсми рәвештә «Казан (Идел буе) федераль университеты» дигән гомуми исем бирелде.[4].

Кампус урнашуыҮзгәртү

Казан федераль университеты 223 360,9 м² уку-лаборатор мәйданнарына, 699 272,82 м² (614 объект) милек комплексы мәйданнарыныа һәм 364,3 га (76 кишәрлек) җир комплексы мәйданнарына ия[5].

Университет объектлары Татарстанда (Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Алексеевск, Биектау, Лаеш, Тукай Югары Ослан, Яшел Үзән районы), Карачай-Чиркәсиядә (Зеленчук районы), Карелиядә (Лоухи районы), Самар өлкәсендә (Тольятти) һәм Мари Илдә (Волжск районы) урнашалар[5].

Университетның төп уку биналары комплексы, ягъни университет шәһәрчеге, Казанның Вахитов районында, шәһәрнең үзәк өлешендә, Казан Кирмәненнән бер километрда, Тукай мәйданы метро станциясеннән ярым километрда урнашкан.

Студентларның тулай тораклары Совет районының Кызыл Позиция урамы тирәсендә һәм Идел буе районында, Универсиада авылының беренче ике кластерында тупланганнар. Гомум алганда, университет тулай тораклары 13 000 урынга исәп тота, шул исәптә Универсиада авылында 7000 урын (20 урын, мәйданы 212 000 м²)[5].

Институтлар һәм факультетларҮзгәртү

  • Фундаменталь медицина һәм биология институты
  • Экология һәм табигатьтән файдалану институты
  • Геология һәм нефть-газ технологияләре институты
  • Инженерлык институты
  • Физика институты
  • А. М. Бутлеров ис. химия факультеты
  • Н. И. Лобачевский ис. математика һәм механика институты
  • Юридик факультеты
  • Идарә итү, икътисад һәм финанслар институты
  • Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе
  • Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр югары мәктәбе
  • Бизнес югары мәктәбе
  • Л. Н. Толстой ис. филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
    • Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе (2018 елга кадәр Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе)[6]
  • Иҗитмагый-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланышлар институты
  • Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, һәм Шәрекъне өйрәнү институты
  • Псхилогия һәм мәгариф институты

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү