Мари автономияле өлкәсе

Мари автономияле өлкәсе (рус. Марийская автономная область, чирм. Марий автоном велым) — 19201936 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

Мари автономияле өлкәсе
рус. Марийская автономная область
чирм. Марий автоном велым


4 ноябрь 1920 ел — 5 декабрь 1936 ел




Башкала Йошкар-Ола[1]
Тел(ләр) мари, рус
Акча берәмлеге сум
Мәйдан 22 400 км²
Халык 482 101[2] кеше (1926)

Башкала — Краснококшайск (1927 елданЙошкар-Ола) шәһәре.

Тарих үзгәртү

Мари автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә болын һәм таулы чирмешләр өчен автономияле берәмлеге буларак оештырылган.

1929 елда Түбән Новгород өлкәсе (аннан соң — Түбән Новгород крае, Горький крае) составына кертелә.

1936 елның 5 декабрендә Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.

Административ бүленеше үзгәртү

1921 елда Мари АӨ Краснококшайск (1929 елдан — Йошкар-Ола), Козьмодемьянск һәм Сернур кантоннарга бүленгән.

1924 елда Звенигово, Мари-Төрек, Морки, Оршанка, Торъял һәм Юрино кантоннары барлыкка киләләр.

1931 ел да милли районнар оештыралар — Татар районы (1932 елданБәрәңге районы) һәм Таулы Мари районы (1935 елдан — Козьмодемьянск районы). Шул ук елда Козьмодемьянск һәм Юрино кантоннары юкка чыгарылалар.

1932 елда барлык кантоннар районнарга үзгәртеп корылалар.

1935 елда Косолапово, Куженер һәм Ронга районнары, ә 1936 елда Пектубаево, Сотнур, Еласы һәм Юрино районнары барлыкка киләләр.

Милли состав үзгәртү

1926 елның җанисәбе буенча:

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү