Ки́ров өлкәсе́Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Мәйданы - 120 800 км².

Россия Федерациясе субъекты
Киров өлкәсе
Кировская область
Байрак Герб

Башкала

Киров

Мәйдан

30-нче

- Барлыгы

- Су

120 374 км²[1]

0,5%

Халык саны

36-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

1 341 265 кеше (2010)

11 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

50-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

166,2 млрд. сум [2] (2010)

107,2 мең сум

Федераль округы

Идел буе

Икътисади районы

Идел-Нократ

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Игорь Васильев (в.б)[3]

Законнар чыгару Җыелышы рәисе

Владимир Быков[4]

РФ субъекты коды

43

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Бүләкләр:

Өлкә үзәге – Киров шәһәре.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Россия субъекты
Төньяк Коми Республикасы, Архангельск өлкәсе
Көнчыгыш Пермь өлкәсе, Удмуртия Республикасы
Көньяк Татарстан, Мари Ил
Көнбатыш Вологда өлкәсе, Кострома өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе

Рельеф үзгәртү

Өлкәнең уртасында - Вятские Увалы калкулыгы, көньяк-көнчыгышында - Төньяк Чулман калкулыгы, төньягында - Северные Увалы калкулыгы.

Гидрография үзгәртү

Өлкәсендә 19753 елга бар. Северные Увалы калкулыгы ике (Идел һәм Төньяк Двина) елга бассейнны булә. Эре елгалар — Нократ, Молома, Пижма, Луза, Кобра, Чүпче.

Климат үзгәртү

Гыйнварның урта температурасы -13...-15 °C, июльнең урта температурасы +15...+17 °C. Максималь температуралар +38...+40 °C-ка җитә, минималь температура -45...-50 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 500-680 мм.

Табигать байлыклары үзгәртү

Агачлар (күбесенчә ылыслы), фосфоритлар, торф, җәнлек мехы, су һәм җир ресурслары. Минераль чимал запслары да бар: известьташлар, мергельләр, балчыклар. Кечкенә нефть запаслары бар; бетонит балчык ятмалары.

Киров өлкәсендә Европада иң зур фософоритлар чыганагы урнаша.

Тарих үзгәртү

Моны да карагыз: Вятка губернасы, Киров крае

Славяннар бу җирләрдә XIV гасырның икенче яртысында күпләп күчеп килә башлаганнар. Бу җирләрнең төп халыклары - фин-угыр һәм төрки кабиләләре.

1796—1929 елларда хәзерге өлкәнең җирләре Нократ губернасы составында булганнар. 1929—1934 елда Түбән Новгород өлкәсе (1929 елның июленнән - Түбән Новгород өлкәсе, 1932 елдан - Горький крае) составында. 1934 елда аның составыннан Киров крае буларак аерылып чыгарылган. 1936 елның декабрьдән - Киров өлкәсе.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Дин үзгәртү

Православие
Ислам

Халык үзгәртү

Моны да карагыз: Киров өлкәсе халкы, Киров өлкәсе татарлары

Шәһәрләрдә халыкның 72,1% өлеше яши (2009)

2002 ел

Торак пунктлары үзгәртү

Киров өлкәсенең эре шәһәрләре

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

 
Киров

1 Киров 473 668 11 Белая Холуница 11 232
2 Кирово-Чепецк 80 920 12 Зуевка 11 198
3 Нократ Аланы 35 159 13 Кирс 10 420
4 Слободской 34 462 14 Өрҗем 10 213
5 Котельнич 24 979 15 Вахруши 9 715
6 Омутнинск 23 618 16 Нулин 9 556
7 Яраң 17 252 17 Малмыж 8 265
8 Советск 16 592 18 Оричи 7 962
9 Сосновка 11 960 19 Мурыгино 7 665
10 Луза 11 262 20 Восточный 7 223
2010 елның җанисәбе буенча


Административ бүленеше үзгәртү

 

Районнар

Шәһәр округлары:

Икътисад үзгәртү

Сәнәгатьнең төп тармаклары: машиналар төзү һәм металл эшкәртү; кара һәм төсле металлургия; химик, агач, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь; җиңел һәм азык-төлек сәнәгате.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Авыл хуҗалаыгында төп тармагы - терлекчелек.

Транспорт үзгәртү

Кировта "Победилово" аэропорты урнаша.

Киров өлкәсе аша үтә торган тимер юллар Россиянең үзәкне Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән (Транссиб) элемтә урнаштыралар.

Искәрмәләр үзгәртү