Бөртекле культуралар

Бөртекле́ культу́ралар – нигездә бөртекле ашлык алу өчен игелә торган үсемлекләрнең мөһим төркеме. Бу культураларның орлыклары азык-төлек һәм терлек азыгы буларак әһәмиятле, он тарту, ярма яру, катнаш азык сәнәгате өчен чимал булып тора. Ашлык эшкәртү продуктлары икмәк пешерүдә, макарон һәм кондитер әйберләр, ашамлык концентратлар, консервлар, шулай ук сәнәгатьнең сыра кайнату һәм спирт җитештерү тармакларында кулланыла.

Бөртекле культуралар
Сурәт
Водный след 1644 cubic metre per ton[1], 0,51 litre per kilocalorie[1], 1214 cubic metre per ton[2], 3388 cubic metre per ton[2], 1774 cubic metre per ton[2], 1294 cubic metre per ton[2] һәм 1969 cubic metre per ton[2]
Чыганагы кыяклылар
 Бөртекле культуралар Викиҗыентыкта
Бодай — иң мөһим бөртекле культуралардан санала. Сурәттә — йомшак бодай

Бөртекле ашлык культуралары шартлы рәвештә берничә бүлекчәгә бүленә:

Барлык төр кыяклыларның да тамыр системасы чуксыман, сабаклары эче куышлы төенләнешләр белән бүленгән. Арыш, бодай, туры, арпа, солы җылыга артык таләпчән түгел, алар шытып чыкканда берничә вак тамырчык барлыкка килә; кукуруз, карабодай, тары, сорго җылыга таләпчән, аларга бер генә кечкенә төп ясала. Чәчәк төркеменә карап башаклыларга (арыш, бодай, арпа) һәм себеркәчләргә (солы, тары, сорго) аерыла. Үсеш һәм вегетация чоры дәвамлылыгына карап бөртекле культуралар уҗым һәм сабан культураларына бүленә.

Татарстанда бөртекле ашлык культуралары уңышы (1 га җирдән ц ларда): 1925-29 елларда - 5,9, 1933 тә - 8,9, 1937 дә - 11,9, 1980 еллар ахырында - 20, табигать шартлары уңай килгән 1997, 2001, 2002, 2003, 2004, 2006 елларда - 35,1, 35,8, 35,2, 34,9, 27,5, 29,2. 20 йөздә игенчелекнең фәнни алымнарын (алмаш чәчү әйләнеше, җирнең сөрү катламын тирәнәйтү, басуларга тирес һәм минераль ашламалар кертү, җирле шартларга яраклаштырылган сортлы орлыклар чәчү һ.б.) куллану нәтиҗәсендә традицион культураларның (арыш, солы һ.б.) уңдырышлылыгын арттыру гына түгел, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү хисабына даими игелеп килгән культураларның ассортиментын тулыландыру мөмкинлеге дә бирә. Уңдырышлы «бодай» туфрагы таләп иткән һәм 1920 елларда сөрү җирләренең 2,2%ын гына биләгән сабан бодае 2001-06 да мөһим азык культурасына (14,5-17%) әверелә. Шуның нәтиҗәсендә бодай күмәче халыкның туклану рационында төп урынны алып тора. Бөртекле ашлык культуралары игү буенча кыр эшләре нигездә тулысынча механикалаштырылган. Бодай, арыш, солы, арпа күбесенчә интенсив технологияләр нигезендә игелә.

2014-2017 елларда дөньякүләм икмәк культураларын җитештерү 2,5—2,6 млрд тонна арасында үзгәргән, 377-408 млн тонна экспортланган, дөнья запаслары 770 млн тоннадан артык тәшкил иткән. 2017 елга төп экспортерлар-Австралия, Аргентина, Е, Канада һәм Америка Кушма Штатлары.[3]

Әдәбият

үзгәртү
  • Растениеводство. М., 1997;
  • Зиганшин А.А. Современные технологии и программирование урожайности. Казань, 2001;
  • Слагаемые эффективного агробизнеса: Обобщение опыта и рекомендации. Ч.1. Земледелие и растениеводство. Казань, 2005.
  • Сельское хозяйство Республики Татарстан: Статистический сборник. Казань, 2007.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү