Төп менюны ачу


Киров (искергән тат. Колын, рус. Киров) — Русия шәһәре, Киров өлкәсенең административ үзәге.

Киров
Vyatka-Kirov asv2019-05 img23 Holy Mandylion Church.jpg
Coat of arms of Kirov.svg
Халык саны 501 468 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1374 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Николаевич, Владыкин Валерий Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Кардәш шәһәрләр Чедлсе
Җәгърафия
Ил Русия
Мәйдан 169.73 дүрткел киламитер
ДДӨБ 150 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 58.6°N 49.65°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 610000–610050 Edit this on Wikidata
Телефон коды 8332 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Николаевич, Владыкин Валерий Edit this on Wikidata


Халык саны — 473 668 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 498 340 кеше.[1]

Киров өлкәсенең тарихи, мәдәни, сәнәгый һәм фәнни үзәге.

ГеографияҮзгәртү

Шәһәр Нократ елгасы өстендә, Мәскәүдән 940 километрга төньяк-көнчыгышрак урнаша. Горький тимер юлының Киров һәм Киров-Котласский станцияләре.

Шәһәр аша Р159 (Киров — Нижгар), Р166 (Киров — СлабутскиБелая Холуница), Р167 (Киров — Цапели — Стрижи), Р168 (Киров — Советск), Р169 (Киров — МалмыжНократ Аланы), Р176 «Нократ» (ЧабаксарЙошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.

Победилово аэропорты.

Кировтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[2]
Петрозаводск ~ 1420 км
Архангил ~ 1212 км
Сыктывкар ~ 424 км
Березники ~ 846 км
Глазов ~ 396 км
Вологда ~ 802 км
Ярыслау ~ 690 км
Кирово-Чепецк~ 36 км
Пирем ~ 471 км
Нижгар ~ 563 км Советск ~ 129 км
Казан ~ 409 км
Ижау ~ 393 км

Сәгать поясыҮзгәртү

Киров халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

КлиматҮзгәртү

Климат — уртача континенталь, елда айларның иң салкыны — гыйнвар (уртача −15,0 °C), иң җылысы — июль (уртача 18,9 °C). Елның урта җил тизлеге — 2,5 м/с, һава дымлылыгы — 76%.

Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 1892 елда тәшкил ителгән — 36,9 °C, иң түбән 1921 елда — −41,9 °C.

Киров климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3,8 4,4 13,9 27,3 34,2 36,9 36,6 35,9 30,1 22,6 11,0 7,0 36,9
Уртача максимум, °C −8,7 −7,4 0,4 8,8 16,9 22,0 24,2 20,6 14,0 5,9 −2,6 −7,1 7,2
Уртача температура, °C −11,9 −10,9 −4 4,0 11,2 16,5 18,9 15,6 9,7 3,0 −4,9 −9,9 3,1
Уртача минимум, °C −15 −14 −7,6 −0,1 6,3 11,8 14,1 11,6 6,4 0,6 −7,2 −12,8 −0,5
Абсолют минимум, °C −41,9 −40,5 −33,8 −21,2 −10,5 −2,4 2,7 0,0 −8,3 −23,2 −39,8 −45,2 −45,2
Явым-төшем нормасы, мм 49 33 37 34 54 78 77 77 61 64 57 55 676
Чыганак: Погода и климат 1981-2010 гг.


Исем чыганагыҮзгәртү

Шәһәр совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Сергей Киров хөрмәнә аталган.

ТарихҮзгәртү

«Повесть о стране Вятской» елъязмасы буенча, Вятка шәһәре 1181 елда нигезләнә.[3]

XIV—XV гасырларда — Вятка җире үзәге. 1489 елда Мәскәү дәүләте составына кертелә.

1457 елда Вяткада кремль төзелә, шул вакыттан ул Хлынов исемен йөртә, әмма «Вятка» исеме юкка чыкмый — ул шәһәрнең рәсми булмаган исеме буларак кала.

Русия империясе составындаҮзгәртү

1710 елда Себер губернасы составында кертелә, 1727—1780 елларда — Казан губернасы составында.

1780 елда шәһәргә Вятка исеме кире кайтарыла, Вятка Вятка калгайлыгы үзәге була.

Вятка сәяси сөрген урыны буларак таныш, монда сөргендә А. Һерцен, М. Салтыков-Щедрин, Ф. Дзержинский, Н. Бауман булганнар.

1856 елда Вяткада 21 чиркәү, 1036 йорт һәм 219 лавка (кибет) булган.

1898 елда Вяткага беренче пуез килә.

1915 елда Вятка шәһәрендә керәшеннәр, арлар, чирмешләр өчен милли телдәге беренче газеталар дөнья күрә.

Совет чорыҮзгәртү

1929 елда Вятка губернасы юкка чыгарыла, Вятка шәһәре Нижгар крае составына кертелә.

1934 елда шәһәрдә иҗтимагый транспорт хәрәкәте ачыла.

1934 елның 5 декабрьдә БҮБК карары нигезендә Вятка шәһәренә Киров исемен бирелү турында карарын кабул итә.

1934 елдан Киров крае, 1936 елданКиров өлкәсе үзәге.

1940 елда Киров шәһәренең башкарма комитеты трамвай юллар челтәре төзү турында карарын кабул итте. Беренче линиянең ачылышы 1941 елның 1 ноябредә планлаштырылган, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану аркасында төзелеш туктатыла.

1943 елда шәһәрдә троллейбус хәрәкәте ачыла.

1959 елда шәһәр составына Коминтерновский шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.

1966 елда Киров Хезмәт Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

1989 елда Нововятск шәһәре Киров составына Кировның Нововятск районы буларак кертелә.

ХалыкҮзгәртү

1811[4] 1840[5] 1856[4] 1897[6] 1913[4] 1926[4] 1931[4] 1939[4] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[1]
~4 200 10 951 ~15 500 25 008 ~46 400 ~61 200 ~73 500 ~142 000 252 416 332 503 389 533 440 240 457 578 473 668

Милли состав (2010): урыслар — 96,7%, татарлар — 0,8%, украиннар — 0,6%.[12]

Административ бүленешеҮзгәртү

  Киров 4 районына бүленә:

  •      Октябрь районы
  •      Ленин районы
  •      Беренче Май район
  •      Нововятск районы


ИкътисадҮзгәртү

Эре ширкәтләр: «ЛЕПСЕ» электро—машиналар төзү заводы, Авитек заводы, «Сельмаш» заводы, «Маяк» заводы, шиналар заводы, иткомбинаты, сөт комбинаты, һ. б.

Югары уку йортларыҮзгәртү

  • Вятка дәүләт университеты
  • Вятка дәүләт һуманитар университеты
  • Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе
  • Киров дәүләт медицина академиясе

ШәхесләрҮзгәртү

Кардәш шәһәрләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  2. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Яндекс.Карты. Яндекс.Карты. 2011 елның 22 сентябрь көнендә тикшерелгән.
  3. http://www.kirovreg.ru/news/detail.php?ID=13358
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 http://www.mojgorod.ru/kirovsk_obl/kirov/index.html
  5. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=311
  7. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. http://kirovstat.kirov.ru/perepis10/documents/raion_nac.htm
  13. Городские подробности — В Киров приехал президент польского города Седльце

Тышкы сылтамаларҮзгәртү