Сорго

(Мисыр тарысы битеннән юнәлтелде)

Сорго, судан үләне (лат. Sorghum) — бер- һәм күпъеллык үләнле үсемлекләрнең ыругы. Аның 50гә якын төре күбесенчә Азия, Африка, Көньяк Америка һәм Төньяк Америка, Аурупа һәм Австралиядә үсә. Кайбер төрләре бөртекле һәм терлек азыгы буларак игелә.

Сорго
Sorghum bicolor - geograph.org.uk - 1070429.jpg
Халыкара фәнни исем Sorghum Moench, 1794
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Andropogoninae[d]
Таксонның халык атамасы sorghum[1], Durra, Mbayeeri, Durrat, Cirok, モロコシ属, Сирак, Сорго, Sirek һәм Sorgo[2]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=11304[3]
LEM ID LEM201008505
Commons-logo.svg Sorghum Викиҗыентыкта

Соргоның туган җире – Африка. Әлеге үсемлек исә корылыкка чыдамлыгы һәм яңгыр аз яуган елларда да мул терлек азыгы бирүе белән данлыклы.

Иң кызу көннәргә һәм корылыкка да бирешми торган культура. Һава температурасы 35 градус эсселектән югары булганда ул үзенең үсешен 45-55 көнгә туктата. Ә башка культуралар мондый шартларда "яналар”. Анабиоз (озак вакытка корылыкка түзү) бары тик сорго үләненә генә хас.

Бөртек соргосы да, шикәр соргосы да, үләне дә яшел конвейерда, силос һәм сенаж салуда кулланыла, бөртеге коры килеш саклана һәм башкалар.[4]

ТөрләреҮзгәртү

  • Мисыр тарысы (Гаолян)

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү