Павлово (рус. Павлово) — Русия шәһәре, Нижгар өлкәсенең Павлово районы административ үзәге.

Павлово
Pavlovo Lomonosov Street.jpg
Coat of Arms of Pavlovo (Nizhny Novgorod oblast).png
Халык саны 57 630 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Мәйдан 39 квадрат километр
ДДӨБ 120 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 55°57'43"N, 43°5'24"E
Почта индексы 606100–606108, 606100 Edit this on Wikidata
Телефон коды 83171 Edit this on Wikidata


Халык саны — 60 699 кеше (2010).[1]

ГеографияҮзгәртү

Шәһәр Ука елгасының уң ярында, Нижгардан 78 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан.

ТарихҮзгәртү

Беренче тапкыр 1566 елда Павловский Острог исеме астында телгә алына.

1919 елга кадәр авыл Нижгар губернасының Горбатов өязенә караган. 1919 елда өяз үзәге Горбатовдан Павловога күчерелә, Павлово өяз шәһәре статусын ала, ә өяз исеме Павлово өязе итеп үзгәртелә.

1929 елдан Павлово районы үзәге булып тора.

ХалыкҮзгәртү

1859[2] 1897[3] 1931[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
4 624 ~12 400 ~20 600 ~32 400 47 890 63 240 68 353 71 534 64 814 60 699

Милли составҮзгәртү

Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 98,7% 99,0%

ИкътисадҮзгәртү

Павлово — металл эшкәртү һәм машиналар төзү үзәге.

Автомобиль заводы (ПАЗ автобуслары), слесар-монтаж инструменты заводы, металлдан эшләнгән заводлары, нәфис металлдан ясалган әйберләре заводы.

«Мехинструмент», «Росинструмент» җитештерү берләшмәләре. Сөт заводы, ит комбинаты, һ.б. ширкәтләре.

ГалереяҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  2. Нижгар губернасы торак урыннар исемлеге, 1863
  3. 3,0 3,1 3,2 http://www.mojgorod.ru/nizhegor_obl/pavlovo/index.html
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 ел сан алу базасы
  10. 2010 ел сан алу базасы