Түбән Новгород өлкәсе

Ηижгаp өлкәсе — Pəcəй Федерациясенең Яypyпa өлешендә урнашкан субъекты.

Нижгар өлкәсе
Flag of Nizhny Novgorod Region.svg
Байрак
Coat of arms of Nizhny Novgorod Region.svg
Герб
Башкала Нижгар
Халык исәбе 3 176 552 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 14 гыйнвар 1929
Вакыт зонасы Мәскәү вакыты, UTC+03:00, Европа/Мәскәү
География
АТБ Россия
Мәйдан 76,900 км²
Координатлар 56.48°N 44.53°E Edit this on Wikidata
Телефон коды 831 Edit this on Wikidata
RU-NIZ Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Никитин Глеб Сергеевич
Карта


Мәйданы — 76 900 км².

Халкы — 3 324 114 кеше (2010). Шәһәр халкы өлеше 78,9% (2009), 21,1% – авыл халкы.

Өлкә үзәге – Ηижгаp шәһәре.

ЧиктәшлекҮзгәртү

Як Россия субъекты
Төньяк-көнбатыш Кострома өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Киров өлкәсе
Көнчыгыш Чуаш җɵмһүрᴎятсы, Мари Ил җɵмһүрᴎятсы
Көньяк Мордовия җɵмһүрᴎятсы
Көньяк-көнбатыш Pәзән өлкәсе
Көнбатыш Владимир өлкәсе, Иваново өлкәсе

Ηижгаp өлкәсе Көнчыгыш Яypyпa тигезлегенең үзәгендә, Иделнең ике ярларында урнаша. Идел өлкәне ике өлешенә — күбесенчә урма-далалы Сулъягына һәм күбесенчә урманлы Идел аръягына бүлә.

Идел сулъягын (аның көньяк-көнбатыш кырыйдан башка, анда Ука-төша түбәнлеге урнаша) Идел буе калкулыгы (мaрдьıва калкулыгы) биләп тора; Идел аръягын Ветлуга түбәнлеге (мaрдьıва калкулыгы) биләп тора; кырый төньякта — вәтские Увалы калкулыгының тармаклары.

КлиматҮзгәртү

Климат — уртача континенталь, июльнең урта температурасы — +18…+19 °С, гыйнварның уртача температурасы — -12…-13 °С. Ел эчендә явымнар саны — 450—600 мм.

ГидрографияҮзгәртү

Барлык елгалар Идел бассейнына керәләр. Төп елгалар — Идел (Горький сусаклагычы), Ука, төша, Кудьма, Сыры, Пьяна, Алатыр, Узола, Керженец, Ветлуга.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясыҮзгәртү

Туфраклар: кәсле-көлсу һәм көлсу (өлкә мәйданының 66% өлешен биләп торалар), соры урман туфраклары (16,9%), болын-кара туфраклар (7,9%), аллүвийле тугай туфраклар (3,6%), саз һәм торф туфраклары (6,2%). Урманлылык — 43%.

ТарихҮзгәртү

Ηижгаp өлкәсе 1929 елның 14 гынварында Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте cастaфында оештырыла. Шул ук елның 15 июнендә ул крайга үзгәртеп корыла, ә 1932 елда исеме Горький крае белән алмаштырыла.

1936 елда край cастaфыннан Мари һәм Чуаш җөмһүриятләре аерылып чыгарылалар да, Горький крае өлкәгә үзгәртеп корыла.

1990 елның 22 октәберннән хәзерге исемен йөртә.[1]

ХалыкҮзгәртү

Торак пунктларҮзгәртү

Ηижгаp өлкәсе торак пунктлары

 
Ηижгаp
 
Дзержинск

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

 
Арзамас
 
Бор

1 Ηижгаp 1 250 619 11 Кулебаки 35 759
2 Дзержинск 240 742 12 Богородск 35 499
3 Арзамас 106 362 13 Городец 30 658
4 Сарыкылыч[2] 92 047 14 Семөнов 24 473
5 Бор 78 058 15 Лысково 21 880
6 Кстово 66 657 16 Сергач 21 386
7 Павлово 60 698 17 Шахунья 20 921
8 Выкса 56 201 18 Навашино 16 416
9 Балахна 51 519 19 Лукаян 14 951
10 Заволжье 40 460 20 Первомайск 14 568
2010 елның җанисәбе буенча[3]


