Мари И́л Республикасы́ (чирм. Марий Эл Республик, таулы чирм. Мары Эл Республик), рус. Республика Марий Эл), Мари Ил (чирм. Марий Эл) — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт), Россия Федерациясенеӊ субъекты. Идел буе федераль округынә керә.

Мари Иле
Илтамга
Башкала Йошкар-Ола
Халык саны 675 332 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 12 гыйнвар 1993 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты, UTC+03:00, Европа/Мәскәү
Рәсми тел рус теле, чирмеш теле, таулы чирмеш теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 23,200 км²
Координатлар 56.7°N 47.87°E Edit this on Wikidata
Телефон коды 836 Edit this on Wikidata
RU-ME Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Башкаласы — Йошкар-Ола шәһәре.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

 
Як Россия субъекты
Төньяк
Көнчыгыш
Киров өлкәсе
Көньяк Чуашия
Көньяк-көнчыгыш Татарстан
Көнбатыш Түбән Новгород өлкәсе

Мари Ил Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгышында, Иделнең урта агымында урнаша.

Сулъякның көнбатыш өлешне Мари түбәнлеге биләп тора. Республиканың көнбатышында Иделгә Ветлуга кушыла. Түбәнлек буенча көнчыгышрак Иделгә Вятские увалы калкулыгында башланып китүче елгалар (Олы Какшан, Кече Какшан, Рутка) кушыла.

Республиканың көнчыгышын Вятские Увалы калкулыгы биләп тора. Монда Немда, Уржумка, Илләт елгалар ага.

Республиканың 14 районнардан Иделнең уң ягында Таулы Мари районы гына урнаша — ул Идел буе калкулыгының төньяк өлешен били. Монда Иделгә Сыры, Сөндер, Юнга елгалары кушыла.

Файдалы казылмалар үзгәртү

Торф, балчык, төзелеш ташы, известьташ, минераль су чишмәләре, пыяла комы, силикат комы.

Климат үзгәртү

Климат — уртача континенталь, озын салкын кыш һәм җылы җәй белән. Җәйнең уртача температурасы — +18…+20 °C, июльнең уртасында һава +24…+28 °C ка кадәр җылына. Кышның уртача температурасы — −18…−19 °C. Иң салкын ай — гыйнвар.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы үзгәртү

Мари Ил тайга астындагы зонада урнаша. Туфраклар күбесенчә кәсле-көлсү, сазлы, соры урман. Катнаш урманнары (нарат, ак чыршы, чыршы, каен) территориянең 50 % тан артык өлешен биләп торалар.

Аерым саклау астында табигать территоряләре үзгәртү

  • «Олы Какшан» тыюлыгы (мәйдан — 21 405 км²)
  • «Марий Чодра» милли паркы (мәйдан — 36 600 км²)
  • 8 заказник
  • 38 регион әһәмиятле табигать памятнигы
  • Мари ДТУның ботаника бакчасы

Тарих үзгәртү

Моны да карагыз: Казан губернасы, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы

Марилар (чирмешләр) беренче тапкыр X гасырда хәзәр каһаны Иосифның Кордова халифының сановнигына Хасдай ибн Шафрутка хатында телгә алына. Мариларның борынгы буыннары V–VII гасырларда готлар белән, аннан соң хәзәрләр һәм Идел буе Болгары белән бәйләнештә булганнар.

IX гасырда марилар славян кешеләре белән бәйләнешкә керә. Акрынлап, көнбатыш марилары христианлыкны кабул иткәннәр һәм славянлашканнар; христианлыкны кабул итү белән риза булмаганнар көнчыгышка киткәннәр. XIIIXVI гасырларда марилар Алтын Урда һәм Казан ханлыгы составында булганнар.

1551 елда таулы марилар, ә 1552 елда болынлы марилар җирләрен Россия патшалыгы контролена күчерелә; болынлы марилар Мәскәүгә ясак түләргә башаганнар. 30 еллык чирмеш сугышлары периоды башлана, ул Козьмодемьянск (1583), Царёвококшайск, Яраң, Царёвосанчурск (1584) шәһәр-ныгытмаларның төзелүе белән тәмамлана.

1775 елда марилар күпләп Пугачёв восстаниесен яклыйлар.

XIX гасырда хәзерге Мари Ил җирләре Казан, Вятка һәм Түбән Новгород губернасы эчендә булганнар.

1920 елда Мари автономияле өлкәсе оештырыла. 1936 елның 5 декабрендә ул Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла. 1990 елның 22 октябреннән — Мари Совет Социалистик Республикасы, 1992 елның 9 декабреннән — Мари Ил Республикасы.

Халык үзгәртү

Милли состав үзгәртү

Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрдә, Йошкар-Оланың әйләнә-тирәсендә республиканың көнбатышында руслар күпчелекне тәшкил итәләр. Авыл җирендә марилар күпчелекне тәшкил итәләр, Таулы Мари районында төп халкы — таулы марилар. Звенигово районында берничә чуаш авылы бар.

Халык 1926 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
марилар 247,979 51.4% 273,332 47.2% 279,450 43.1% 299,179 43.7% 306,627 43.5% 324,349 43.3% 312,178 42.9% 290,863 43.9%
руслар 210,016 43.6% 266,951 46.1% 309,514 47.8% 320,825 46.9% 334,561 47.5% 355,973 47.5% 345,513 47.5% 313,947 47.4%
татарлар 20,219 4.2% 27,149 4.7% 38,821 6.0% 40,279 5.9% 40,917 5.8% 43,850 5.9% 43,377 6.0% 38,357 5.8%
чуашлар 2,184 0.5% 5,504 0.9% 9,065 1.4% 9,032 1.3% 8,087 1.1% 8,993 1.2% 7,418 1.0% 6,025 0.9%
башкалар 1,703 0.4% 6,674 1.2% 10,830 1.7% 15,433 2.3% 14,015 2.0% 16,167 2.2% 19,943 2.7% 13,138 2.0%
барлык 482,101 100.0% 579,610 100.0% 647,680 100.0% 684,748 100.0% 704,207 100.0% 749,332 100.0% 728,429 100.0% 696,459 100.0%

Мари Ил татарлары үзгәртү

Моны да карагыз: Мари Ил татарлары

Татарлар күпләп Йошкар-Олада, Волжскта, Звенигово, Мари-Төрек, Медведево, Морки районнарда тора. Бәрәңге районында татарлар район халкының яртысын тәшкил итә (1989 ел). Республиканың 36 торак пунктында татарлар күпчелекне тәшкил итә, 19 мәктәптә татар теле укытыла.

Торак пунктлар үзгәртү

 

 

 

Урын Шәһәр Болын марича исеме Тау марича исеме Халык саны

 

 

 

1 Йошкар-Ола Йошкар-Ола Йошкар-Ола 248 688
2 Волжск Юлсер-Ола Юлсер-Ола 55 671
3 Козьмодемьянск Чыкма Цикмӓ 21 262
4 Медведево Маскасола Маскасола 16 840
5 Звенигово Провой Провой 11 945
6 Советский У Роҥго У Роҥго 10 667
7 Морки Морко Морко 9 920
8 Сернур Шернур Шернур 8 683
9 Семёновка Семонсола Семонсола 7 518
10 Красногорский Лушмара Лушмара 6 698
11 Яңа Торъял У Торъял У Торйал 6 633
12 Оршанка Ӧрша Ӧрша 6 590
13 Бәрәңге Поранча Поранча 5 984
14 Куженер Кужэҥер Кужэҥер 5 384
15 Мари-Төрек Марий Тӱрек Марий Тӱрек 5 163
16 Краснооктябрьский - - 4 559
17 Приволжский - - 4 133
18 Килемары Кӹлемар Кӹлемар 4 073
19 Юрино - - 3 465
20 Руэм ? ? 3 319
[1]


Идарә-җир төзелеше үзгәртү

 
Мари Илнең идарә-җир төзелеше
Муниципаль
берәмлек
ОКАТО
коды
Халык саны, кеше
(1.1.2011)[2]
Территория,
км²
Административ
үзәге
I Йошкар-Ола 88 401 000 259 162 101,8
II Волжск 88 405 000 55 671 30,6
III Козьмодемьянск 88 415 000 21 262 13,0
1 Волжск районы 88 204 000 23 899 942,7 Волжск ш.[3]
2 Таулы Мари районы 88 208 000 25 671 1716,2 Козьмодемьянск ш.[3]
3 Звенигово районы 88 212 000 44 876 2748,8 Звенигово ш.
4 Килемары районы 88 216 000 13 525 3254,7 Килемары штп.
5 Куженер районы 88 220 000 14 515 852,8 Куженер штп.
6 Мари-Төрек районы 88 224 000 23 005 1513,9 Мари-Төрек штп.
7 Медведево районы 88 228 000 67 824 2765,8 Медведево штп.
8 Морке районы 88 232 000 32 290 2270,1 Морке штп.
9 Яңа Торъял районы 88 236 000 17 054 925,1 Яңа Торъял штп.
10 Оршанка районы 88 240 000 15 125 896,5 Оршанка штп.
11 Бәрәңге районы 88 244 000 16 242 791,7 Бәрәңге штп.
12 Сернур районы 88 248 000 25 598 1032,1 Сернур штп.
13 Советский районы 88 252 000 31 054 1421,0 Советский штп.
14 Юрино районы 88 256 000 8 726 2154,0 Юрино штп.

Икътисад үзгәртү

Инфраструктура үзгәртү

 
КозьмодемьянскКоротни паром кичүендә

Һава транспорты үзгәртү

Республикада бер федерация әһәмиятле аэропорт бар.

Елга транспорты үзгәртү

Республика территориясендә биш елга порты бар. Көймәләр йөрешле елгалар Идел, Ветлуга һәм Сыры.

Тимер юллары үзгәртү

Яшел ҮзәнЯраң һәм Яшел ҮзәнВолжск юллары.

Сәнәгать үзгәртү

Сәнәгатьнең төп тармаклары — металл эшкәртү, машиналар төзү, агач эшкәртү, агач, целлюлоза-кәгазь, җиңел, азык-төлек сәнәгате. Төп сәнәгый үзәкләре — Йошкар-Ола, Волжск.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Авыл хуҗалыгының төп тармаклары — терлекчелек (ит һәм ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарыкчылык, кошчылык, кәҗәчелек). Бөртеклеләрне (арпа, солы, арыш, бодай), азык культураларны, озын җитенне, колмакны, бәрәңгене, яшелчәләрне үстерәләр.

Символика үзгәртү

Моны да карагыз: Мари Ил байрагы, Мари Ил гербы

Байрак үзгәртү

Герб үзгәртү

Гимн үзгәртү

марича татарча
Марий Элын кугыжаныш чапмурыжо Мари Илнең дәүләт гимны
Марий Эл тый улат

Авай гай кажнылан.
Шке сурт гай тый кÿлат
Чыла мÿндыр марийлан.
Ме таче, чон пуэн,
Марий мландым моктена.
Вийнам иктыш чумырен,
Пиалан илышым чоҥена.

Сакла чот кугешнен
Шке сынжым калыкна.
Йомартле улмыж ден
Эре тудо чаплана.
Ме таче, чон пуэн,
Марий мландым моктена.
Вийнам иктыш чумырен,
Пиалан илышым чоҥена.

Мари Ил — ана күк,

Һәркем тәкъдирендә.
Кайларда йөрсәм дә,
Ул минем күңелемдә.
Мари Ил җырларда,
Мөкатдәс илебез,
Бәхетле тормышны
Бергәләп төзибез.

Намусын саклар ул —
Халкым үз җирендә.
Тугандаш халыклар
Дуслыгы мәңгегә.
Мари Ил җырларда,
Мөкатдәс илебез,
Бәхетле тормышны
Бергәләп төзибез.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-24, retrieved 2012-05-08 
  2. Паспорт муниципального образования. Республика Марий Эл 2017 елның 9 июнь көнендә архивланган.. Федеральная служба государственной статистики.
  3. 3,0 3,1 Район составына керми.