Кыяклылар (лат. Gramíneae, рус. Зла́ки), шулай ук Йончалылар[6]рус. Мя́тликовые (лат. Poáceae) — бер өлешле үсемлекләр классына караган үсемлекләр семьялыгы. Семьялык эчендә 900 ыруг исәпләнә, алар эчендә якынча 100 мең төр билгеле, барлык Җир шары буйлап таралганнар.

Кыяклылар
Халыкара фәнни исем Poaceae Barnhart, 1895[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон злакоцветные[d][1][5][3][…]
Таксономик төр йонча
Җимеш төре бөртекчә[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Британская энциклопедия (1875—1889)[d]
Башлану вакыты 66000 тысячелетие до н. э.
Нәрсәнең чыганагы grass[d], печән[d], зерно[d] һәм бөртекле культуралар

 Кыяклылар Викиҗыентыкта

Таралу

үзгәртү

Күбесенчә үләннәр, сирәгрәк агач сыман үсемлекләр. Идел-Урал буенда 139 төр үсә (колынкойрык, кылган, айрык, йонча, бүтәгә, актамыр һ.б.). Татарстанда 49 ыруг эченә кергән 122 төрне очратырга була. Бер, ике, күп еллык үләннәр.

Безнең шартларда кыяклылар башлыча далада һәм болыннарда үсә, шулай ук урманнарда, дымлы урыннарда һәм биек тау башларында очрый.

Тасвирлама

үзгәртү

Безнең илдә үсә торган кыяклыларның тамыр системасы — чук. Сабагы цилиндрсыман, гади яки тармаклы, эче куыш, буын араларына бүленгән. Буыннары буын араларыннан калынрак. Сабак һәр буын арасының түбәнге өлешендәге күзәнәкләр бүленүе нәтиҗәсендә үсә. Мондый үсүне буынара үсү дип атыйлар.

Күпчелек кыяклыларның (бодай, арыш, сүсәнәк) буын аралары куыш, ә буыннары тукымалы. Андый сабакны салам дип атыйлар. Кайберләрендә (кукуруз, тары) буын аралары йомшак матдәләр - паренхималы тукыма белән тулган. Кыяклыларның күпчелегендә салам иң түбәнге өлешендә — куаклану төенендә генә тармаклана.

Яфраклары тар, озын, кагыйдә буларак, параллель сеңерчәләнгән. Кыяк, ланцет, җеп яки каеш сыман, ачык, сирәк очракларда кушылып үккән җиңсәле (күстерә, шаукамыш һ.б.). Алар чиратлашкан һәм ике рәтле, сирәк очракта спирал буенча була, 2 төп өлештән: яфрак пластинкасы һәм җиңсәдән тора. Җиңсә - яфрак башланган урыннан өстә сабакны әйләндереп алучы көпшә рәвешендәге киң яфрак төбе. Аның булуы кыяклыларны башка семьялык вәкилләреннән аерып тора. Җиңсәнең пластинкага күчкән урынында гадәттә кечкенә тел - элпәсыман үсенте була.

 
Elytrigia repens

Чәчәкләре саргылт яшел, вак. Ешрак ике, сирәгрәк бер җенесле, чәчкә тәңкәләре белән уратып алынган. Һәр башакчыкның төбендә 2 башак кабырчыгы (кибәк) урнаша. Серкәчләре 1 дән алып 6 га кадәр (күпчелек төрләрдә 3). Чәчәкләре гади чәчәк төркеме — башакчыкларда, алар исә катлаулы чәчәк төркеме — себеркәч, чук, катлаулы башаклар хасил итә. Йонча, колынкойрык һ.б. ыруларга караган төрләргә апомиксис (аталандырылмыйча яралгы барлыкка килү) хас, кайсы берләрендә (йонча, солыбаш) вивипария (башаклар суганбаш булып үзгәрә) күзәтелә.

 
Арыш (Secale cereale) башаклары

Җимешлеге 1, җимшәне өске. Кыяклылар читтән һәм үз-үзеннән дә серкәләнә. Җимеше — бер орлыклы бөртекчә.[7] Хайваннар яки җил белән тарала.

Әһәмияте һәм куллану

үзгәртү

Икмәк (тары, бодай, арыш, арпа һ.б.) һәм терлек азыгы (йонча, тимофеевка, болын солычасы, кындырак) кыяклылары аеруча әһәмиятле.

Бодай - иң борынгы культураларның берсе, аны 10 мең ел элек куллана башлаганнар һәм хәтта Мисыр пирамидаларында казу эшләре вакытында тапканнар.

 
Dactylis glomerata
 
Тимофеевка (Phleum pratense) өстендә чикерткә

Декоратив үсемлекләр (тарут, арышбаш, ялбыр кылган һ.б.), баллы үсемлекләр (бармакчалы үлән, камыш), сүсле үсемлекләр (сәрхәт кыягы, елан теле һ.б.). Кайсы бер кыяклылар (үгезут, исле башак һ.б.) аракы-ликёр һәм парфюмерия-косметика сәнәгатендә, айравык, керпе үләне, дөя кылганы һ.б. халык медицинасында кулланыла.

Кыяклыларның башка төрләре газоннарны яшелләндерү, аэродром һәм спорт мәйданчыкларын кәсләндерү, комнарны, өемнәрне ныгыту өчен кулланыла.

Арыш күстерәсе, кара солы, сырылучан актамыр, керпе үләненең һәм шыртүләннең төрләре — чүп үләннәре. Йонча, солыбаш, иргылчык, арыш һәм тимофеевканың серкәсе аллергия авырулары тудыра.

Кызыл китап

үзгәртү

Кыяклыларның 31 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.

15 сирәк төре (реликтлар - сөялле солы үләне, Ледебур колерия; эндемиклар - Коржинский кылганы, шырт колерия; мурт арышбаш, Лессинг кылганы, сарепта кылганы, Карелин таукыягы, чуклы таукыяк, актамыр, ялтыр очлыгылчык һ.б.) — БР ның Кызыл китабына, алар арасыннан 5 төр (Залесский кылганы, сылу кылган, төкле кылган, дөя кылганы, келерия) РФ ның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. 2,0 2,1 Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Reveal System of Classification — 1997.
  4. 4,0 4,1 Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  5. 5,0 5,1 Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  6. tatpoisk.net: Йонча - бот. мятлик
  7. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kyyaklylar Онлайн - энциклопедия Tatarica