Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте белән бутамагыз
Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте | |
Вятка мөфтияте | |
Баш-фатир: |
610000 |
---|---|
Оешма төре: |
региональ дини оешма |
Рәсми теле: | |
Җитәкчеләр | |
Мөфти | |
Нигезләү | |
Оештыру-гамәлгә кую җыены | |
РФ Федераль налог хезмәтендә теркәлү | |
islam-v-kirove |
Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное духовное управление мусульман Кировской области при ЦДУМ), Вятка мөфтияте ― Киров өлкәсенең административ үзәге Киров шәһәрендә урнашкан, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте составындагы үзәкләштерелгән дини оешма,
Тарих
үзгәртүКиров шәһәрендә җирле мөселман дини оешмсын (мәхәллә) булдыру буенча мөселманнарның гамәлгә кую җыелышы 1996 елның 17 августында узган. Шул ук елны өлкә һәм шәһәр администрациясенә Вятка җәмигъ мәчетен мөселманнарга яңадан кайтарып бирүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Мөселманнарга башта мәчет бинасының беренче катын кайтарып бирәләр, анда көндәлек биш тапкыр, җомга һәм бәйрәм намазлары үткәрелә башлый. Яңадан мөселман башлангыч белем бирү мәктәбе ачылган.
Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәте 1999 елның 4 июлендә оешкан. Оештыру-гамәлгә кую җыенында югары мөфти Тәлгать Таҗетдин катнашкан. Шулай ук әлеге җыенда Киров өлкәсенең мөселманнар тупланып яши торган районнары (Нократ Аланы, Көлмез, Малмыж районнары) мөселман җәмгыятьләре делегатлары да катнашкан.[1]
Мөфтиләр
үзгәртү- Диния нәзарәтенең беренче рәисе (1996 елдан Киров шәһәре мөселман җәмгыяте-мәхәлләсе имамы), Вятка мөфтие (1999―2013) ― Габденнур Сәлим улы Камалетдин,
- 2013 елдан ― Зөфәр Шәйдулла улы Галиулла (2016 елның 16 маеннан Киров шәһәре җирле мөселман дини оешмасы (мәхәллә) имам-хатыйбы). [2][3]
2016 елның 16 февралендә Диния нәзарәте Федераль налог хезмәтендә теркәлү узган. [4]
Төбәк диния нәзарәтенең төп бурычлары: өлкәдәге барлык мөселман җәмгыятьләрен берләштерү һәм традицион дини хокук мәктәбен саклау, мәгариф-агарту эшчәнлеге, рухи белем бирү.
Мөселманнар Киров өлкәсе халкының шактый өлешен тәшкил итә: өлкәдә 100 меңгә якын мөселман яши. Аларның төп өлеше өлкәнең көньяк районнарында: Нократ Аланы, Көлмез, Малмыж, Уржум районнарында яши. Моннан тыш, мөселманнар өлкә үзәге ― Киров, шулай ук Кирово-Чепецк, Можга шәһәрләрендә һәм Слободской районында да күп. Шулай ук өлкәнең башка районнарында да теге яки бу санда мөселманнар бар. [5] Киров өлкәсе мөселманнарының зур күпчелеге ― татарлар, шулай ук азәрбайҗаннар, үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар, чеченнар, ингушлар, Дагстаннан чыккан кешеләр бар. [6].
Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәтенә 33 мәчет-мәхәллә кергән (11 – Нократ Аланы районында, 11 – Малмыж районында, 8 – Кирово-Чепецкнда, 1 – Уржум районында, 1 – Слободской районында, 1 – Киров шәһәрендә). Нократ Аланында башлангыч ислам белеме бирүче мәдрәсә эшли. Мөселман-татар авылларының һәрберсендә мәчетләр бар. Нигездә, болар ― совет чорыннан соң яңадан төзелгән мәчетләр. Халык катнаш булган кайбер авылларда (мөселманнар да, мөселман булмаганнар да бар) мәчетләр бар, ә кайберләрендә татарлар мәчет төзергә теләк белдерә.
Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәте Киров өлкәсе Хөкүмәте, Киров өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе, Киров өлкәсе буенча Россия УФСИНы, Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча РФ Федераль хезмәтенең Киров өлкәсе буенча идарәләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзегән.
2016 елның 10 октябрендә Киров өлкәсе шигый-мөселманнарының җирле дини җәмгыяте теркәлү узган (җитәкчесе Мамедов Рагиб Агамоглан оглы).
Бина
үзгәртү- Төп мәкалә: Киров җәмигъ мәчете
Төбәк диния нәзарәте 1909 елда нигезләнгән Вятка җәмигъ мәчетендә урнашкан.
1996 елда шәһәр администрациясе Киров шәһәренең элекке Раздерихин (хәзерге Хезмәт) урамындагы тарихи мәчет (1909 елда талантлы Нократ архитекторы В. М. Дружинин проекты буенча төзелгән мәчет [7]) бинасының беренче катын мөселман җәмгыятенә кире кайтара.
2000 елның 21 августында Киров шәһәре җәмигъ мәчете бинасы тулысынча төбәк диния нәзарәте карамагына кайтарыла. Бинаны тапшырганнан соң (хакимият тарафыннан бина нык җимерелгән хәлендә тапшырылган) һәм бүгенге көнгә кадәр бинада мәхәллә кешеләренең иганәләренә ремонт эшләре алып барыла. [8]
Торгызылган манараның тантаналы ачылышы 2013 елның 7 июлендә булган. [9]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мусульманские религиозные организации в г. Кирове
- ↑ Местная Мусульманская Религиозная Организация (Махалля) Города Кирова Кировской области
- ↑ Муфтий Кировской области Зуфар Галиуллин. ЦДУМ России
- ↑ Религиозная Организация "Региональное Духовное Управление Мусульман Кировской области в Составе Центрального Духовного Управления Мусульман России"
- ↑ Ахмеров Артур. Интервью с председателем Регионального духовного управления мусульман Кировской области Камалуддин Габдуннур Салимовичем. Народный вестник Вятки, 03.10.2011
- ↑ Александр Широков. Есть защита и духовных границ государства. Вятский край, № 183, 4.10.2011
- ↑ Соборная мечеть г.Киров. ЦДУМ России(рус.)
- ↑ История строительства Вятской соборной мечети(рус.)
- ↑ Соборная мечеть в Кирове(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- РДУМ Кировской области. ЦДУМ России (рус.)
- Региональное духовное управление мусульман Кировской области (Вятский муфтият)(рус.)