Игүле солы
Игүле солы (лат. Avena sativa) — кыяклылар гаиләгеннән Солы ыругына керүче сабан ашлыгы. Киң мәйданнарда игелә торган культура. Башлыча ат азыгына һәм ярмага китә.
Игүле солы | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Avena sativa L., 1753[1] |
---|---|
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Солы[1] |
Таксонның халык атамасы | ceirchen[2], common oat[3], Hawer, Cevada, civada, ﺷﻮﻓﺎن, Əkin yulafı, Һоло, Авёс пасяўны, Овес, ཡུག་པོ།, Kerc'h, Zob, Civada, Oves setý, Ceirch, Almindelig Havre, Echter-Hafer, Hafer, Saat-Hafer, Βρώμη, Common Oat, Oat, aveno, Kutima aveno, Kaer, Olo, ﻳﻮﻻف, Kaura, peltokaura[4], Kaar, Avoine cultivée, avoine, Avea, שיבולת-שועל, जई, Zob, Avwàn, Abrakzab, Haver, Hafrar, Avena comune, エンバク, 燕麦, Haver, 귀리, Sėjamoji aviža, Auzas, Sējas auzas, Овес, ഓട്ട്സ്, Haver[5], Havre, Civada, Avin·ne, Owies zwyczajny, Aveia-comum, Aveia, Ovăz, Овёс посевной, Овёс, Эбиэс, යව, Oves, Tërshëra, Ovas, Havre, Oti, ข้าวโอ๊ต, Obena, Beyaz yulaf, Овес, Yến mạch, Avoenne, Iàn-be̍h, 燕麦, 燕麥[6] һәм 蓧麥[6] |
Нәрсәнең чыганагы | овёс[d], oat flakes[d], oat grain[d], oat herb[d], oat straw[d] һәм steel-cut oats[d] |
Бүләкләр | |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=6123[8] |
![]() |
Игү мәйданы буенча бөртеклеләр арасында, бодай, арыш, мәккәй, арпадан кала, бишенче урынны алып тора. Солы орлыгыннан талкан, солы ярмасы, геркулес әзерлиләр, аны терлек азыгы культурасы итеп тә кулланалар.
Солы (арыш кебек үк), бодай һәм арпа чәчүлекләрендә чүп үләне булып йөргән. Соңыннан алардан аерылып, башка культураларның азык кыйммәтен үлчәү берәмлеге булып киткән[9].
Безнең киңлектә солы май башында чәчелә. Солы ярмасы аеруча файдалы. Ул — иң калорияле культура. Солы ярмасында 18 процент аксым, 60 процент углевод һәм 5 процент чамасы май бар. Шуның өстенә ул Е, А, К, В витаминнарына, микроэлементларга, ферментларга бай.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ 6,0 6,1 Catalogue of Life in Taiwan
- ↑ http://welterbe-klostermedizin.de/index.php/arzneipflanzen/arzneipflanze-des-jahres/291-arzneipflanze-des-jahres-2017-echter-hafer-avena-sativa
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ Хәмидуллин, З. Икмәк турында баллада. — Кызыл таң. — 27.12.2013