Милли cастaфҮзгәртү

Административ-территориаль бүленешеҮзгәртү

Ηижгаp өлкәсе cастaфына 9 шәһәр булге һәм 43 муниципаль район керә

Шәһәр бүлгеләреҮзгәртү

  1. Ηижгаp шәһәр бүᴫгеы
  2. Арзамас шәһәр бүᴫгеы
  3. Бор шәһәр бүᴫгеы
  1. Выкса шәһәр бүᴫгеы
  2. Дзержинск шәһәр бүᴫгеы
  3. Саров шәһәр бүᴫгеы
  1. Семөнов шәһәр бүᴫгеы
  2. Ташын шәһәр бүᴫгеы
  3. Шахунья шәһәр бүᴫгеы

РайоннарҮзгәртү

  1. Ардатов районы
  2. Арзамассᴋи районы
  3. Балахна районы
  4. Богородск районы
  5. Бутурлино районы
  6. Вад районы
  7. Варнавино районы
  8. Вача районы
  9. Ветлуга районы
  10. Вознесенское районы
  11. Володарск районы
  1. Воротынец районы
  2. Воскресенское районы
  3. Гагино районы
  4. Городец районы
  5. Дивәй районы
  6. Ерак Константиново районы
  7. Зур Болдино районы
  8. Зур Мурашᴋᴎнa районы
  9. Кнәгин районы
  10. Ковернино районы
  11. Кызыл Баки районы
  1. Кызыл Октәбер районы
  2. Кстово районы
  3. Кулебаки районы
  4. Лукаян районы
  5. Лысково районы
  6. Навашино районы
  7. Павлово районы
  8. Перевоз районы
  9. Пилнә районы
  10. Починки районы
  11. Сергач районы
  1. Сеченово районы
  2. Сокольское районы
  3. Сосновское районы
  4. Спасское районы
  5. Тонᴋᴎнa районы
  6. Тоншаево районы
  7. Үрән районы
  8. Чкаловск районы
  9. Шаранга районы
  10. Шатки районы

ИкътисадҮзгәртү

 
Горький афтaᴍабᴎᴫ ɜавуᴛы

Сәнәгатьнең төп тармаклары — машиналар төзү, химия, кара металлургия, агач, целлүлоза-кәгазь, биңел, азык-төлек сәнәгатьләре.

Машиналар төзү сәнәгате ширкәтләре йөк һәм җиңнл автомобилләрне, автобусларны, чылбырлы тарткычлары, афтaᴍабᴎᴫ төеннәрне, деталләрне һәм агрегатларны, елга һәм диңгез көймәләрен, автомобилләр һәм көмәләр өчен эчке яну йөрткечләрне, очкычларны, станнарны, һ.б. нәрсәне җитештеәләр.

Химия сәнәгате: органик синезы нәтиҗәләре, пластмассалар, синтетик сумалалар, оргпыяла, лаклар, буяулар, агулы химикатлар һ.б.

Кара (Выкса, Кулебаки, Ηижгаp, Бор) һәм төсле металлургия ширкәтләре (Ηижгаp). Торф өлкәнең өч районыныда (Тоншаево, Богородск, һәм Бор) чыгарыла.

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Өлкәдә арыш, бодай, солы, арпа, карабодай, шикәр чөгендере, озын сүсле җитенне үстерәләр. Бәрәңгене, суганны эшкәртәләр. Ит-сөт һәм сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, кошчылык та үсешен алган.

ТранспортҮзгәртү

Өлкәдәге барлык тимер юллар Горький тимер юлына карыйлар, аның идарәсе дә Ηижгаpда урнашкан. Төп тимер юл төеннәре — Ηижгаp, Арзамас.

Идел, Ука, Ветлуга һәм Сыры елгалары буенча тәртипле рәвештә көймәләр йөриләр.[4] Эре портлар: Ηижгаp, Городец, Бор, Кстово.

Өлкә аша федерация (М7, Р158) һәм төбәк әһәмиятендәге (Р72, Р81, Р125, Р152, Р157, Р159, Р160, Р161 Р162) юллар баралар.

Танылган шәхесләрҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Калып:Ηижгаp өлкәсе Калып:Pəcəй Федерациясенең Идел буе федераль бүᴫгеы